Главная » 2011 » Август » 8 » Тукайның полиглот балалары
19:32
Тукайның полиглот балалары
tatartime 
 Фото: Әминә Багаутдинова.
Тукай авылы балалары кече яшьтән полиглот – күп тел белүче булып үсә. Чуашстан республикасының Тукай авылы мәктәбендә татар, рус, инглиз һәм чуаш телләрен, мәдрәсәдә исә гарәп язуын өйрәтәләр. Чуашстандагы башка татар авылларында да шул ук хәл.

Тел укыту бер хәл. Әмма аларның барсын да яхшы итеп өйрәнеп бару икенче мәсьәлә. Балаларның 4 телне дә өйрәнә алуына хәйран калабыз, диде Тукай мәктәбе директоры Әминә Багаутдинова "Татар заманы”на.

ТЗ: Әминә ханым, Тукай мәктәбенең киләчәктә перспективасы бармы?

Әминә Багаутдинова: Авылыбыз зурайган саен, мәктәбебез дә үсә бара, балалар саны арта. Киләчәктә мәктәптә зур төзелеш эшләре булачак. 2012 елда Тукайда балалар бакчасын төзү башларга җыеналар. Хәзер мәктәптә 297 бала укый, киләсе елда бу сан 325кә җитәчәк.

ТЗ: Сездә 4 тел: татар, урыс, инглиз һәм чуаш теле өйрәнәләр. Ничек өлгерәсез?

Әминә Багаутдинова: Балаларның 4 телне дә өйрәнә алуына хәйран калабыз. Барасын да өйрәнәләр, үзләштереп баралар. Беренче сыйныфтан ук чуаш теле керә башлый. Икенче класста инглиз теле укыта башлыйбыз.

ТЗ: Чуаш һәм татар телен ничә сәгать укытасыз?

Әминә Багаутдинова: Чуаш теле беренче сыйныфта бер сәгать, икенче сыйныфтан икешәр дәрес китә.

ТЗ: Ә татар теле?

Әминә Багаутдинова: Татар теле 5 сәгать керә.

ТЗ: Татар теле дәресләре кыскартылдымы?

Әминә Багаутдинова: Юк. Элек ничек булса, хәзер дә шулай. Бездә кимемәде.

ТЗ: Татарстанда кайбер кешеләр татар телен өйрәтүнең методикасы дөрес булмаудан зарлана. Практикага караганда, теория күбрәк бирелә, диләр. 4 тел өйрәтеп килгән мәктәптә бу яктан эшләр ничек?

Әминә Багаутдинова: Мәктәпнең материль базасы яхшы. Чуаш теленнән дә мультимедиа проектлары, дисклар бар. Китаплар да сыйфатлы бастырыла. Аннан соң чуаш һәм татар теле арасында охшашлык бар. Шуңа балалар авырсынмый.

ТЗ: Тукай мәктәбе зур проектлар әзерлиме?

Әминә Багаутдинова: 2008 елда бер миллион сумлык грант оттык. Шул акчага 18 компьютер, ноутбуклар, интерактив такталар алдык. Аннары спорт җиһазларыбыз башка мәктәпләрнекеннән яхшырак.

ТЗ: Дин дәресләре укытасызмы?

Әминә Багаутдинова: Өченче сыйныфтан Ислам нигезләрен укыта башлыйбыз.

ТЗ: Мәктәптә яшь укытучылар бармы?

Әминә Багаутдинова: 30 укытучының күпчелеге яшьләр.

ТЗ: Шәһәрдә белеп алгач, авылга укытырга кайтучыларга килгәндә?

Әминә Багаутдинова: Быел информатика укытучысы кайтачак. Үземнән соң мәктәптә калдырыр кешеләр күп.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Әминә Багаутдиновага 55 яшь тулды. Аны барлык укучыларыбыз исеменнән туган көне белән котлыйбыз.

Әминә Багаутдинова белән Тимер Сәгыйтев сөйләште
Просмотров: 704 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
2 авылдашың  
0
Әминә апа! Татар теле дәресләре елдан-ел бөтен мәктәпләрдә дә кими бара, Тукай мәктәбендә дә 2-3 сәгать кенә. нигә булмаганны мактанырга? Сезгә олы яшьтәге ханымга килешә торган хәл түгел!

1 Тукай авылыннан берәү  
0
Әллә Тукай сайты урын тапмаганмы бу мәгнәле материалны куярга?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Мини-чат
...
...
...