Главная » 2012 » Март » 17 » ТНВ "Кара каршы" татар авыллары темасы белән тапшыру төшерде
18:43
ТНВ "Кара каршы" татар авыллары темасы белән тапшыру төшерде

Беләсез инде, «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Кара-каршы» тапшыруы  татарлар өчен һәрдаим чыгып килә, телетамашачылар арасында гел дә зур бәхәс уята. Тик телевизордан аны күпләр күрми кала, яки күрсә дә темасы аның мәнфәгатенә туры килмәгәнгә тапшыруны ахырына кадәр карап бетерә алмый.Тапшыруның мөхәррирләре, режиссерлары бер урында гына  таптанып утырмыйлар, гел эзләнәләр. Төрле алып баручылар, төрле темалар белән үтә тапшыру. Соңгы вакытта интернет челтәрендә язма рәвешендә карап була. Шуңа да интернетчылар арасында "кайчан күрсәттеләр, ник безгә әйтмәдегез?”, "кем катнашты?”, "ни әйттеләр?” кебек постлар күренгәли. ТВ-язмаларны теләсә-кайсы вакытта карап булсын өчен, аларны интернетка элеп барырга булдылар.

Бүген "Кара-каршы” тапшыру редакциясе яңа тапшыру  яздырдылар. Темасы ” Татар авылларының  бүгенге көне, кичәгесе һәм киләчәге”. Тапшыруда Пенза, Киров, Самара, Ульян вәкилләре белән миңа да катнашырга туры килде. Чынында Тукай авылыннан Агзәм Шакиров, яки Шыгырданнан Ринат Абдулвалеев катнашырга тиеш иделәр. Кызганычка каршы аларның икесенең дә вакыты булмады. Беренчесенең Тукай авылында мәхәллә җыены булса, икенчесенең якын туганының туе булу сәбәпле тапшыруда катнаша алмадылар. Тапшыруның эчтәлеген сөйләп тормыйм, аны үзегез ТНВ дан күреп бәясен бирерсез.

Просмотров: 1484 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.3/3
Всего комментариев: 1
1 """  
0
Изге якка булсын!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...