Главная » 2011 » Август » 15 » Суфия апаны котлыйбыз!
20:59
Суфия апаны котлыйбыз!
12 августта гадел, сабыр, тыйнак,изге,олы җанлы Чистай районы Дүрт өйле авылында туып, Комсомол районы Урмай авылында яшәуче әниебез, әбиебез Сөләйман кызы Суфия Ибниаминованы олы бәйрәме - 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Әни бит ул - өй җылысы, әти - дөнья төрәге
Әти белән әни бергә булса, тыныч тибә бала йөрәге.
 Сез булганга бүген без бәхетле
Сезнең белән якты көнебез.
Йортның нуры, тормыш яме булып,
Яшәгезче тагын бер йөзне!
Әниебез, син үз гомереңне яшь буынга аң - белем бирүгә багышладың. Эшчән һәм игелекле булганга син безнең Урмай халкының тирән рәхмәтен һәм ихтирамын яуладың.
Әни! Син йолдызларның иң яктысы! Без синең белән горурланып, сиңа таянып, кыйммәтле киңәшләреңне алып, шатланып яшибез.
Алдагы гомер елларын әтиебез белән бергә иминлектә, сау - сәламәт булып, шатлык, байлык белән кайгы - хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, туганнарыңның кадерен тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Без Сине бик яратабыз!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил,кызларың Флёра, Люция, кияүләрең Мансур,Рамиль,улың Ринат, киленең Миңлегөл, 7 оныгың һәм бер оныкчыгың Аделия.
Просмотров: 1103 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 5
5 Куршелер  
0
Суфия апа!!! Без Сезне Юбилеегез белен котлыйбыз! Сезге Саулык,озын гомер,шатлыклы кеннер телибез.Без Сезне яратабыз,хермет итебез!!!!!

4 Гузэл Камальдинова (Азизова)  
0
Суфия апа! Сезне туган кенегез белэн котлыйм.Сезгэ алдагы тормышыгызда ак бэхетлэр,озын гомер,балаларыгызнын хэм оныкларыгызнын игелеклэрен куреп,Равил абый белэн бергэ тирэн картлыкка кадэр саулык,шатлык белэн яшэргэ телим.

3 Мәктәп  
0
Хөрмәтле Суфия апа!.Сезне чын күңелдән олы бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Сезнең уйларыгыз. сүзләрегез.киңәшләрегез һәрвакыт тышкы матурлыгыгызга, чибәрлегезгә туры килә.Сез дистәләгән укучыларның кумиры, идеалы.Бүгенге көнгә кадәр шуны югалтмыйча, күп гаиләләргә үрнәк булып яшисез.
Равиль абый белән матур тормыш итәсез, киленегезгә дә. оныкларыгыз да мәрхәмәтле: алар өчен бөтен көчегезне куясыз.
Бәхетле, шатлыклы . саулыклы гомер теләп, зур рәхмәт белдереп мәктәп администрациясе исеменнән Сулейманова Минсылу.

2 Гузэл Д  
0
Суфия апа!Чын кунелемнэн сезне котлыйм!Алла сезгэ саулыклы озын гомер бирсен!Равиль абый белэн балаларыгызнын игелеген куреп яшэгез!!Бик зур рэхмэт сезгэ,безгэ хезмэт иткэн эчен ,авылыбызда ничэ поколениягэ тэрбия бирэ алган эчен.Сез балаларыгзга бик кирэк,урыныгыз хаман турдэ булсын,чонки эти-энилэр балалары эчен йортнын нуры,тормышнын яме булып торалар!Мин сезнен гаилэгез эчен бик шат!

1 Admin  
0
Суфия апа! Сезгә Урмай һәм аның халкы ничектер, менә урмайлылар сезнең безнең авылга килеп укытучы булып килеп, авылыбызга тепләнеп калуыгызга, аның халкына гомере буе хезмәт итүегезгә бик тә бәхетле. Равил абый, сез һәм сезнең вакытта Урмайга килгән бөтен укытучылар чын интеллегентлы хезмәт ияләре була белдегез. Сезнең йөзегездән, уй- фикерегездән, ниятегездән гэл матур аура, нур балкып торды. Шуңа күрә сезнең дәресләр җиңел һәм аңлаешлы үтә иде. Сез хәзер инде чын УРМАЙЛЫ, сезнең тормыш иптәшегез, балаларыгыз, оныкларыгыз барысыды БЕЗНЕКЕ. Без сезне ихтирам итәбез , үз итәбез, яратабыз. Исән-сау һәм бәхетле яшәгез!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Мини-чат
...
...
...