Главная » 2011 » Февраль » 27 » Сәхнәнең алды гына түгел, арты да бар
15:34
Сәхнәнең алды гына түгел, арты да бар

"Урмай моңы” Халыкара татар эстрада фестивале - конкурсы төгәлләнде, гала-концерты Канашта үтеп китте.  Шәһәрнең иң шәп  мәдәният сарае сәхнәсендә фестивальнең кунаклары һәм җиңүчеләр үзләренең иң шәп музыкаль әсәрләрен күрсәттеләр.26 -нчы февральдә үткән гала-концертка билетлар бушлай иде, дөресрәге Чувашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте  бәйрәм хакына, халкыбыз күрсен дип билетларны бушлай эләште. Урмай авылында үткән фестивальне һәм  Канаш шәһәрендә үткән Гала-концертны карагач,  башка төрле уйлар һәм фикерләр килә,  "Урмай моны” фестиваленең  үткәне,  бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга мәҗбүр буласың.

Дөресен әйткәндә фестивальнең сәхнәсендәге чыгышны карап халык бәя бирә, сәхнә артында булганын җәмгыять күбрәк белми кала. Без менә, быелгы "Урмай моны -2011 " фестивале белән саубуллаштык, "Рәхим ит, "Урмай моны-2012”-дидек. Димәк иртәгәдән шушы киләчәк чарага әзерләнә башларга кирәк дигән сүз. Моның өчен профессиональ дәрәҗәдәге иҗат командасы кирәк. Ул бездә бар, шөкер Комсомол сәнгать мәктәбе: аның студиясе, җитәкчесе Андрей Автономов, аның укытучылары Ильдус Шәйдуллин, Гөлнара һәм Наил Шәриповлар, Динә Ибрагимова , бию коллективы, җитәкчесе Татьяна Иванова,  административ һәм техник хезмәткәрләр Люция Габдуллова, Зөбәрҗәт Хабибуллина. Урмай авылының халык исемен йөреткән фольклор һәм эстрада "Мишәр” ансамбле, җитәкчесе Гөлшат Шәйдуллина. Урмай социаль - мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Вагыйзә Гибатдинова, директоры Рәхилә Хасанова,Тукай авылыннан Гөлфия Хайрутдинова, китапханәчеләр Дания Чумарова, Рафия Бахалдинова, техник хезмәткәр Минсылу Җиһаншиналар бар. Фестивальнең  директоры  Динә Гыйбатдинова,  ике ай дистанцион рәвештә сөйләшүләр, конкурсның бөтен язу - сызу эшләрен алып барды. Фестивальнең видеороликларын ясады. Бөтен программаларны, сценарияләрне дә эшләүче  ул булды. Болар барысы да күренми торган көндәлек эшне алып баручылар.

Алар тагын да бар. Мәсәлән  50-гә якын конкурсантларны ашатып – эчеру, йомшак урыннарда йоклату. Бүгенгесе көндә бу бик зур сорау. Шөкер Аллага, районда "Круиз” исемле кунакханә төзелде. Менә шунда барысын да йоклатып,  иртәнге ашатулар шунда булды. Йоклау өчен һәр  кеше башына 200 сум, иртәнге ашату 60 сумнан. Бу, билгеле, бик арзан. Андый хаклар юк, дөньяда. Рәхмәт Минзәкрәм Хайртдиновка  артык чыгымнарны ул түләде, кунакларны карарга булышты, рәхмәт аның хезмәткәре Инсур Ямалиевка. Рәхмәт Линар Садртдиновка, акчалата гына түгел йөк ташый торган машинасын биреп Илнар Диаров белән сәхнә бизәлешен ташыды, башка кирәк - яракка үзе чапты. Инсур Ямалетдинов , Ильдар Фасхутдинов аерым җырчыларга күлмәкләр тектерделәр,”Мишәр” ансамбленә бер комплект костюмнар тектерде Киям Пахалов һәм алар фестивальгә башка булышлыкларын да күрсәттеләр. Рәхмәт иганәчеләргә, "Стройсервис” оешмасына, Фәнис Рахимзянов һәм Рамил Рахматуллиннарга, аларда булышты. Зөфәр һәм Илгиз Шакуровлар сәхнә бизәлешен ясадылар, ике капчык бәрәңгене Хаисиятулла  Идиятуллин, милли ризыгы "Казы”ны Рәфис Айсын китерделәр, бүләкләрне Милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Рамик Гаделҗанов алды, оештыру эшендә Рәшит Хамбиков булышты. Беләсегез килсә, Рафия апа Хамбикова бер чиләк катык оетып бирде, бу да булышлык. Аларга барысана да бик зур, олы рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.

Күбесе уйлый "Урмай моңы” фестивале акчалы проект дип. Хөкүмәттән барлыгы 20 мең,  халыкка билетлар сатып 27 мең эшләнде, ә чыгымы 90меңгә якын. Әгәр бу проектны җиренә җиткереп , чын акча белән эшләсәң монда миллионнар кирәк, андый акчалар бездә беркайчан да булмаган , булырга күренми дә. ЧЫН ХАЛЫКЧАН ПРОЕКТ. Халык көче белән эшләнә. Монда Урмай фестиваленә килгән  тамашачы да, халкым да керә. Сатуга куйган билетларны алып фестивальне үткәрергә булыштылар. Бәлки шуңа дыр, килгән артистлар халкыбызга таң калып: " Урмайда тамашачы бик  зәвыкъ, олы мәдәниятлы халык”- дип. Чыннан да шулай, биш сәгать фестивальне "Эх” тә итмичә карап, алкышларга күмеп утырдылар. Пешекчеләр генә ике көн көндә , көненә ничә тапкыр фестиваль җирендә кухня ясап йөзләгән кешене ашаттылар, эчерттеләр. Килгән конкурсантларыбыз бик канәгатъ. Бу бик зур эш, халык әйтеме белән әйткәндә: ” Ашаган белми, тураган белә.” Әледә түләнеп бетмәгән счетларыбыз, бәлки әле милләттәшләребез булышырлар дип өметләнеп калабыз.

Урмай авылы халкы белән, авылым белән , иҗади группам белән мин бик тә горурланам. Барысынада Аллага Тәгалә аларга саулык сәләмәтлек, дөньяларга тынычлык, иминлек бирсен! Киләчәктә тагын бер очрашу, ул 7нче мартта "Мишәр” ансамбленең 25елллыгы. Күрешергә, күңелләребезне тулыландырырга язсын.

Фәрит Гйбатдинов. Чувашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Урмай моңы” проекты авторы һәм үткәрүче.

 

 

Просмотров: 957 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 2
2 Укытучы  
0
Фәрит! Фестиваль бик матур үтте..Һәрбер этапы уйланылган,зур дәрәҗәдә.Алып баручысын да бик затлыны тапкансыз.Башлап җибәрүе дә бик уйланылган, әзерләнгән.Җырчылар да яшь булуларына карамастан бик тырышып җырладылар.Рәхмәт Сезгә.

1 Гость  
0
Было бы здорово, если ансамбль "Урмай моны" мог выступить гастролями в других городах России. Молодцы, удачи вам. Мы гордимся вами.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...