Главная » 2011 » Октябрь » 15 » Рево кызы Люция Зарипова МЕНӘ ДИГӘН шәфкат туташы
11:27
Рево кызы Люция Зарипова МЕНӘ ДИГӘН шәфкат туташы

Адәм баласын сынаулар сагалый. Алай дигәч тә, Раббебезнең сынаулары ул. Бу фани дөньяда берәү дә бу хакта уйланмый калмыйдыр. Уйламый гына түгел, бәлки кичерәдер дә. Әйе, әйе бәла-каза дигәне агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри бит. Кешенең бөтен әгъзаларына авыру хәлләрен кичерергә туры килә. Әле ярый шундый сынауларны кичерергә, чирләрдән дәваланырга авылыбзда тибиб офисе бар. Монда эшләүче шәфкать туташлары һәм санитаркалар турында , һәркайсысы турында аерым - аерым язып буладыр. Бүгенгесе көндә, кызганычка каршы, офиснең үзенең табибе дә юк, вакытлыча үзәктән, яки Цурацык офисеннән график белән килеп йөриләр, авыруларны дәвалыйлар. Көндәлек эшне җирле хезмәткәрләр чын күңелдән башкаралар. Шулар арасында, минем ,тукталасы килә Рево кызы Люция Зариповага. Аның карашыннан сөйләшүеннән үк, дәва бөркөлә шикелле. Бу шәфкать туташы белән әңгәмәләшкәндә үзеңне чын профессиональ кулында икәнеңне тоясың. Аның куллары авыруның әллә кайдагы тамырларын тиз тоемлый, бик  тирән качкан булсалар да Люция аларны тиз генә табып авырттырмыйча  капельница системасын куя , уколларын кадый. Шул вакытта теле белән йомшак кына хәлләреңне  дә белешеп киңәшләрен бирергә онытмый. Табибә нәкъ аның кебек, аның шикелле булырга тиеш шикелле. Әле ул яшь, кешелекле гүзәл сыйфатлары гомер ахырынача сакланса иде?!

Просмотров: 1183 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/7
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...