Главная » 2012 » Март » 20 » Ренат Вәлиуллин: «Бизнесменнарны баерга өйрәтмибез, игътибарларын милләткә таба юнәлтергә телибез”
18:28
Ренат Вәлиуллин: «Бизнесменнарны баерга өйрәтмибез, игътибарларын милләткә таба юнәлтергә телибез”
23-25 мартта Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындаБөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Форумда Россиянең 27 төбәгеннән 350, Татарстаннан 55 татар бизнесмены катнаша. Татар эшмәкәрләре җитештерелгән продукцияне сату, читкә чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашачак, тәҗрибә туплаячак. "Бизнесменнарны баерга өйрәтмибез, игътибарларын милләткә таба юнәлтергә телибез”, дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында, дип хәбәр итә татар конгрессы матбугат үзәге.


Татар эшмәкәрләрен туплау хәрәкәте 2008 елда татар конгрессы каршында татар авыллары берлеген оештыргач башланып китә. Бүгенгә кадәр Россиядәге 4200 татар авылы турында мәгълүмат туплана. Авыллардагы бизнесменнарны берләштерүдә Президент катнашачак җыен тагын бер зур адым булачак. – Татар эшмәкәрләрен Казанга җыю Татарстанга стратегик яктан мөһим. Беренчедән, Татарстан авыл хуҗалыгы ягыннан шактый алга киткән төбәк. Эшмәкәрләр Казаннан Татарстанның авыл хуҗалыгындагы тәҗрибәсен өйрәнеп кайтып китәчәк. Икенчедән, җыенда Татарстанның Россиядәге татар эшмәкәрләренә ярдәм итү юллары каралачак. Ягъни Татарстан төбәкләрдәге бизнесменнарга, алар Татарстанга нинди тәҗрибә бирә алганын күрербез. Хәзер Татарстанда гаилә фермалары ныклап үсеш ала башлады. Моның белән уртаклашып була-, диде Ренат Вәлиуллин.

Шул ук вакытта Россиядәге татар авыллары арасында элемтә җитеп бетми. Форум бу мәсьәләне дә хәл итәргә тиеш. Бу очракта продукцияне бер төбәктән икенче төбәккә сату җайга салыначак. Мисал өчен, узган ел Самараның Гали авылы халкы җитештергән кыяр-помидорны алучы булмаган. Гомумән, форумда товарны читкә чыгару проблемасы ныклап тикшереләчәк.

Татар конгрессының башлыгының Россия төбәкләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев татарлар яшәгән төбәкләрдә җирләрнең буш яту проблемасын әйтеп узды. Әстерхан, Себер, Киров яклары эшмәкәрләре буш җирләрне Татарстан белән бергә эшкәртергә тели. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены вакытында Татарстандагы инвесторлар проблемасы да күтәреләчәк. Чөнки күп урыннарда халык инвестордан риза түгел.

Бөтендөня татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин бүгенге Россиядәге татар авылларының башка халыкларныкы белән чагыштырганда, яхшы хәлдә сакланып калуын әйтеп узды. – 100 елдан соң да авыллар яхшы хәлдә булсын. 10 ел узгач, татар авыллары 3500гә кала күрмәсен-, диде Вәлиуллин. Россия төбәкләре арасында иң күп татар авыллары Башкортстанда урнашкан. Анда 1500 саф, 500 катнаш татар авылы бар. Аннан кала Красноярски краенда 44, шулай ук Бурятия, Иркуткс, Страврополь якларында татар авыллары бар.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 24 мартта "Казан” милли-мәздәни үзәгендә сәгать тугызда башлынып китеп, кичке алтыга кадәр дәвам итәчәк. 25 март көнне җыенда катнашучылар Чуашстанның Батыр, Комсомол районында урнашкан Шыгырдан, Урмай, Тукай авылындагы татар тормышы белән танышачак, мәхәллә, ягъни милли үзидарә системасы белән танышачак, дип яза татар конгрессы сайты.

Татар заманы
Просмотров: 758 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...