Главная » 2011 » Октябрь » 28 » Равия апа Чумарованың хаты
15:28
Равия апа Чумарованың хаты

Мин 75 яшемдә, кич  сәгать 7дә, шул хатле авыр булсада атладым, шатланып  атладым Урмай  клубына , Җәвит белән Зөлфия Шакировлар концертын карарга дип. Үземә күрә, чәчәк бәйләме дә күтәреп бардым. Ни әйтсәңдә,  авылга атаклы артистлар килә бит. Баруымнан, кайтуым тиз булды. Килмәделәр. Шул кадәр күңелем төшеп, рәнҗеп кайттым. Күрәсе килгән иде. Хотя , видеокассеталардан, дисклардан күреп, яратып тора идем. Килмичә халыкны мыскылладылар. Клуб тулы , 350-400 кеше,  артистларны көтеп ала алмадылар.   Таныклы артистлар, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар,  хотя бы СМС ка белән булса да  килә алмыйбыз дип хәбәр бирмәделәр. Шакировлар  бигрәк безнең  алдыбызда  мәрхәмәтсез артистлар булып калдылар. Безнең авыл кебек матур авыл, кунакчыл кешеләр беркая да юк . Авылыбызга элекке вакытлардан үк яратып   һәм хөрмәт итеп танылган артистлар килеп тордылар.  Габдулла Рахимкулов, Сара Садыйкова, Флера Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Әлфия Абзалова , Илһам Шакировлар, Хәмдүнә Тимергалиевалар Урмайга гөл килеп тордылар, алардан соң яшьләр , аның өстенә 25 ел буе "Урмай моңы” фестиваленә килгән яшьләрнең исәбе хисабы юк. Рәхмәт аларга барысынада.

Беренче тапкыр авыл халкына төкереп караучы Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар кебек "артистлар” булдылар. Димәк аларга акча гына кирәк .  Авыл кешеләренең күңелләрен күрсәләр савап булган булыр иде.

Алардан башка артистлар дөньяда күп, килерләр әле , күңелләребезне табырлар.

Хатны язучы , укытучы пенсионер, хезмәт ветераны Равия Чумарова

 

Просмотров: 784 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...