Главная » 2011 » Ноябрь » 6 » Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетенә килде
19:11
Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетенә килде
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Марҗани мәчетендә узган Корбан гаетенә килде. Гаетне Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз алып барды.

Илдус Фәиз Татарстан президенты һәм Русия президентының бәйрәм котлауларын халыкка укыды. Татарстан президентының Татарстанның Җәмигъ мәчетенә рәсми төстә икенче килүе. 30 августта Миңнеханов Ураза гаетендә дә катнашкан иде.
Просмотров: 796 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Азатлык радиосы сэйли  
0
Мөселман дөньясында бүген Корбан бәйрәме башланды. Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләрендә мөселманнар иртә белән мәчетләргә гает намазына җыелды.

Казандагы Мәрҗани, Уфадагы Ләла-Тюльпан һәм Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетләреннән туры трансляцияләр оештырылды.

Казанның Мәрҗани мәчетендә бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сөйләде. Бәйрәм гыйбадәтендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Уфаның Ләла-Тюльпан мәчетендә бәйрәм вәгазен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин сөйләде. Тәлгать хәзрәт үзенең вәгазендә Русия җитәкчеләренең котлау хатларын укыды һәм мөселманнарны татулыкка өндәп, алдагы сайлауларда катнашырга чакырды.

Русия мөселманнарына бәйрәм котлауларын президент Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин җиткерде.

Татарстан һәм Башкортстан президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов үз республика халыкларын Корбан бәйрәме белән котлады. Татарстанда Корбан гаете рәсми бәйрәм санала. Башкортстанда Корбан бәйрәме күптән түгел гамәлдән чыгарылды.

Мәскәүдә төп бәйрәм чаралары Җәмигъ мәчете янындагы вакытлы мәчеттә үтте. [Мәчетнең төп бинасында төзекләндерү эшләре бара.] Бәйрәм вәгазен Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сөйләде. Гаеткә, гадәттәгечә, дистәләрчә мең кеше килгән, ләкин бу юлы оештыру эшләре яхшырак башкарылган, башка еллардагы шикелле халык тыгымнары күзәтелмәгән диелә. Равил хәзрәт мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, корбаннарын моның өчен махсус хәстәрләнгән урыннарда чалырга чакырды.

Мәскәүдәге альтернатив мөфтият җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов бәйрәм вәгазен “Сокольники” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан бер павильонда сөйләде.

Согуд Гарәбстанында бүген хаҗ гамәле тәмамлана. Хаҗилар шайтанга таш ату һәм Кәгъбәтулла тирәсендә әйләнү йоласын башкарды. Гает намазыннан соң анда да корбан чалулар башланды. Согуд рәсмиләре әйтүенчә, быел хаҗ кылырга ике миллион чамасы мөселман килгән.

Бәйрәм чаралары өч көн дәвам итәчәк.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...