Главная » 2010 » Сентябрь » 4 » РӘХМӘТ ХАТЫ
18:50
РӘХМӘТ ХАТЫ
Уку тәмамлану белән без, укытучыларга, шатлык белән төрле мәшәкәтләр дә килеп чыга. Класска ремонтка акча җыярга, ә бу эш безнең өчен җиңелләрдән түгел.

Быел без классташларыбыз белэн очрашу кичәсе оештырдык. 25 елга беренче мәртәбә булды бу очрашу кичәбез. Кичәбез бик матур үтте: барысы да бер – берсен сагынганнар,озак кына сойләшеп утырдык, уйнадык, көлдек, биедек. Ә минем өчен бу кичә икеләтә уңышлы булды. Безнең егетләр арасында эшмәкәрләр бар. Шуларның берсе- Пахалов Рамил Зелеевич ООО "Беркут” оешмасының директоры икән. Мәктәпкә жыелышка килгәч,үзләре укыган кабинетка керделәр, хәзерге вакытта мин бу кабинетта география фәнен укытам. Кызганычка каршы ул начар хәлдә иде.Оялып-оялып класска ремонт кирәген әйттем .Рамил булышырбыз дип суз бирде.Мин бик шатландым, ремонт булганына шул мизгелдә үк ышандым. Ә ремонт озак кеттермәде: сабан туеның икенче көнне ООО "Беркут” фирмасыннан Садртдинов Линар класска үлчәү алып ките. Аның аягы жиңел булды дип уйлыйм. Аллага тәгәлә бирде. Кетмәгәндә берничә көннән материаллар төяп машина да килеп житте. Аннан кызлар килде, стеналарны тигезләп ясадылар, алар артыннан тушәмне ясаучылар килде, идәнгә линолеум жәйделәр һәм тәрәзәгә жалюзи куйдылар. Шулай ук ишегебезне дә алыштырдылар. Класска ремонт ясаганда ата-аналар да булыштылар. Чакыргач, икешәр көн килүчеләр дә булды, рәхмәт аларга да. Ә иң зур рәхмәтебез, 20 укучым, әти-әниләрем һәм минем исемемнән, Пахалов Рамил Зелеевичка. Рамил, Сезнен куңелегез шундый иркен һәм бик изге жанлы кеше икәнсез. Безнеә класска кызганмича бик куп суммагызны салдыгыз, сез бит әле үзегез дэ күтәрелеп килүче оешма гына. Укучыларым бик шатландылар; «Апа, шундый матур безнен класс. Безне бу матур класс яхшы укырга, тәртипле булырга өндәр»-диделәр. Кайбер укучыларым: "апа, өстәл һәм урындыкка акча жыйсак, кыйбат булырмы икән?”- дип сорадылар. Искеләрне керткәч матур булмый дип кайгырыштылар.

Рамил һәм Минзилә! Мин сезгә баскан саен теләк телим, исән-сау яшәгез, малайларыгызның изгелеген көрегез, зур уңышларга, дәрәҗәгә ирешегез. Шундый рәхимле булуыгыз белән без, укытучыларны,таң калдырдыгыз. Рәхмәт сезгә мең-мең!

6а класс житәкчесе

Тамалиева Минсылу Минназимовна.

Просмотров: 4156 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Мини-чат
...
...
...