Главная » 2011 » Ноябрь » 19 » "Мишәр" татар авылларында гөрләтеп концертларын куя.
14:37
"Мишәр" татар авылларында гөрләтеп концертларын куя.

Корбан аена багышлан "Мишәр” ансамбленең концерт чыгышлары уңышлы гына дәвам итә. Әлибаш авылында башлаган идек.  Икенче концерт Чурачык социаль-мәдният үзәгендә булып үтте. Ике авылдан , Чичканннан һәм Чурачык авылларыннан ике милләт халкы ашкынып килде. Альба Бариевна, хезмәт ветераны, Чичкан авыл Советы рәисе булып эшләгән шәһес : "Мишәр ансамбленең берничә еллар элек күреп сокланган идем. Шундый милли, үзебезнең ансамблебез. Бүген менә күршеләрне алып килдем, күрсеннәр  дип әйттем.” Әлеге концертта Чурачыкның "Илем” ансамбле һәм сәнгать мәктәбе укытучылары Сергей  Просвирнов, Татьяна Макарова да катнашты. Концертның көреш сүзендә Чичкан поселениясе башлыгы Юрий Геннадьевич Лукиянов: "Күрше авылның мишәр малайлары биюләре белән сәхнәне ватып калдырмасалар ярар иде. Бик шәп бииләр. Безнекеләр дә калышмый. Сәнгать мәктәбе үзенең эшен эшли, без моңа бик шат. Ике халыкның шулай дус, иҗади  яшәүләренә киләчәктә дә төрле уңайлыклар тудырырга кирәк һәм без аны эшлиячәкбез” - диде. Балаларның беренче концертлары гына , шулай да алар тырышалар, үткән елдагы  апа-абыйларына охшарга тырышып җырлыйлар һәм бииләр. Концерт беткәч Альба Бариевна: "Рәхмәт яусын, әле ярый килдек. Шундый рәхәтләнеп тыңладык, үзебездә кушылып җырладык, кирәкле кешеләрне күреп сөйләштек. Тагын килегез. Уңышлар сезгә!”

Кичә кечкенә группа белән концерт Каенлык авылында булып үтте. Кызганычка каршы, монда клубның хале начаррак, салкын. Шулай да концерт булды, тамашачы канәгать булып калды.

Алда тагын дүрт  концерт. Иртәгә кичен Татар Шырты , 22-се Сориле авылында, 24-се Тукай авылы мәктәбендә һәм 28-нче ноябрьдә Урмай авылында "Авыл кызы” республика конкурсы программасында катнашып ноябрь  ай программасын ябарга. Декабрь аенда ике зур проектта катнашу көтелә. 9-нчы декабрьдә Казанның милли үзәгендә "Халкым минем” фестивалендә катнашу , 10-нчы декабрьдә Чабаксар шәһәрендә Мәдәният министрлыгының һәм Иҗат йортының юбилей кичәсендә катнашу.

Билгеле, мондый концерт программасы белән йөрү зур чыгымнар сорый. Транспорт, бензин, ашату-эчү , репертуар программа чыгымнары өчен  матди чыгымнар таләп ителә. Авылларда йөрү өчен Кияметдин Садыртдинович Мифтахутдинов  булышты, тагын 50 мең читекләр җүләтер өчен акча бүлеп бирде. Менә декабрь аена булышлык кем итәр? ансы билгесез.

Просмотров: 832 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 6
6 )))  
0
Казанда Парижская Камунна урамында урнашкан "5 звезд" ТЦда бар читеклэр

5 \\\305  
0
Арчага барырга кирек бит але, ерак ара, рехмет

4 Татар кызы  
0
Чиккән мөселман читекләре Арчада сатыла, җаның теләгәнне сайлап аласың, бәясе Фәрит абый әйткәнчә.

3 \\\305  
0
бик зур рехмет ФЕРИТ, ЖАЛЬ конечно что заказ биреп булмый, карт кешенен телеген бик утисе иде де бит.

2 Admin  
0
Чиккән читекнең бер парасы 4500-4700, без андыйны заказ бирә алмыйбыз. Безнең кызларга кадриль, кызыл кыска читек (табанлы) 2500сум, ирләрнеке кара читек 2800сум.

1 \\\305  
0
фЕРИТ! БЕР ЧИТЕК КУПМЕГЕ ТЕШЕ ИКЕН, ЭНИЕМ БИИИК КЫЗЫГА ЧИТЕК КИЯГЕ ,ШУНДА БЕРГЕ ЗАКАЗ БИРЕП БУЛМЫЙМЫ?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...