21:05 МИНЕМЧӘ БИК КОЗЫК, УКЫП КАРАГЫЗ:ХӘЛӘЛ ТУЙ НИНДИ БУЛА? | |
Cоңгы елларда "аракысыз туйлар” дигән төшенчә
кулланылышка керә башлады. Аны ортодоксаль дин тотучы яшьләр дә,
дөньяви, ләкин аек тормыш алып барган кыз-егетләр дә үз итә. Казанда
принципиаль рәвештә бары тик аракысыз милли туйлар гына алып баручы
тамада бар. Ул – Гамил НУР. Аның туенда булган кешеләр аракысыз мәҗлес
тә күңелле узуына инанып, рәхмәтләр әйтеп кайтып китә.
– Нәрсә ул хәләл туй?
– Мөселман туе ике төрле була. Берсе кырыс: мәҗлес вакытында ирләр һәм хатын-кызлар төрле бүлмәләрдә утыра. Коръән укыйлар. Кайбер илләрдә кунаклар кияү белән кәләшне күрә дә алмыйча кайтып китә. Бездә дә мондый хәл булуын ишетергә туры килде.
Икенчесе – барысы да күрергә күнеккән туй, ләкин табында спиртлы эчемлекләр, хәрәм ашлар юк. Мондый мәҗлесләрдә биюләр яки җырлар булса да, алар тыйнаграк уза. Тамадалар, андый туйларны оештыру авыр, диләр. Чөнки аек кешене уйнату, аның күңелен күрү җиңел түгел. Ләкин, минемчә, исерек туйлар еш кына "балаган”ны хәтерләтә: кем ни сөйләгәнен белми, берсе керә, икенчесе чыга, ызгышлар да булгалый.
– Мондый туйларга ихтыяҗ бармы?
– Совет чорында хәләл туйлар онытылган. Хәзер кире кайта башлады. Диндарлар саны артса, аракысыз туйлар гадәти хәлгә әвереләчәк. Мондый туйларга ихтыяҗ әкренләп үсә бара. Тик аны гадәттә әти-әниләр түгел, ә яшьләр үзләре сорый. Ләкин шул ук вакытта алар тамада урысча сөйләсен дип теңкәгә тия. Әти-әниләрен озаклап аракысыз туйның матур булуына төшендерергә туры килә. Ә яшьләргә ике маңкорт яки килгән бер урыс кунагы өчен генә туйны урысча ясамаячагымны аңлатам. Беренче проблема тиз хәл ителә, өстәлгә аракы куйсагыз, бармыйм, дим. Бу – минем принципиальлек. Хәлемә кергән, шул ук вакытта аңламаган кешеләр дә була. Ә менә ике телле туйны бер телле итү проблемасы катлаулырак. Казанда татар телле туйларны кире какмыйлар, чөнки монда урыслар аз булса да татарча сукалый, аңлый.
Яңарак кына Чувашстандагы Тукай авылында туй алып барырга туры булды. Анда тантана шартлы рәвештә икегә бүленә. Иң элек кыз ягында никах укыла. Анда башта ирләр чакырыла, аннары хатын-кызлар. Кичен яшьләр мәҗлесе уздырыла. Бер-ике атна үткәч, ЗАГСта рәсми теркәлү була һәм егет ягында икенче яшьләр туе ясала. Икенче көнне кияү йортында урта яшьтәге парларны җыеп, "кырымчык” мәҗлесе үткәрелә. Ә өченче көнне исә өлкәннәрне туплап, Коръән укыталар. Шушы рәвешле мартның ике атнасында гына да дүрт туй узган.
Рамазан, Мөхәррәм айларында исә туйлар туктап тора икән. Тукайда без булган туйда ир-ат заты – бер, ә хатын-кызлар икенче якта утырды. Кызларның барысы да яулыктан иде. Берсе яулыксыз, анысы да Казаннан килгән иде. Туйда җыр, бию дә, нечкә юморлы мәзәкләр дә сөйләү булды.
– Аракысыз туйда күңелсез була, кунакларның кайберләре барыбер салып килә, диләр.
– Бу – әкият. Хәер, бар кеше өчен дә гарантия биреп булмый. Мин алып барган туйда андый бер очрак күзәтелде. Туй мәҗлесе вакытында кода исерек иде, мунчага кереп авылдашларын сыйлады. Туйда 70 кунак булды, борынын кызартып өч кеше йөрде. Шуларны гына хәтерлим. Эчкән кешене йә кабер, йә "кодлаштырып” дәвалау гына туктата ала. Андый кешеләр Кол Шәрифтәге никахтан соң да трактирга китә.
Тик аракысыз туйның фәлсәфәсе өметсез исерекләр өчен түгел. Беренче чиратта ул яшьләрнең үзләренә юнәлгән. Алар салырга яратучы туганнарына, "исерек авылга” сабак укый. Һәм бу сабак башка туйлардан мәгънәлерәк, матуррак, баерак килеп чыга. Аек баштан әйтелгән фикерләр төплерәк була. Теләкләрдән соң аракы, шәраб рюмкаларын чәкештерү түгел, ә чын күңелдән "амин” дип утырсалар, күңеллерәк, ихласрак чыга.
|
|
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА Ирек мәйданы № 12 | 27.03.200 | |
|
Всего комментариев: 0 | |