Главная »
2011 »
Ноябрь »
5 » “Минем шәҗәрәм” исемле иншалар бәйгесе, икенче Төбәк-ара “Көмеш каләм “ конкурсы игълан ителде
13:29
“Минем шәҗәрәм” исемле иншалар бәйгесе, икенче Төбәк-ара “Көмеш каләм “ конкурсы игълан ителде
II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесе игълан ителде. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем шәҗәрәм" исемле, туган җиреңдәге нәсел, 3-4 буындагы әби-бабайларның нәсел-ыру тамырлары турында, уңай фикерле иншалар язу буенча булачак. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала - катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән. Шәҗәрәгезне фәнни нигездә ачып, туган ягыгызда, нәселегездә танылган шәхесләрнең тормышын иҗади формада инша итеп, А4 форматында, 2 тулы биттә язарга кирәк. Иншаны бәйгедә катнашу өчен тапшырган вакытта хатка өстәп фоторәсемегезне дә җибәрә аласыз. Язма иншаларыгыз Урмай авылының http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында (администраторы һәм төп оештыручысы - Фәрит Гыйбатдинов) куелып барылачак. Конкурсны оештыручылар: Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, "Вакыт республика газетасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Россиянең татар авыллары" җәмгыяте. Конкурсның үткәрү вакыты: сентябрьдән алып 31 нче декабрьгә кадәр. Йомгаклау январь аенда Бөтендөнья татар конгрессының конференц залында үтәчәк. Нәтиҗәдә бер Гран-при, ун Лауреат исеме, матди бүләкләр һәм катнашучыларга дипломнар биреләчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында алырга мөмкин. Элемтә өчен, иншаларыгызны җибәрү өчен контактлар: E-mail: farit_59@mail.ru, телефон: +79063857939.
Просмотров: 2167 |
Добавил: Admin
| Рейтинг: 4.5 /2
Всего комментариев: 1
Порядок вывода комментариев:
По умолчанию
Сначала новые
Сначала старые
1
М.Әхмәтҗанов, филология фәннәре кандидаты
(10.11.2011 19:43)
0
" Татар халкының борын-борыннан ата-бабапардан калган күркәм гадәтләренең берсе- үзеңнең тарихын-шәҗәрәсен белү. " Шәҗәрә" дип ир-ат ягыннан килгән исемнәр таблицасын (җәдвәле) атала. Белүнең сәбәбе ерак традицияләргә һәм дини тәгълиматларга нигезләнеп бара. Борынгы татарлар, әле Тәңрегә табынган вакытта ук, үз нәселләрен уртак ыру-кабилә бабаларына тоташтырганга кадәр белә торган булганнар, бу төр шәҗәрәләр урта гасырлардагы " Җәмигъ-әт тәварих", " Шәҗәрәи-төрек", " Чыңгызнамә", " Угызнамә" һ.б. китапларга теркәлеп калган. Ислам динен кабул иткәч, шәҗәрә белү яңа дин тарафыннан да хуплана. Дога кылганда ата һәм аналары ягыннан исемнәрен әйтеп, җиденче буын бабага хәтле искә алырга тиеш булалар" ( М. Әхмәтҗанов. Филология фәннәре докторы).