Главная » 2011 » Ноябрь » 17 » Мөбәракша улы Вагиз Зиганшинны юбилее белән котлыйбыз!
22:13
Мөбәракша улы Вагиз Зиганшинны юбилее белән котлыйбыз!

Комсомол районы Урмай авылында яшәүче Мөбәракша улы  Вагиз Зиганшинның  туган көне - юбилее , аңа 60 яшь. Кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, гаилә бәхете, шатлык телибез.  Олы шәһес. Башлап  "Алга" колхозында кладовщик, аннан Урмай авылы Советы рәисе һәм эшмәкәр булып эшләде. Тормыш иптәше Рокыя апа белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер, җәмгыять эшендә, авылыбызның "Кара пулат" мәчетендә, мәхалләдә исәп-хисапны алып бара. Улы Марат , килене Гөлназ, оныклары белән матур гаиләдә яшиләр.

Хөрмәтле Вагиз абый!

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.  Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.  

 Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.  

 Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

 Аккан сулар кебек еллар үтә,

 Һич туктатып булмый вакытны.

 Һәр ел саен туган көннәр уза

 Якынайтып безгә картлыкны.

 60 яшьлек гомер гомермени

 Яшә әйдә тагын алтмышны!

Иң изге теләкләр белән  тормыш иптәшең , улың , кызларың, кияүләрең , барлык туганнарың  исеменнән  сезне хөрмәт итүче һәм сайтны аллып баручы Фәрит Гыйбатдинов.

Просмотров: 871 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.5/2
Всего комментариев: 2
2 кече зиганшиннар  
0
кадерле Зур Абый! котлыйбыз сине олы юбилеең, 60 яшең, белөн.телибез сиңа озын, саулыклы гомер.балаларыңның игелеген , картлыкның кадерен белеп туган- тумачаларың хөм гаилөң белөн тоныч тормыштат Алаха төгөла сиңа насыб итсен.иң изге телөклңр белөн бертуган энең гаилэсе

1 туганнарын  
0
Вагиз абый!!!Туган конен белэн сине котлыйбыз!Алдагы тормышында саулык,озын гомер,тыныч картлык телибез!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...