21:19 КОТЛЫЙБЫЗ САВЫМ-НИКАХ ҺӘМ ТУЙ КӨННӘРЕ БЕЛӘН! | |
Бүген, әти –зниләре
Урмай авылыннан булган, Яңа
Чабаксар шәһәрендә яшәүче Сәмигулла
кызы Динара Галәлдинова һәм Минзаһит улы Марсель Гайнуллинның савым-никахлашу ,
иртәгә Комсомол авылында туй көннәре. Кадерле Марсель,
кадерле Динара! Сез бүген, Корбан аеның иң асыл көннәренең берсендә, Аллаһы Тәгалә каршында
кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Никах - ул кеше гомерендә бер генә була
торган мәҗлес. Сез әлеге мизгелдән башлап
гаилә булып саналасыз, Динара
- Марсельнең хатыны, Марсель- Динараның ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге
көннәрегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. Сезнең бүген
савым-никах, иртәгә туй. Һәм инде менә кияү
белән кәләшнең әти-әниләренең дә иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай
булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм
һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим. Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле,
бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер
көнегез! Никахыгыз һәм туй көннәрегез
котлы булсын! Тормыш дилбегәсен
ныклы тотып, Гомер буе бергә
атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю
хисен, Сүндермичә, мәңге
саклагыз. Бергә типсен һәрчак
йөрәгегез, Зур тормышка илтсен
юл башы. Кояш кебек
түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез - гомер
юлдашы. Иң изге теләкләр белән ике яктан туганнар, әти-әниләрегез, бертуганнарыз, дус-ишләрегез исеменнән сайтны алып баручы җизнәгез Фәрит Гыйбатдинов | |
|
Всего комментариев: 3 | ||||
| ||||