Главная » 2010 » Март » 11 » КОТЛЫЙБЫЗ ! КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ!
21:11 КОТЛЫЙБЫЗ ! КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Казан шәһәреннән килеп Урмай авылы мәхәлләләрендә укытучы мөгаллим булып эшләүче Фәрит хәзрәт белән Мансур кызы Гөлназ Азизова берләшеп гаилә кордылар, никахлаштылар.
Кадерле Фәрит һәм Гөлназ! Без сезне иң олы бәйрәмегез - парлашып никахлашкан көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы. Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен. Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен. Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсе. | |
|
Всего комментариев: 13 | 1 2 » | ||||||||||
| |||||||||||
1-10 11-13 | |||||||||||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...