Главная » 2011 » Ноябрь » 30 » Котлыйбыз!
21:05
Котлыйбыз!

 Комсомол районы Урмай урта мәктәбендә эшләүче зур тәҗрибәле хезмәт, сызым һәм сынлы сәнгать укытучысы Халим улы Вагиз Камалетдиновның 30 ноябрьдә 60 яшьлек юбилее.

    Хөрмәтле Вагиз Халимович! Сезне олы бәйрәмегез – юбилеегыз белән котлыйбыз.

Сез – мәктәбебезнең, авылыбызның бизәге. Сез балаларда рәсемгә табигый сәлатләрен үстерүгә зур көч куясыз, аларда рәсемгә кызыксындыру уятасыз.  Безнең балалар, сезнең тырышлыгыгыз аркасында төрле конкурсларда катнашып,  иң зур уңышларга ирешүләренә без чын күңелдән шатланабыз һәм горурланабыз.Аларда Сезнең белемегез, тырышлыгыгыз, тәҗрибәле укытучы икәнлегегез, тормышка карата мәхәббәтегез, тирә- якка карата җылылыгыгыз сизелеп тора. Без, якташлар, Урмай халкы, авылыбызда, мәктәбебездә шундый укытучы – рәссам булуы белән горурланабыз.

    Без Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, озын гомер, сәламәтлек, җиңел булмаган эшегездә зурдан- зур уңышларга ирешүегезне телибез. Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны шатландырып яшәгез, балаларыгызның игелеген күрегез!Хезмәтләрегез өчен хөрмәт итәбез, тырышлыгыгызга югары бәя бирәбез.

   Олы бәхет, зур казанышлар Сезгә һәрчак юлдаш булсын! 

      Иң изге теләкләр белән мәктәп администрациясе һәм коллегаларыгыз.

Просмотров: 638 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 укучы  
0
Пусть не каждый сумеет
Художником стать,
Но научится многому
С Вами, учитель:

Быть открытей, смелее
Себя выражать,
Понимать красоту
И во всём её видеть!

Урок рисования - лучший урок
Ведь живопись - это прекрасно.
Нам эти уроки пойдут только впрок,
Учиться ему не напрасно.

И главное - это хороший учитель,
Которым являетесь Вы.
Пусть будет у Вас все, что Вы захотите,
Здоровья, добра Вам, любви.

1 Хермэтле Вагиз абый!  
0
Тэбрик итэбез сезне юбилеегыз белен! Сезгэ саулык, гаилэ бэхете, эшегездэ зур унышлар телибез!Сезне котлап Тукаевлар гаилэсе.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...