Главная » 2011 » Октябрь » 22 » КОТЛЫЙБЫЗ!
10:24
КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген Урмай авылында яшәүче Нурислам кызы Зөһрә Тукаева һәм Равил улы Рәмис Садртдиновның  туй көннәре.  

Кадерле Рәмис, кадерле Зөһрә!

 Сез кичә Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз.  Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес.   Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, Зөһрә - Рәмиснең хатыны, Рәмис- Зөһрәнең ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көннәрегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. Сезнең бүген туй.  

 Һәм инде менә кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

Бүген сөю диңгезендә

 Рәхәтләнеп йөзегез,

 Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,

 Бүгенгедәй мәхәббәтле

 Булсын һәрбер көнегез!

 

Никахыгыз һәм туй көннәрегез  котлы булсын!

 

 Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,

 Гомер буе бергә атлагыз.

 Йөрәкләрдә булган сөю хисен,

 Сүндермичә, мәңге саклагыз.

 

 Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,

 Зур тормышка илтсен юл башы.

 Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,

 Бәхетегез - гомер юлдашы.

Иң изге теләкләр белән әти әниләре. бертуганнары, дус-ишләре  һәм  күршеләре исеменнән сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов

Просмотров: 1562 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 6
6 гельметдинов самат акреметдинович  
0
Самат хэм Гельназ
РЭМИС ЗЕХРЭ!!!!!
Котлыйбыз сезне тормышыгыздагы ин бахетле конегез белан,берга кавышып тормыш юлына парлап аяк басуыгыз белан.
Тормыш юлыгыз бакча голедай матур,чишма суыдай саф,гузал килачагегез кояш нурындай якты булсын.Бу бахетле конегез кунелларда манге онтылмас булып калсын.Янгырлы козларне,салкын кышларны,кунелле язларны,чачакле жайларне йозларча мартаба берга каршы алып берга озатыгыз.Илебезга батыр уллар,матур кызлар устерегез.Узегезне тарбиялап устерган эти-эниларегезне онотмагыз,кулыгыздан килган кадар аларга ярдам итегез,.Доньялар тыныч,кук йозе аяз,юлларыгыз гел ун булсын.

5 Илсияр, Ремис хем Редиф!  
0
Зехре, Ремис!!!
Пар килгенсез, сезге карап сокланабыз,
Хеммебез де сезнен эчен шатланабыз.
Яшегез сез бер-берегезне яратып,
Бу жиханга сею нуры таратып!!!!!!
Гомер буе бехетле булып яшегез!!!!

4 Зохрэ.Ремис  
0
Сезне чын кунелден никахлашу конегез б/н котлыйбыз.Сезге озын, тигез гомер,нык селеметлек,бехетле тормыш,саф мехеббет телибез.Никахыгыз ныклы,гаиле учагыгыз якты, пар балдакларыгыз гомерлек булсын.Бехетле булыгыз. Ринат хем Лилия апан.

3 Искэндэр хэм Энже  
0
Рэмис хэм Зохрэ!!!
сезгэ доньяда булган ин изге телэклэрне генэ телибез!!!

2 Зохрэ хэм Рэмис!  
0
Котлыйбыз Сезне ин, шатлыклы,ин, бэхетле конегез б-н!Сезнен, телэгэн телэклэрегез, уйлаган уйларыгыз,хыялланган хыялларыгыз тормышка ашсын.Тормыш дигэн зур дин,гездэ пар аккошлардай парлашып,кугэрченнэрдэй озак-озак йозегез.Бэхетле булыгыз!Без сезне яратабыз!
Ин, изге телэклэр б-н Тукайдан,якыннарыгыз,туганнарыгыз.

1 Фатих Рэзинэ Янбаевлар гаилэсе  
0
Зөһрә Рәмиc!
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...