Главная » 2011 » Октябрь » 17 » Котлыйбыз!
19:44
Котлыйбыз!

Урмай авылында туып үскән, хәзерге вакытта Чабаксар шәһәрендә яшәүче Абдулбари улы Хайдәр Сафиуллинның 18 нче октябрьдә  юбилее, аңа 50 яшь! Хайдәр әфәндене татар җәмәгатчелеге республикада бик яхшы белә. Аның эшләгән эшләрен санап үтсәң, исәпсез-хисапсыз. Иң олы күркәм эше , Алла ризалыгы өчен эшләгән эше, Чабаксар шәһәрендәге "Булгар” мәчетен төзү эшләрен алып бару, аны аякка бастыру,  аннан дистәләгән еллар Чувашия Республикасы мөселманнары ДН рәисе урынбасары вазыйфасын үтәү. Бүгенгесе көнгә кадәр туган җире Урмайда төзелүче "Кара пулат” мәчетенә фидакарь хезмәтен, өлешен кертүче, матди һәм теоретик яктан булышучы.

Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Бүгенге көндә син үзең дә инде чын ир кеше, бабай, олы гаилә башлыгы, оныкларыңны тәрбияләүче, табигатьнең иң гүзәл баласы,  тормыш иптәшеңнең һавасы, балаларыңның кояшы, туганнарыңның челтерәп аккан чишмәсе. 

 «Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, тормыш иптәшеңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, аларга Иман биргәнсең. «Балаларым», — дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.  

 Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.  

Гашыйк  таңга, зәңгәр кичләргә.  

 Син яшисең шундый матурлыкка  

 Тагын матур бер ямь өстәргә.  

Хайдәр Абдулбариевич! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, ир-атның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай батыр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. 

 Изге теләкләр белән сайт укучылары исеменнән дустың Фәрит Гыйбатдинов

Просмотров: 946 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 4
4 Хайдар  
0
Спасибо всем, спасибо за ваши поздравления и спасибо что помните.

3 Ильгизяр Басыров художник  
0
Хайдар поздравляю с днем юбилея. Счастьбя, радости и блогополучия тебе и твоей семье.

2 Альфрит  
0
Хөрмәтле Хайдәр абый!сине гомер бәйрәмең белэн, Аллах собхан вә тагалә сиңа саулыклы озын гомер биреп,алдагы көннәрдә изге гамәлләр колып, балаларыңның изгелеген күреп, хөрмәт иясе булып, тонычлыкта исән-имин яшәргә насыйб итсен!!!без синең белән горурланабыз шатлык бәхет теләп калабыз! Казаннан барча туганнар исеменнән Альфрит энең

1 Мәктәп администрациясе.  
0
Хөрмәтле Хайдәр Абдулбариевич!
Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.Без Сезгә бик рәхмәтле.Балаларыбызның матур классларда укуында Сезнең өлешегез зур.
Сезгә саулык,озын гомер һәм бәхетле киләчәк телибез.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...