Главная » 2010 » Март » 1 » КОТЛЫЙБЫЗ!
14:43 КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Урмай авылында яшәүче Хаертдин кызы Минсәүдә Камальтдинованын
28 нче февральда 60 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез һәм әбиебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз һәм җир йөзендәге иң изге,иң гузәл теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа гомернең иң озынын,бәхетнең иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, җан тынычлыгы,гаилә бәхете, тән сихәтлеге, саулык,күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. "Әни”диеп әйтер кешең булу, нинди бәхет бит ул, зур бәхет. Гел яшәргә язсын иде шулай,"Әни” диеп, назлап эндәшеп. Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен, аяз көннәр булсын җаныңда.”Бисмилла”дип, син шатланып уян, гомереңнең һәрбер таңында. Сиңа һич тә җиңел булмагандыр, үтүләре тормыш юлларың. Озын гомер, саулык, тыныч картлык, тели сиңа тормыш иптәшең, улларың, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм барлык туганнарың | |
|
Всего комментариев: 2 | |
| |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...