Главная » 2010 » Декабрь » 25 » Конгресс йомгак ясый һәм киләчәккә планнар кора
07:13
Конгресс йомгак ясый һәм киләчәккә планнар кора
  24 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының конференц-залында Башкарма комитеты әгъзаларының җыелышы узды. Россиянең төрле регионнарыннан һәм кайбер чит илләрдән 40-лап кеше килгән иде. Чувашиядән 22  нче декабрьдә Фәрит Гыйбатдинов ТНВ каналының "Хәерле иртә" тапшыруында кунак буларак катнашты, 22-23 Бөтендөнья татар конгрессы ревизион комиссиясендә  эшләде, 24 дә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетының утырышында катнашты. Шулай ук, безнең республикадан  Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит  Сәнҗәпов катнашты. Утырышны БТК БКның рәисе Р.З.Закиров ачып җибәрде һәм алып барды. Нигездә сүз татар конгрессының еллык эшләренә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар турында барды. Оешманың җитәкчесе узып бара торган елда татар милләте өчен мөһим булган чараларны атап үтте. Алар арасында I Бөтенрусия авыл сабантуе, Бөек Ватан сугышының 65 - еллык юбилее, Изге Болгар җыены, Федераль Сабантуй, IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар дин әһелләре форумы, III Бөтенрусия татар фольклор коллективларының "Түгәрәк уен”фестивале, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының V съезды. 
Р.Закиров сүзләренә караганда, төбәктәге татар оешмалары һәм конгресс 2010 елда узган җанисәп кампаниясен уздыруда зур активлык һәм тырышлык күрсәтте.

Чыгыш ясаучы Башкарма комитет әгъзалары – Рәзил Вәлиев, Рафыйк Мөхәммәтшин, Ирек Шарипов һ.б. узып бара торган елның иң мөһим вакыйгаларына тукталып, анда актив катнашулары турында сөйләделәр.
Конгрессның бу җыелышы Чувашиядә яшәүче татарлар турында уңай фикердә булдылар. Татарстан мәдәният министрлыгы,
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре белән 2011нче елда Чувашиядә узучы Бөтенрусия авыл сабантуе, "Урмай моңы", "Зәлидә" фестивальләре турындап сүз алып барылды.
Просмотров: 534 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...