Главная » 2011 » Август » 15 » Казан «Рамазан-2011» ифтар мәҗлесенә әзерләнә
17:16
Казан «Рамазан-2011» ифтар мәҗлесенә әзерләнә
ландыш харрасова
26 августта Казанда беренче тапкыр республика күләмендә ифтар мәҗлесе узачак. Анда башта өч мең кешене чакыру ниятләнгән, әмма беренче тапкыр булганга, бер меңдә тукталганнар. Ифтардан соң «Кол-Шәриф»тә махсус чара каралган.
Татарстан президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин әйтүенчә, бу республика өчен яңа әйбер һәм аны уздыру башлангычы белән Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте чыккан.

«Беренче тапкыр гына булганда без аны бер җирдә – Казанның Ярминкә мәйданында гына үткәрергә булдык. Хәзерге вакытта бу чараның оештыру комитеты аны уздыру нечкәлекләрен хәл итә», ди ул.

«Рамазан-2011» мәҗлесен оештыруны президент Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән республиканың барлык оешмалары киңәшләшеп хәл иткән. Интернетта бу чарага Татарстан президенты үзе дә киләчәк дигән сүзләр таралса да, Гатин әлегә аны расламады.

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исә Миңнехановтан тыш, чакыруларның элекке президент Миңтимер Шәймиев һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да җибәрелүен әйтте. Аларның ислам диненә карата битараф булмавы төрле гамәлләрдә күренүен әйтте.

Ул әлеге чараның хөкүмәт белән берлектә уздырылуын уңай хәл буларак бәяләде. Хакимият исә оештыру мәсьәләләрендә ярдәм итсә дә, барлык финанс ягын мөселман эшмәкәрләре үз өстенә алган.

Илдус хәзрәт сүзләренчә, чара "Кол-Шәриф” мәчетеннән башланып китәчәк. Башта анда килгән халыкка вәгазь сөйләп, намаз укылганнан соң, Ярминкә мәйданына ифтар ашына төшәчәкләр. Анда шулай ук кыска-кыска вәгазьләр сөйләү күздә тотыла. Барлык эшләрдә дә волонтерлар, аерым алганда мөфтият каршында эшләүче мөселман яшьләре оешмасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

"Календарь нигезендә ул көнне Кадер кичәсе, шуңа без тәрәвихтан соң "Кол-Шәриф”тә бераз гына чара үткәрергә дә ниятлибез. Анда вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шулай ук тәсбих намазы кылыначак. Мөмкинлек булса, бу чараны барлык татар дөньясына күрсәтергә телибез. Шул уңайдан ярдәм итүне сорап "Татарстан Яңа Гасыр” телевидениесенә мөрәҗәгать иткән идек. Татар мөселманнарының мәркәзе булган Казанда шундый зур чараны үткәрүгә бөтенебез дә кушылырга тиешбез. Быел бит бу эшкә дәүләт белән бергәләп тотындык. Ураза гаете дә рәсми рәвештә бәйрәм буларак кабул ителде. Җитәкчеләр дә гает намазына килеп, халык белән бергәләшеп бәйрәмдә булыр дип өметләнәбез”, ди ул.

Мөфти әйтүенчә, ифтар мәҗлесенә дә башта өч мең кеше чакырмакчы булганнар. Ләкин беренче тапкырга курыкканнар.

"Киләсе елга инде Аллаһ боерса”, ди ул.

Марат Гатин исә килгән кешене кире борып җибәрмәскә тырышачакларын әйтә.

"Анда бер төркем кеше чакырыла, әмма килгән кешене кире җибәрмәү өчен төрле вариантлар карала”, диде ул.
Просмотров: 829 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 9
9 Admin  
0
Рэхмэт Гузель, эшлэп карарбыз. Б.лки калдырырымын да эле.. Читтян килгян фотоларнын авторларын янына язып куярмын, тик куп вакытта авторларнын фамилияляре язылмый..Кубряк уземнен фотолар белян эшлярмен инде..

8 Гузель  
0
Фэрит абый, сез панель управлениягэ кереп водяной знак каршындагы галочканы уберите (Панель управления - Настройки - Общие настройки - Накладывать текст на загружаемые картинки). Фотоларда ул знак автоматически чыкмый, сез ул галочканы узегез анламыйча гына баскансыз бэлкем. Унышлар телэп Г.

7 Admin  
0
Гүзәл за поддержку рэхмэт, син хэрвакыт мине саклыйсын. ФОТОГРАФ, ул наверное профессиональный фотограф КАзаннан, дэрес сэйли. Авторское право дигэн тэшенчэ, закон эшлэргэ тиеш. Бу эйберне мин белям, язмаларнын авторын куеп барам. Менэ фотоларнын авторын дэрес куймадым. Алга таба куярга торышырмын. Аннан фотолар эстенэ сайтнын адресы чыга, бу UCOZ программасы белэн автомат рэвештэ, ышанасызмы , юкмы. Программалар бер урында тормый, узгяреп торалар. Куптян тугел шулай була башлады. Ярар авторларнын исемен янына куеп барырбыз. Сайт укучыларынын килгэн фотоларны, язмаларны куеп барырга мин админ буларак риза, бик шатланып куячакмын, исемнэре белэн.

6 Гузэл Д  
0
Ах АЛЛАМ!Нинди мелочный кешелэр бар безнен авылда!Может еще Фэрит абыйдан гонорар требовать итэрсез,за использование фотографий?Оятсызлар!Фэрит абый безнен любой критикага,желаниягэ реагировать итэ,хотя и не обязан.Это его личный сайт!Ул безгэ-авыл халкына хезмэт итэ.Анын хезмэтен хормэт итэ белергэ кирэк!Кайчан гына авыл халкы шуны анлар икэн?Эшлэп торган кешенен башына "кыйнап" торасыз!Бу эшме инде,авылдашлар.Есть предложение:эгэр сезнен матур фотоларыгыз бар икэн,попросите Фэрит абыйны,я уверена,он выставит их под вашим именем,надо будет- выставку организует!Серию красивых домов организовал ведь,по нашей просьбе...

5 Фотограф  
0
Ферит абзый, сезнен логика белэн эш итсэн менэ ничегерэк килеп чыга: бутэннэр урлый, миндэ урлыйм. Бу Чавашстан татарарынын лидерынын сузе хэм эше булырга тиеш тугел. Ничего личного, но кеше эшен хермэт итэргэ кирэк. Сез тубэннэр белэн тиндэшмэгез, сез башкаларга урнэк кеше, яхшы ягыгыгыз белэн урнэк булыгыз.
"Фотоларны куйганда сайт адресы куела автомат рэвештэ" дигэн сузлэргэ баллаларда ошанмый. Нигэ башка вакытта куелмый иде?
" Фэрит Гыйбатдинов фотосы дип куймыйм"- дигэнсез, Сайт Ферит Гибатдиновныкы дигэн бит, значит фотода Феритнеке булып чыга.
Обычно фоторэсемнэргэ язалар авторлар, сез автор икэн языгыз, юк икэн, узегез эйтмешли ГАФУ ИТЕГЕЗ!!!!!!!

4 ....  
0
ФОТОГРАФКА .ЯРАР ИНДЕ АНЫН ЛИЧНЫЙ ФОТОГАФЫ ЮК БИТ,СЕЗГЕ ЖАЛКО МЫ ЕЛЛЕ.Молодец еле ул бар ,а,бетен авылны беренче урынга чыгарды,шундый дережеге менде,ана без рехмет кене укырга тиеш.

3 Admin  
0
Фотоларны куйганда сайт адресы куела автомат рэвештэ, мин анда Фэрит Гыйбатдинов фотосы дип куймыйм. Так что , гафу итегез.. Аннан, киресенчә, кубесе минем язмаларны һәм фоторәсемнәрне кулланалар, минем сүз эйткэнем юк..

2 Фотограф  
0
Ферит абзый, нигэ сез интернетта булган башка кешелернен ижат эшлэрен присваивать итэсез? Если узегез тешергэн булсагыз анда подписаться итсэгездэ була. Э узегез тешермэгэн фоторэсемнэр, я башка рэсемлэр астына подписаться иту сезне бизэми. Бэлки сез моны несознательно эшлисез, но баребер, сезнен кебек, авторететный кешегэ бу килешми.

1 Admin  
0
Бу гамэл дэнья алдында бик зур эш..Моның эчен шатландым, чын күңелдән

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Мини-чат
...
...
...