Главная » 2011 » Ноябрь » 7 » Казан егетләре: “Туган телнең кадерен белик!”
16:50
Казан егетләре: “Туган телнең кадерен белик!”
Идел-урал, Мәдәният | Татар заманы 

Алар татар эстрадасында 15 ел! Дөнья буенча татарлар яшәгән һәр төбәктә диярлек булганнар, анда үз җырларын яңгыратканнан. Бүген дә алар иҗат өлкәсендә татар җырларын үстерү өчен яңа алымнар, яңа ысуллар эзләү белән мәшъгуль. Алар һәрчак тамашачыга якын булырга тырыша.

Каршы алыгыз, "Татар заманы”нда кунакта, "Казан егетләре” төркеме солистлары Марат Галимов һәм Айдар Агъләмов (Артур гастрольләрне хәл итеп йөрү сәбәпле килеп җитә алмаган).

Казан егетләре” төркемнәре, хәзерге татар эстрадасы, "альтернатив” музыка, Казан тормышы, хәтта бүгенге сәясәткә үз бәяләрен бирә.

Татар заманы: Марат, сорау сиңа, төркемнең оешу тарихын сөйләп кит әле.
Марат: Безнең төркем 1996 елда оешты. Мин аңа 1997 елда килеп кердем. Шул елдан бирле мин бу төркемдә. Төркемне оештыручы Рафаэл Мәҗитов дигән кеше. Казанга ул шоу-бизнеста эшләү тәҗрибәсе белән килде. "Фристайл” төркеме, Ринат Ибраһимов кебек кешеләр эшләгән ул. Казанга ул "Нишләп әле Татарстанда "мальчиковый” төркем юк? Шундый төркемне оештырыйм әле”, дип килгән. Шулай итеп "Казан егетләре” төркеме барлыкка килде. Әле булса да хәтерлим әле, төркем оешкан вакытта безнең студия Казанның Достоевский урамында урнашкан иде.

Татар заманы: Сезнең төркем оешкан вакытта татар эстрадасында конкуренция сизелмәгәндер?

Марат: Ул вакытта конкуренция дигән әйбер юк иде. Артистлар әз. Шулай да, хәзерге эстраданы истә тотсаң ул кадәр искиткеч, безнең төркемгә зур конкурент булырлык артист бүгенге көндә дә юк, дип саныйм мин.

Татар заманы: "Зур” сәхнәгә ничек
кереп киттегез?


Марат: Башта рестораннарда, шәһәр бәйрәмнәрендә чыгыш ясый идек. Аннары әкрен-әкрен генә проффессиональ сәхнәгә адымнар ясый башладык. Соңрак төрле конкурслар да еш катнаша башлаык. Иң истә калганнары урамда күп халык җыелган мәйданда, яңа еллар бәйрәм тантаналарында җырлау. Шул вакытта зур тәҗрибә алынды.

Татар заманы: Халык ничек кабул итә иде?
Марат: Халык яңалыкны күргәч башта салкынча карады. Хәтерлим, Ганс абый Сайфуллин белән "Миләүшә” җырына музыка яздырып йөри идек. Без аны Камал театрында башкардык. Шунда әбиләр "Ничек инде бу җырны шулай башкарып була? Бу бит җырны бозу”, дип шау-гөр килгән иде! Аннары ул җыр киресенчә хитка әйләнеп, безнең төркемне танытты.

Татар заманы: "Казан егетләре” башта 4 кеше иде…

Марат: Юк, без башта 5-6 кеше идек. Инструментлар белән чыгыш ясап йөри идек. Алга таба кем төшеп калды, кемнең эшлисе килмәде. Артур төркемгә миннән алдарак килгән идек. Артур, Азат, Вәли белән байтак еллар бергә эшләдек. Азат белән Вәли хәзер алар үз төркеме белән шөгыльләнә. Без яшь егет Айдарны алып,аның белән бергә 3 ел эшлибез.

Татар заманы: Хәзер Азат һәм Вәли ("Райян” төркеме”) белән аралашып торасызмы соң?

Марат: Әлбәттә! Аларның да үз студияләре бар. Аралашып кына торабыз. Бер-беребезгә кунакка йөрибез, чәйләр эчәбез. Иҗатларыбызны күрсәтәбез, дусларча калдык. Алар иҗатларында дини юнәлеш алдылар. Мөселман җырларын башкаралар. Мин "Райян” төркеменең иҗатын яхшы бәялим.

Татар заманы: Айдар, ә син "Казан егетләре”нә ничек килеп эләктең?

Айдар: Ул тарих бик кызык булды. Мин университетта 5 курста укыганда төрле җырлар яза башладым. Башта үзем өчен генә иде. Бер ике яхшы җыр язганнан соң, "Җәй” дигән җыр яздым. "Уңышлы җыр булды әле бу”, дип уйладым. "Казан егетләре”нең Маратының телефон номерын табып, аңа шалтыраттым. Бу җырны алар белән бергә башкарырга тәкъдим иттем. Башта "Юк, юк” без андый әйберләр белән шөгыльләнмибез, диде ул. Мин барыбер "Тыңлап кына карагыз инде” дип ялына башладым.

…Студиягә килдем. Марат белән Артур утыралар иде. Җырны тыңлагач, берни дә әйтмәделәр. Бернинди реакция юк иде диярлек. Җырны калдыр, без аны бәлки башкарыбыз, диделәр.

Төптән уйласаң, ул вакытта җырны бергә башкару – зур төркем яшь егетне сәхнәгә алып чыга була. Төркемгә бу нигә кирәк соң? Ә мин андый нечкәлекләрен уйламыйм да бит..

Мин чыгып китәргә җыенганда гына студиягә төркемнең продюссеры Рафаэл абый килеп керде. Бераз аралашып утыргач, мине читтән күзәткәч, ул миңа: төркемгә кушылырга теләгең бармы? диде. Мин шатландым. Эчтән генә. "Ярый уйлап карармын, рәхмәт тәкъдимегез өчен” дип канатланып чыгып киттем…

Татар заманы: Коллективта ничек кабул иттеләр? Гастрольләр, репертуарны өйрәнүдә кыенлыклар тумадымы?

Айдар: Мин егетләрнең иҗаты белән таныш идем. Репертуарны өйрүнәдә авырлыклар тумады. "Казан егетләре”нең төп җырлары – халык җырлары, классик әсәрләр.

Егетләр миннән 10 яшькә өлкәнрәк. Яшь аермасы күпмедер роль уйный. Алар миңа абыйлар кебек иде.

Татар заманы: Башта халык "Казан егетләре”нең 4 кешелек составына ияләнгән иде. Тагын квартет булырга теләмисезме?

Марат: Һич тә Азат белән Вәли китәр, алар урынына кеше эзлисе булыр, дип уйламый идек бит. Алар төркемнән киткән вакытта гына (2009 елның августы тирәсендә) Айдар килеп керде. Бәлки шулай көтмәгәндә генә шәп баянчы үз көйләрен тәкъдим итеп "Казан егетләре” ишеген шакыр.

Татар заманы: Чит төбәкләрдә еш чыгыш ясыйсыз. Анда сезне ничек кабул итәләр?

Марат: Үзебезнең ничә ел җырлау тарихында кайда гына булмадык: Америка, Польша, Австралия, Үзбәкстан, Таджикистан, Төркмәнстан, Казахстан, Германия… Кайбер төбәкләрне икешәр-өчешәр тапкыр урап чыктык. Русия буенча төрле сабантуйларда, конкурсларда еш катнашып йөрибез.

Мин бу сорауга шулай гына җавап бирә алам: Татарстаннан ни кадәр ерак китәсең, тамашачы шул кадәр татар көйләрен, җырларын ныграк сагына, ярата. Туган телдә көйләрне ишеткәндә елый-елый кабул итәләр.

Татар заманы: Чит төбәкләрдә еш чыгыш ясыйсыз да бит, ә Татарстан белән Башкортстанда кайчан концертлар куясыз?

Марат: Концерт мәсьәләсенә килгәндә, төрле хатлар да күп килеп тора. Телевидение, радио аша да концертларга чакырып торалар. "Безнең республикада кайчан концерт куясыз, чит төбәкләрдә йөреп туймадыгызды?”, дип мөрәҗәгать итәләр.

Егетләр белән уйлаштык та, һәм ике ай эчендә 45 концерт куярга телибез. Болар Татарстан буенча. Башкортстанга Уфага, Чишмә, Кыргыз-Миякә һ.б. шәһәр-авылларда да концертлар булып дип көтелә.
Безне гади халык та яратып кабул итә, югарыдагылар да яратып кабул итә. Өлкән артистларыбыз белән дусларча аралашып кына торабыз, гади халык белән аралашып, үзебезне яраткан тамашачыга якын булырга телибез.

Татар заманы: Репертуарны кемнәр туплый?

Марат: Репертуарыбызны үзебез туплыйбыз. Айдар да җырлар яза. Артур да иҗат итә башлады. Башка авторлар белән дә эшлибез. Интернет аша да җырлар җибәрәләр.

Татар заманы: Социаль җырлар башкарырга теләк юкмы?

Марат: Безнең тәҗрибәдә мондый практика булды. Татарстанда гаилә елы уңаеннан "Әти, китмә” альбомын чыгарган идек. Әмма халыкның күңеленә андый җырлар бик үк ятып бетми дигән нәтиҗәгә килдек. Андый җырлар зур аудитория өчен түгел. Тормыш болай да авыр. Халыкка җиңел, позитив җырлар кирәк.

Татар заманы: Альбом дигәннән, кайчан яңа альбом чыгарырга җыенасыз?

Марат: Альбомның яртысы әзер инде. Анда күбрәк автор җырлары була. Халык җырларын да онытмаска тырышырбыз.

Айдар:Җәй буе яңа альбом туплау өстендә эшләдек. Җәй вакытында 3 клип төшердек. "Каеннарым” дигән җырга клип әзер инде. Тамашачы аны интернет аша карый ала.



Менә шушы көйннәрдә генә "Сәлам, сәлам” дигән җыр иҗат иттек. Без бу җыр хит булыр дип ышанабыз.
Татар заманы: Киләсе елны төркемгә 15 яшь була. Ничек билгеләп үтәргә телисез?
Марат: 15 ел эчендә шактый зур иҗат җыелды. Моны зур концерт итеп үткәрергә теләк бар. Мәсәлән, спорт сараенда. Дусларны, иҗатташларны, төркемнең тугры җанатарларын чакырып, күңелле генә бәйрәм итәрбез.

Татар заманы: Төркемнән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Айдар: Мин көйләр язам. Аранжировкалар да язам. Иҗаттан тыш спорт белән дә шөгыльләнәм. Волейбол яратып уйныйм. Марат белән Артур йөзү белән шөгыльләнә.

Марат: Спортны бик яратам. Футбол, хоккей башланганын көтеп кенә утырам. Кино карарга яратам.

Айдар: Ни дисәң дә безнең төп шөгыль – "Казан гетләре” төркеме. Үзебезнең студия бар. Күп җырчылардан аермалы буларак. Иртә-кич студиядә җыелышабыз. Аерым тавыш яздыру, аерым репетиция ясау бүлмәсе, аерым клиплар төшерү бүлмәсе бар. Берничә артистның гына үз студияләре булуын беләм. Вакытыбыз студиядә һәм гастрольләрдә генә үтә бугай (көлә).

Татар заманы: Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
Марат: Моннан берничә ел элек Татарстанда официаль статистика буенча 500ләп җырчы бар дигәннәр иде. Аларның саны хәзер 5 меңгә җиткәндер инде! Кемне тыңларга икәнен халык үзе сайлый. Эстрадада талантлы җырчыдар бар дип саныйм.

Айдар: мин җырчыларга ничек эшләгәненә карап бәя бирәм. Берни эшләми "мин, мин” дип кычкырып йөргәннәре бар. Ә кайберләрне иҗатка зур урын биреп, зур көч түгеп эшлиләр.


Татар заманы: Татарча рок, рэп… -"Альтернатив” музыка дигән юнәлешкә ничек карыйсыз?

Марат: Берничә җырларын тыңларга була. Әмма альбомнарын алып бер сулышта башыннан ахырына кадәр тыңлап була микән?! Олы яшьтәге апалар-әбиләр мондый музыканы гомүмән кабул итмидер. Бу яңа юнәлеш әле. Мондый музыка татарда да кирәк дип уйлыйм. Яшьләр замана белән алга барырга тиеш. Ә мондый музыка белән шөгыльләнүчеләргә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар телим.

Айдар: Әмма иң мөһиме җырлары татар телендә булсын. Татар тамашачысы тарафыннан кабул ителсен.

Җәмгыять хәлләрен даими күзәтәбез!

Татар заманы: "Казан егетләре” бүгенге илдәге сәясәт белән кызыксынып бара микән?

"Казан егетләре" "Аваза" фестивалендә

Айдар: Әлбәттә. Аеруча Марат яңалыклар белән кызыксынып бара.

Марат: Әйе. Үзеңнең туган җирең, республика хәлләре белән кзыксынып барырга кирәк. Чит җирләрдә күп йөрергә, төрле кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма кая гына бармасак та үзебезнең туган якка рәхәтләнеп, сагынып кайтып керәбез. Аллаһка шөкер, тыныч яшибез. Муллыкта яшибез.

Чит төбәкләрдә торган кешеләр барыбер кире Татарстан, Башкортстан якларына кайталар. Мәскәүгә барасы да килми. Безнең татарлар ачык йөзле. Төрле милләт белән дус, аралашып яшибез.

Дәүләт ягыннан ярдәм бар. Төрле программалар, льготалар бар. Фатир мәсьәләсен алсаң төрле яшьләр өчен программалар бар.

2013 елда Казанда Универсиада була. Казанны 3 нче башкала дибез. Шәһәребезне чит илдә дә беләләр. Бар нәрсә дә нәтиҗәдә күренеп тора.

Татар заманы: Казан тормышын күзәтәсезме?

Марат: Әлбәттә күзәтәбез. Театрларга еш йөрибез. Бер көн генә Камал театрында "Курчак туе”н карадым әле. Мөселман киносы фестивалендә "Алтын мөнбәр” дип аталганда ук әле ачылу, ябылу тантаналарында еш чыгыш ясый идек. "Тынычлык яратылышы”на эләккән булмады. Чөнки ул Сабантуй чорына туры килә. Гадәттә без ул вакытта төрле төбәкләрдә Сабантуйларда чыгыш ясабыз.

Татар заманы:Кино өлкәсе "Казан егетләре”нә якынмы?


Марат: Син бу сорауны белеп бирәсеңме әллә?! Безнең планда 15 еллыкка төркем турында кино төшерергә план бар. Сценарий язырга берничә кешегә бирдек. Ни килеп чыгасын, бер Аллаһ белә. Әмма кино төшерү хыялы бар.

Татар заманы: Сезнең төркем белән арлашырга теләгән тамашачыгы ничек бәйләнешкә керә ала?

Айдар: Безнең төркем белән аралашырга теләгән кеше интернет аша бәйләнешкә керә ала. Үз сайтыбыз бар (www.kazan-egetlare.com). Анда киңәшләрегезне, теләктәшләрегез калдыра аласыз. Интернет аша төре социаль челтәрләр аша үзебезнең тыңлаучылар белән үзенчәлекле интерактив оештырабыз. "Вконтакте” сайтында төрле конкурслар оештырып торабыз.

Татар заманы: "Татар заманы” укучыларына теләкләрегез нинди?
Марат: Туган телләрен онытмасыннар. Татар җырларын тыңласыннар. Балаларга татар исемнәрен кушсылар. Туган телнең кадәрен белсеннәр.

Айдар: Зур уңышлар телибез!

Төркемнең берничә казанышлары:

- Артур һәм Марат Татарстанның атказанган артистлары
- Уфада узган "Урал моңы” халыкара төрки фестивальдә Гран-при (2000)
- "Татар яшьләренең глобаль хөрияте” конкурсында "Иң яхшы төркем” (2001)
- "Татар җыры” конкурсы лауреатлары (2002)
- "Белый месяц” халыкара эстра җырларын башкаручылар конкурсында гран-при (Улан-Удэ, 2011)

Марат Галимов

Туган елы: 12 май 1977 ел
Туган урыны: Зәй
Белеме: КамПи, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Гаилә хәле: өйләнгән

Артур Мингазов

Туган елы: 30 март, 1973 ел
Туган урыны: Мари Эл республикасы, Бәрәңге районы
Укыган урыны: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Гаилә хәле: өйләнгән

Айдар Әгъләмов

Туган елы: 13 апрель 1987 ел
Туган җире: Түбән кама районы, Шәңгәлче авылы
Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Гаилә хәле: өйләнмәгән
Просмотров: 1608 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...