Главная » 2011 » Ноябрь » 21 » Көмеш каләм: ТР, Әлмәт районы Түбән Мактама 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Шаймуратова Розалия Виктор кызы
19:52
Көмеш каләм: ТР, Әлмәт районы Түбән Мактама 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Шаймуратова Розалия Виктор кызы
     Тумышым буенча Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан. Түбән Мактама авылының тарихы ерак гасырларга –Болгар чорына барып тоташа. Анда язылганча , болгар-татар бабаларабызны рус хакимияте туган-үскән, кендек каны тамган җирдән куа башлый. Алар милләтләрне юк итеп , бар халыкны да чукындырып, аны урыслаштырырга җыеналар. Яшәү көнән-көн катлаулана: ясак түләтәләр , солдат хезмәтенә җибәрә башлыйлар. Мондый коточкыч тормыштан халык ничек булса да котылу юлларын эзләргә керешә. Яшәргә чама калмагач ил картлары берничә кешене патша иярченнәре таба алмаслык, аулак урын табарга дип юлга озаталар. Көймәләрдә күпмедер ара узгач, юлчылар Зәй елгасы тамагына килеп чыгалар . Елганың тирә-ягында тирән сазлыклар, якын гына кара урманнар . Юлчылар киңәшләшәләр дә менә нинди карар коралар:” Урыны әллә ни матур түгел , түгелен, туфрагы да уңдырышлыга охшамаган, әмма патшадан ерак”. Шулай итеп биредә төпләнәләр. Менә шул вакыттан башлап Мактама Тамак авылы оешып китә. Минем нәсел-ыругларым да шушы авылдан башлана.
    Җиде бабамны да белеп бетермәсем дә, мәрхүм әбием сөйләгән хатирәләр баштан чыкмыйлар , чал тарихлы гомер юлларына кабат алып кайталар.Әбием , Раузателҗинан Яриәхмәт кызы 1906 нчы елда Түбән Мактама авылында дөньяга килә. Әбиемнең әнисе Хәбипҗамал әби көр күңелле, ягымлы, бала җанлы, хезмәт сөючән кеше була. Әбиемнең әтисе Мөшәрәпов Яриәхмәт авылның зыялы кешесе була. Авылларда совет власте урнаша башлагач, авыл Советының беренче рәисе итеп төп авыл кешесе Зыятдин Салихов, ә сәркятибы итеп әбиемнең әтисе-Яриәхмәт Мөшәрәпов сайланалар .
Авылның аксакаллары Яриәхмәт Мөшәрәповны чорына күрә укымышлы, белемле, гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле кеше буларак искә алалар. Өйләреннән кеше бушап тормый , чөнки сепараторлары булгач, сөт аертырга килүчеләр күп була. Яриәхмәт абзый укый-яза белгәч , авыл советы утырышы беркетмәләрен алып бара торган була. Өстәвенә азмы-күпме русчаны да белгәч конвертка адрес язарга да аңа мөрәҗәгать итә торган булганнар. Шулай ук ул шигырь-бәетләр язарга да оста була. Менә аның беренче Бөтендөнья сугышыннан өенә хат формасында язып җибәргән бәете (кыскартылып алына,тулы варианты авыл музеенда саклана)
Башлыйм әле Йосыф китабы көе белән,
Бәгырьләрем яна хәсрәт уты белән,
Саргайды тәнем , йөзем кайгы белән.
Бер Ходаем сабырлыклар бирсәң иде.
Җәмәгатем , балаларым, сезгә сөйлим,
Чит илләрдә вәйрән булып йөрим үзем.
Авырып калсак, кемнәр сорар хәлебезне,
Үлә калсак кемнәр юар тәнебезне?
 Кемнәр безгә чит җирләрдә ясин чыгар?
 Бер ходаем сабырлыклар бирсәң иде.
Күп яттык көне-төне салкын җирдә.
Дошманнар качалар-җиңү бездә!
Озакламый кайтырбыз туган илгә-
Бер ходаем, сабырлыклар бирсәң иде.
        Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Улы Мидхәт-күпкырлы талант иясе, авылда беренчеләрдән булып югары белем алды, озак еллар дәвамында Мактама мәктәбендә немец телен укытты. Аның турында "немец телен ана теледәй камил белә”, дип сөйлиләр иде . Ул Бөек Ватан сугышы елларында тәрҗемәче вазыйфасын башкара.
       Мидхәт Яриәхмәт улы өздереп баянда да уйный, оста итеп рәсемнәр дә ясый торган була, немец теле кабинетын үз куллары белән бизи. Авылда аны үз итмәгән, яратмаган кеше булмый. Тик гомере генә пенсиягә дә чыга алмыйча фаҗигале рәвештә өзелә. Авыл музеенда Мидхәт абыйның истәлекләре бик күп. Музей җитәкчеләре тарафыннан, авыл халкы, мәктәп укытучылары,укучылары тырышлыгы белән үзе укыткан мәктәптә Мидхәт абыйның хәтер кичәсе бик зурлап уздырыла. Бу очрашуга абыйның туганнары, дуслары,бик күп укучылары кайтып, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә зур бәйрәмгә әверелде. Мидхәт абыйның хәләл җефете Чәчкә Әхмәдиева да авылда танылган, Татарстанның атказанган укытучысы була. Түбән Мактама мәктәбендә Чәчкә апа Әхмәдиева 1964 елда 8-9 класс укучылары белән Чапаев дивизиясе сугышчыларының батырлыгына багышлап кичә үткәрә. Әлеге очрашуга Чапаев дивизиясендә хезмәт иткән, легендар Хәнәфия бабай Сәхипгәрәев та чакырыла. Ул балаларга үзенең үткәннәрен, Чапаевның кыюлыгын, тапкырлыгын, матур итеп, дулкынланып та, шатланып та сөйли.
     Чәчкә апа күптән инде гүр иясе булды. Әмма аның исеме, кылган гамәлләре, күпсанлы укучылары күңелендә мәңге сакланыр дип ышанам. Мидхәт абый белән Чәчкә апа 3 бала үстерделәр. Илдар абый Ерак Көнчыгышта инженер булып эшли. Фәйрүзә апа Түбән Кама шәһәрендә яши-танылган табибә. Кече уллары Рөстәм абый үзебезнең төбәктә-рәссам. Мидхәт абыйның рәсем ясауга таланты хәзер аның улы кулларында. Рөстәм абый еш кына үзенең шәхси күргәзмәләре белән шәһәр халкын шатландырып тора.
     Яриәхмәт бабайның өченче баласы-Җәүһәрия апа , чит җирләргә чыгып китә. Анда югары белем алып, мәктәптә укыта. Тормышка чыгып, ире белән өч кыз үстерәләр . Җәүһәрия апа да күптән инде безнең арада юк. Әйе, кеше китә-эзе кала. Үземне минем яраткан әбием , Яриәхмәт бабайның олы кызы үстерә. Әти-әни эштә, без энем белән әби янында калабыз. Әби дә укымышлы кеше була . Авылда "абыстай” булып, гарәп телендә коръән укып йөри. Әби мине еш кына үзе белән ашка алып бара иде (күрәсен, берүземне генә өйдә калдырырга теләмәгәндер). Әбиемнең дога укыганын тыңлый торгач , үзем дә яшьтән үк корьән аятьләрен яттан сөйли башладым. Әбием фани китапларны да бик яратып укый иде. Исемдә, Г. Әпсәләмовның " Алтын йолдыз” китабын укыганда, тынымны да алмыйча, мөлдерәмә яшьле күзләремне әбиемә төбәп,исем китеп тыңлап утыра идем. Әбием китапларга мәхәббәт уятты, матурлыкны күрергә, кешеләрдән яхшы ниятләрне жәлләмәскә өйрәтте.
     Авыл халкы җыелган бәйрәмнәрдә , Сабантуйларында , Җиңү бәйрәме көннәрендә әбиемнең үзе язган искиткеч эчтәлекле шигырь-бәетләрен тыңлап, авылдашларның күзләре яшьләнә иде. Әбием язган берничә бәет әле дә музей киштәләрендә , лаеклы урында сакланалар.
     Ул чәчәкләр ярата иде . Бакча, ишек алды , капка төпләре һәрвакыт шау чәчәккә батып утыра иде. Әбием 76 яшендә каты авырып гүр иясе булды. Бабай сугыштан әйләнеп кайтмады, ә әби аны соңгы көнгә хәтле көтте,чөнки бабай "билгесез югалганнар” исемлегендә иде.
     Дөньяның ачысын-төчесен татып, 4 баланы берүзе аякка бастырып, кеше итеп , дөрес тәрбия биреп, дөньяга , кешегә булган мәрхәмәтен гомер буе саклап килде, югалтмады.Хәзер инде зиратлар да зурайды, әбиемнең кабере дә әллә-кайда артта калды.Әмма ел саен аткан берсеннән – берсе матур чәчәкләр аның кабере өстендә һәрвакыт шаулап торалар. Ә үземә килгәндә, Мактамада туып-үсеп , Казан педагогия институтында белем алып , үзем укыган мәктәпкә кайтып, менә 25 ел инде балалар укытам. Ике җиткән кызым бар. Аллага шөкер, тормышым имин, дөньям түгәрәк , эшемне яратам.
     Буш вакытларымда уйланып, шигырьләр язарга яратам. Кече кызым Диләрәнең дә шигырьләре журнал битләрендә бысылып чыкты . Олы кызым педагогия институтын тәмамлады . Тормыш дәвам итә, кан үзенә тарта. Безнең нәсел кеше җанлы , илһамлы , шәфкатьле , гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле нәсел дияр идем. Мин үземнең шундый нәселдән, туфрактан булуыма шатланам һәм горурланам . Әби –балаларыма , чал чәчле апа-абыйларыма , дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарыма баш иям.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр...
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Сабырлыктан ходай аермаса.
Җан дусларым мине онытмаса,
Туганнарым яннан китмәсә.
Мин бәхетле булыр идем , әгәр
Җаным тынычлыкны җуймаса ,
Карап торган газиз балаларым
Шатлыкларга чумып яшәсә.
Мин бәхетле булыр идем , әгәр
Ачы язмыш миңа тимәсә.
Авыр чакта дуслар кулын сузса
Булсын диеп миңа терәккә.
Мин бәхетле булыр идем ,әгәр
 Бертуктаусыз кошлар сайраса.
Болыннарда үскән һәрбер чәчәк
Тәкыядәй чәчкә уралса.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр..
               Яриәхмәт Хәбип җамал

Просмотров: 784 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.7/3
Всего комментариев: 3
3 Гузелия  
0
Бик эчтәлекле эш башкаргансыз. Уңышлар сезгә!

2 Гөлназ Фоатовна  
0
Роза Викторовна! Әфәрин! Миңа бик ошады!

1 Вильданова Лейсан Марсовна  
0
Хөрмәтле Роза Викторвна сезнең эшне конкурста күрүемә шатмын. Уңышлар телим. Милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Марсовна

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...