Главная » 2011 » Ноябрь » 24 » Көмеш каләм:Сибгатуллина Тәгъзимә Мәхмүт кызы ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең китапханә мөдире
12:20
Көмеш каләм:Сибгатуллина Тәгъзимә Мәхмүт кызы ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең китапханә мөдире

Гасырлар аша аваз сала,

 Әби-бабамнарның язмышы.

Бу дөньяда яши-яши,

Нәрсәләр генә күрми адәм башы.

 

Без дә яшибез ил йөзендә

Йөзгә кызыллык китермик диеп,

Яңа буыннарга үрнәк булсын.

Безнең яшәеш, тереклек.

 

Буыннар буенча килә

Безнең нәселгә хас сабырлык,

Тырышлык, намуслык, җаваплылык хисе,

Иң кирәкле, яхшы сыйфатлар.

 

Юкка гына мин үзебезнең нәсел шәҗәрәсен бу шигырь юллары белән башламадым. Чыннан да шушы сыйфатлар безнең нәсел кешеләренә хас сыйфатлар. Еллар үткән саен, тормыш җепләрен сүтә- сүтә, кайбер үзенчәлекләрне , кайбер үрнәк сыйфатларны мин үзебезнең нәсел кешеләрендә, туганнарда күзәтәм. Бу сыйфатлар миңа гына хас түгел, шушы сыйфатларны мин әтидә, әнидә, әтинең бертуган абыйсында, аның кызларында, үземнең кыз туганнарымда, аларның балаларында, үземнең кызымда да күрәм.

       Минем ерак бабаларым чыгышлары белән Бөгелмә өязе Габдрахман авылыннан. Хәзерге вакытта Габдрахман, Түбән Мактама, Югары Мактама авыллары Татарстан Республикасы Әлмәт районына керә.

        Хәзерге вакытта минем әти-әнием, мин гаиләм белән Мактама бистәсендә торабыз. Минем эш урыным да Мактама бистәсендә. Шуның өчен минем бөтен тормышым шушы бистә белән бәйләнгән. Әз гәнә бистә турында язып китмәкче булам.

       Оренбург Казна палатасының архив фондында саклана торган ревизия материалларында (ревизская сказка) Бөгелмә өязе авыллары исемлегендә Түбән Мактама беренче тапкыр 1816 елда

алынган (Оренбург өлкәсе Дәүләт архивы, Фонд -98, 2 нче исемлек, 31 эш, 358 нче бит).

       "Экономические примечания к планам Генерального межевания Бугульминского уезда Самарской губернии” дигән китаптан алынган  кайбер кызыклы мәгълүматлар : Түбән Махтама Махтама елгасының сул ягында , Казаннан Бөгелмәгә таба сузылган олы юл буенда урнашкан... Волостьнең барлык авылларында да мөселмен кануннары буенча зиратлардан ерак түгел мәчетләр салынган... Игеннәрдә арыш бик яхшы уңа, солы, борай, арпа һәм башка бөртеклеләрнең уңышы уртача. Печәнлекләр бик яхшы. Урманда төзелеш һәм утын өчен яраклы имән, каен, усак, юкә, зирәк, карама, чаган, элмә һәм тал агачлары үсә; төзелешкә яраклы агачларның биеклеге 6-8 сажен, юанлыгы 4-6 вершок... Дурасова, Бекетова, Пашкова һәм Казицкаяларның бакыр рудасы чыганаклары була, алардан алынган руда заводларга җибәрелә. Авыл халкының күпчелеге иген һәм терлек үстерү белән, ә кайберләре ефәк, киҗе-мамык һәм йон тукымалар җитештерү белән шөгыльләнә. Товарларны сату өчен күрше-тирә авылларга йөриләр, ә Әлмәт авылында һәр атнаның чәршәмбе көнендә базар эшли. Бирегә төрле авыллардан килеп төрле- төрле товар белән сату итәләр... Ясак һәм йомышлы татарларга җан башы исәбеннән салым салына, ә типтәрләр исә даими атлы типтәр полкын тәшкил итәләр. Оренбург линиясе буенча Кыргыз- Кайсак далаларының форпостларында һәм редутларында каравылда торалар... Хатын-кызлар кыр эшләреннән тыш кул эшләре белән дә шөгелләнәләр: җитен, киндер басасы, йон эрлиләр, киндер, алача, постау тукыйлар, бер өлешен саталар.

     Беренче ревизия материалларында Түбән Мактама авылы турында мәгълүматлар юк. 1744- 1745 елларда Оренбург губернасы Уфа провинциясендә, Казан юлындагы Минзәлә волостендә ревизия үткәрелә. Әлеге ревизиянең документларында берничә тапкыр яңа оешкан Карабаш, Әлмәт, Габдрахман, Мактама авылларының  исемнәре телгә алына. Шул ук елны яңа оештырылган Нәдер волостендә да ревизия үткәрелә.Анда 20 дән артык яңа авыл теркәлә. Икенче ревизия документларында Казан юлындагы Уфа өязе Нәдер волостенә кергән авыллар исемлегендә Мактаба Тамак авылы турында да мәгълүматлар бар.(авылның исеме төрле документларда төрлечә язылган: Мактаба, Махтаба,

Мухтаматамак). Мактаба елгасы янында урнашкан авылда 49 кеше яшәгән.

      Түбән Мактама авылының киңәюенә һәм алга таба үсүенә Казан- Оренбург тракты төзелү зур этәргеч бирә. Әлеге юл ХУ111 гасырның икенче яртысында Екатерина -11 патшалык иткән заманда төзелә башлый. Юл гатъ әһәмияткә ия була, чөнки ул саклану вазыйфасы үти, анда кальга- крепостьларда  хәрби гарнизоннар урнаша. Шулай ук трактта почта станцияләре оеша, алар аркылы патша указлары җибәрелә, чиновниклар ерак Оренбург шәһәренә йөриләр. Казан- Оренбург юлы зур икътисади әһәмияткә дз ия була: ул төбәк белән үзәк арасында элемтә урнаштыру, һөнәрчелек һәм сәүдә җәелдәрү өчен хезмәт итә башлый.

        Минем ерак бабаларым чыгышлары белән крестьяннар. Мал тотканнар, иген иккәннәр, киндер сукканнар. Авылның тарихыннан күренгәнчә авыл халкы нәрсә белән шөгыльләнә, аларга да  җан асрар балалар үстерү өчен шуны эшләргә туры килгән. Ул заманнарда гаиләдә балалар күп булган. Минем җиденче буым бабамның исеме -Хөрести.Аның семьяда 7 баласы булган. Минем бабалар бик тә тырыш, эш сөючән, намуслы , кыю булганнар. Элек бәләкәй генә өйдә бер гаилә булып яшәгәннәр, хәзерге кебек башка чыгу булмаган. Шунда өлкән буын , урта буын да , кече буын да яшәгән. Минем ерак бабам Хөрести дә әти- әниләрендә бала-чагалары белән яшәгән.

      Алтынчы буын бабам Нәҗметдин исемле. Аның алты баласы булган. Нәҗметдин бабай колхозда бригадир булып эшләгән. Кешеләрне, авыл халкын эшкә өндәп йөргән. Аның җиде баласы булган. Бер малаеның исеме –Хөснетдин. Анысы минем бишенче буын бабам. Хөснетдин бабайның беренче хатыныннан 3 баласы булган- Гыйльметдин, Гасимә һәм Талип уллары. Бабайның хәләл җефете үлгәч, бабай үзеннән 30 яшькә кечегә -минем әби Миннебәдәргә өйләнә. Аларның тагын 5 балалары туа- Габдулла (1927елгы), Мәхмүт- 1930 елгы, Шәһит- (1937 -1958) һәм кызлары Минниса-( 1939-1941), Фәрит (1947- 2009). Күп бала табу ул чорга хас күренеш.

     Хөснетдин бабай 1865 елда туа. Ул ике гасыр яши. Х1Х һәм ХХ гасырларда. 1961 елда 96 яшендә, миңа 1 яшь булганда дөнья куя. Мин бабамны гел дә хәтерләмим. Чөнки ул вакытта мин бик кечкенә, бишек сабые гына булганмын.  Әти белән әни сөйләве

буенча мине бабай тез өстенә утыртып сөя торган булган. Бабай бик тә шаян, шук , жор телле карт булган. Әни килен булып әби- бабай йортына төшкәч, бабайның кыланмышларын сөйли. Әнинең калош эченә су салып куюмы, үлгән тычкан баласы салумы, бөтенесен дә бабай эшләгән. Бабай озын гомерлеләр нәселеннән.

      Дүртенче буын – бабайның уртанчы улы- Мәхмүт минем әти була. Ул 1930 елда туган. Хәзерге вакытта Мактама бистәсендә әни бергән бергә гомер итәләр. Әтигә 81 яшь. Эш сөючәнлек минем әтигә дә хас. Әти белән әни үз гомерләрендә 3 йорт салып кергәннәр. Әтинең абыйсы Габдулла абыйда (аңа бүгенге көндә (1927 елгы) 84 яшь. Хәзерге көндә дә исән. Әлмәт шәһәрендә яшәп ята. Минем әти ягынан бик оста балта осталары бар. Кулыңнан эш килмәсә ул вакытта йорт салып керү ай-һай бик тә мәшәкаьтле эш булган. Минем әти Татнефтегазпереработка управлениесендә 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бик күп, орден медаллары бар, хезмәт ветераны. Үзенең нәселендәге тырышлык, хезмәт сөючәнлек. намуслылык хас.

     Өченче буын- мин- Сибгатуллина Тәгъзимә Мәхмүт кызы (кыз фамилиям Нәҗмиева). Хәзерге вакытта мин Мактама бистәсендә Түбән Мактама икенче номерлы урта мәктәбендә китапханәче булып эшлим.

      Икенче буын- минем кызым Тәнзилә. Ул- 1984 елгы. Югары белемгә лаек булды. "Татфондбанк” банкында эшләп декрет ялына чыкты һәм җиденче буынны кияү белән бергә - безнең оныгыбыз Әскарне ( 2011 елгы) үстерә.

 

 

Просмотров: 1080 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.8/5
Всего комментариев: 5
5 Alb  
0
Бик матур инша. Лэкин сезене нэселег Габдрахманныкы иугел бит, э Югары Мактаманыкы.

4 Равиля  
0
Бик матур инша! Тирән эчтәлекле, тарихи кызыклы язма. Зур уңышлар сезгә!!!

3 Гузелия  
0
Бик тирән эчтәлекле эш башкаргансыз, уңышлар сезгә.

2 Гөлназ Фоатовна  
0
Бик тирән тарихи эчтәлекле хезмәт! Безнең арада шундый милли җанлы шәхесләр барда без үз милләтебезне, нәсел чылбырын өзмичә киләчәк буыннарга тапшыра алабыз. Мин сезнең өчен бик шат! Коллегаларыгыз исеменнән Гөлназ Ф.

1 Gala  
0
Молодчина! нужно брать пример !

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...