Главная » 2011 » Ноябрь » 21 » Көмеш каләм: Шымыршы районы, Байтирәк авылы, 9-нчы сыйныф укучысы Хамдеева Румия
19:11
Көмеш каләм: Шымыршы районы, Байтирәк авылы, 9-нчы сыйныф укучысы Хамдеева Румия
Гүзәл дә син, моңлы да син, туган як!
 Безнең яклар кебек гүзәл як бер җирдә дә юктыр ул.
 Туган җирем – алтын бишек дип бердә юкка гына әйтмәгәннәрдер инде ул.Бу дөрес бит. Мин дә туган җиремне, туган авылымны алтын бишеккә тиңлим. Минем туган җиремнән дә гүзәлрәк җир юктыр дим мин. Без җәен дә, көзен дә, кышын да, язын да урманга еш йөрибез. Ул һәр ел фасылында үзенә күрә аеруча матур, серле, могҗизалы. Без еш кына кичләрен урманга ял итәргә барабыз. Кояш, алсуланып, урман артына таба тәгәри. Без урманга тиз барып җитәбез, чөнки авылга ул бик якын. Утыннар җыеп килеп, учак кабызабыз. Учак утының дөрләп янган телләре югарыга үрмәли. Күк йөзе инде бихисап йолдызлар белән чуарланган. Шул йолдызларга таба учактан йолдызлар булып кочак – кочак ут чаткылары оча. Бу төнге һавада шундый матур, гаҗәеп гүзәл күренеш. Җирдәге учактан күккә таба очкан чаткы – йолдызлар күктәге йолдызлар белән кавыша кебек. Моңа исең китеп карап утырасың. Якты учактан эсселек биткә бәрә, ә урман эченнән арка салкын һаваны тоя. Учак әкрен генә сүнә. Без аңа тагын чыбык – чабык өстибез, бөтен дөнья яктырып китә, караңгылык тагын артка чигенә. Әйе, рәхәт заманда яшибез. Ә бит шундый заманалар булган, кешегә урманнан бер чыбык та алырга рөхсәт ителмәгән. Сугыш еллары искә төшә. Без аны күрмәгән, тик китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Әби – бабайлар сөйләгән сүзләрдән беләбез. Кеше ачлыктан гына түгел, салкыннан да тилмергән бит. Ә без бүген рәхәтләнеп ял итеп утырабыз... Ут яктысы тирә-якны, серле, могҗизалы урманны яктырта. Без зур, калын, мәһабәт, биек нарат төбендә утырабыз. Ничә яшьләр бар икән аңа? Ул шулкадәр калын, берничә кеше килеп кочакласа да, кочаклары җитмәс кебек. Аяк астында дымсу үлән. Караңгы... Елга ягыннан ялгыз үрдәк тавышы ишетелә дә тынып кала. Аңа каршы ниндидер кош, җавап биргән кебек, кычкырып куя. Җил исеп куя. Җил бөтерелеп килеп учактагы утны кузгата. Көлтә-көлтә ут чаткылары югарыга атыла. Алар караңгылыкка күтәрелеп юкка чыгалар. Ерак түгел елга суының аккан тавышы ишетелә. Дулкыннар бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә алга таба йөгерәләр. Су аккан тавышка каяндыр ат кешнәгән тавыш килеп кушыла. Ул да түгел төнге тын һавада ат тоягы тавышы ишетелә һәм ул ераклаша башлый, бөтенләй юкка чыга. Күңелдә ниндидер шомлы хис уяна. Куркып калтырап куясың... Һәм тынычланасың. Синең яныңда дусларың бит. Шулай да куркыныч . Моны яшереп булмый. Күз алдына албасты, убырлы карчыгы, шүрәле килеп баса. Алар шул караңгылыкта сине сагалап торырлар да килеп чыгарлар төсле тоела. Күктә ялгыз ай йөзә. Ул бөтен ураманны көмеш нурларына чумырган. Күңелгә шом өстәп ябалак кычкырып куя. Аның кычкыруы күңелдәге курку хисен көчәйтә. Син ирексездән сискәнеп куясың. Ай нурлары астында бөтен дөнья көмеш төскә кергән. Бу искиткеч матур күренеш. Үзеңне әкияттә кебек хис итәсең . Җирдә айның көмеш тәңкәләре уйный, алар күз камаштыргыч тизлек белән җемелдәшәләр. Бөтен җирдә тереклек барлыгы, җан ияләре яшәгәнлеге сизелә. Баш очында гына нәрсәдер очып киткән кебек тоела. Бу тиен. Без киткәнне көтә-көтә түземе бетте бугай...Ай яктысында аның күрше агачка сикергәне генә күренеп кала. Бу шулкадәр тиз эшләнелә, аңлап та өлгереп булмый. Кыштырдаган, шытырдаган, шуышкан, очкан авазлар ишетелә. Тормыш бөтен җирдә бар, ул бернигә дә карамый дәвам итә. Агачлар арасында ике ут ноктасы күренә. Нәрсә икән ул? Бер күпмедер вакыттан алар юкка чыгалар. Урман исе, төрле агачлар исе борынга килеп бәрелә. Хуш исләрдән баш әйләнә башлый. Үзеннән-үзе күзләр йомыла, син йокымсырый башлыйсың. Дусларның тавышлары ерагая бара һәм син рәхәт йокыга таласың. Ләкин бу рәхәтлек озакка бармый, дуслар көлешә башлыйлар. Син авырлык белән генә күзләреңне ачасың. Синнән көлгәнне аңлыйсың, ләкин сер бирәсең килми, аларга кушылып көлә башлыйсың. Көлгән тавышлар еракка тарала һәм урман да сиңа көлеп җавап кайтара. Вакыт тиз уза. Көнчыгыш ягында күккә тоташ алсулык йөгерә. Менә әкрен генә зур кызыл кояш күтәрелә башлый. Кояшның ал нурлары башта агач башларына куна, аннары, үрелеп, без утырган урынга карый. "Сез һаман да мондамыни әле?” – дигән кебек текәлеп карап тора да тагын үз эшен дәвам итә, урман эченә сузыла. Иртәнге һава салкынча. Көз якынлашып килгәне сизелә. Еракта киек казларың каңгылдавы ишетелә. Без учакны сүндереп, үзебез белән алып килгән әйберләрне җыябыз, аларны калдырмыйбыз. Урман безнең өебез бит ул, ә туган өй һәрвакыт чиста булырга тиеш. Китәсе килми. Ләкин кайтырга. Без серле урманнан чыгып, артыбызга борылып карый-карый авылга таба атлыйбыз . Урман шаулап куя. Кайсыбыздыр: " Сау бул, урманым минем! Рәхмәт сиңа! Әле без тагын килербез сиңа!” – дип кычкыра. Күңел күтәренке тойгы белән тулы. Бу урманда төн куну белән бәйле. Шул хәтле көчле хис-тойгылар, аларны аңлатып биреп буламы соң? Әкренләп бөтен дөньяны каплаган алсу төс юкка чыга. Авыл ягыннан көтүче чыбыркысының шартлавы ишетелә. Димәк, көтү чыккан. Трактор, машина гөрелдәве ишетелә. Авыл уянып, көндәге мәшәкатенә чума. Әйе, матур да, серле дә, ямьле дә авыл җире. Мин авылда туып – үскәнемә бик шат. Әгәр мин шәһәрдә туган булсам, шундый матурлык эчендә үскән булыр идемме? Моны таный, аңлый белер идемме? Тиздән мин мәктәпне тәмамлыйм. Мине бер нәрсә куркыта: туган җиремнән аерылып китә алырмынмы, бу гүзәллекне ташлап китә алырмынмы? Тормыш дәвам итә. Мин укуымны дәвам итәр өчен шәһәргә китәргә кирәклеген аңлыйм. Шулай да... Күңел ямансулый, моңлана. Авылга якынлаша барабыз. Инде күбебез үзләренең юллары белән киттеләр. Мин әкрен генә атлап үз урамыма керәм. Өемә якынлашам. Җирдә тал яфраклары... Димәк, көз быел иртә килә. Бакчадагы балан, миләш куаклары да үзгәргән ләбаса! Аларның барысына да саргылт төс йөгергән бит! Моңсуланып китәсең. Өйгә кереп, йомшак мендәргә килеп капланасың. Күз алдында һаман урман. Ул шаулый, ул үзенә чакыра, анардан аерылып булмый. Шуның тәэсире астында әкрен генә йокыга таласың. Синнән дә бәхетле кеше юк сыман тоела. Ә урман һаман колак төбендә шаулый, урман үзенең үлмәс җырын җырлый. Шымыршы районы Байтирәк мәктәбенең 9 –нчы класс укучысы Хамдеева Румиянең Көмеш Каләм конкурсына язган сочинениесы.
Просмотров: 693 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Тукайдан  
0
Сочинениең бик матур язылган, тик кызганычка каршы конкурс темасына туры килми.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...