Главная » 2011 » Ноябрь » 12 » Көмеш каләм:Татарстан, Апас районы, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы
19:57
Көмеш каләм:Татарстан, Апас районы, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы

"Илен белмәгән - игелексез,

халкын белмәгән - холыксыз,

нәселен белмәгән - нәсәпсез"                                                        

   Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларыннан берсе, мөгаен, Туган илеңә, төбәгеңә, йортыңа булган тирән мәхәббәттер.

   Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез", -дип халык юкка гына әйтмәгән. Адәм баласы үзенең 7 буын бабасын белергә тиеш, дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының, үз нәселенең чыгышын белә.

   Шәҗәрә аркылы халык ата - бабаларының дәвамчысы булуына төшенгән. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы.  Борынгы фикер ияләреннән берсе: "Нәселен белмәгән кеше начарлыклар эшләүдән тартынмас, чөнки оялыр кешесе юк; яхшылыклар да эшләмәс – горурланыр кешесе дә юк”, - дигән. Чыннан да, халыкта "бу кем баласы?”- диеп сорагач, "шул кешенеке яки шул нәсел баласы,” – дигәннәр.  Шәҗәрә сүзенең төп мәгънәсе – нәсел-ыру тарихы, тамырлары белән тирәнгә киткән  меңъяшәр агач. Тамырсыз агач булмый, шуңа һәр бала үз нәселен белергә, үз нәселе белән горурланырга тиеш.  Җиде буын бабаңны белү – һәр мөселман өчен фарыз. Һәрберебез  үзенең нәсел тарихын белергә, ә өлкәннәр балаларга нәселдәге шәхесләр турында сөйләргә тиеш. Яхшылыклар эшләү, начарлыклар эшләмәс өчен безгә дә үз нәселебезне, ата-бабаларыбызны белергә кирәк. Кешеләр бик күп буыннарны хәтерләрендә тотсыннар өчен, туганлык мөнәсәбәтләре өзелмәсен өчен шәҗәрә уйлап тапканнар.

  Шәҗәрә ясауның башы туган-тумачалар белән телефон аша сөйләшеп нәселең турында мәгълүмат туплаудан башлана. 4 буынның шәҗәрәсен төзер өчен архивка барып йөрисе түгел. Хәтта 5 буыны да исән туганнар аша эшләп була. Ә менә 6-7нче буынга керсәң, махсус архивларга бармыйча булмый.  Кеше тормышы яшәү һәм үлем белән генә чикләнми. Чын яшәү ул - үз исемең аша нәселеңне, аның матур сыйфатларын дәвам итә белү. Шул мәгълүм: тамырлары нык булмаган кеше тормыш зилзиләләренә каршы тора алмый. Юкка гына шәҗәрә "агач” мәгънәсен аңлатмыйдыр. Тамырлары нык булган агач көчле җилләргә дә бирешмәгән кебек, үз асылын аңлаучылар, үз тамырларын тоючылар тормышта да югалып калмыйлар. Тамырлар ул–безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары, гаилә традицияләре, бабаларыбызның данлыклы эш-гамәлләре, ниһаять, ул синең фамилияң, кушаматың, нигезең, халкың, Ватаның. Кайбер гаиләләрдә иске альбомнар, гаилә ядкярләре, чүп-чарга саналып, аяусыз рәвештә юкка чыгарыла. Ә бөтен нәрсә үз-үзеңне хөрмәт итүдән башлана. Үз-үзен хөрмәт итәргә теләмәгән кешегә гаилә дә, нәсел дә, Туган ил дә кирәкми.

  Минем туган авылым Кормаш табигатьнең иң матур почмагына, тигез урынга урнашкан.  Бер ягында катнаш урман, икенче ягында нарат урманы гөрләп үсеп утыра. Аз гына читтәрәк Иделгә коючы Зөя елгасы ага. Ә инде Зөя елгасын тулыландыру максатыннан тырышып, авылымны ике тигез өлешкә бүлеп  тыныч кына агып ятучы Бия елгасы авылым гүзәллеге булып тора. Авылымда  алдына куйган һәр максатына ирешә торган тырыш, хезмәт сөючән, уңган кешеләр яши. Алар нигездә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар инциклопедиясе институты чыгарган "Татарстан Республикасының торак пунктлары” дигән китапта (Казан, 1997ел) Кормаш турында шундый мәгълүмат бирелгән:

"Кормаш-Зөя елгасының сулъяк кушылдыгы булган Бия елгасы  буендагы авыл. Апастан 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда (1992 елда) 282 кеше яшәде. Барысы да- татарлар. Авылга XVII гасырда нигез салынган. Мәчет бар. Халык игенчелек һәм хайван асрау белән шөгыльләнә»

 Кормаш авылына 1450-1460 еллар тирәсендә шәһри Болгар ягыннан күчеп килгән гайрәтле вә үҗәт Кормаш исемле кеше тарафыннан нигез салына. Баштагы чорда йортлар саны уннан артмый. Тора-бара исә нәсел ишәя-арта башлый.

 Кормаш бабай нәселендә алты буын бар. Болар: Госман, Мәзирша, Гапсаттар, Гапделгаффар, Мөхәммәткәрим, Әхмәт.  Авылның иң зур нәселе булып Гапсаттар нәселе санала. Аны икенче төрле Кәли нәселе дип йөрткәннәр. Кәлинең 12 улы булган. Минем өченче буын бабам Нигъмәтулла шушы Кәли нәселеннән.  Гашыйгулла, Галимулла, Сәлимулла, Сабира -  Нигъмәтулланың балалары булган.  Ә инде шуларның берсе, Сәлимулласы минем дәү әтием.  1930 ел ахырында  авылда колхоз оеша. Сәлимулла дәү әтием беренчеләрдән булып колхозга керә, ягъни абзарындагы ике атның берсен, капканы киереп ачып, "Син хәзер минеке түгел, бар җаным мирнеке булырсың”- дип чыгарып җибәрә. Ул искиткеч киң күңелле, мәрхәмәтле кеше була. Мүшки дигән авылдан дәү әнием Гайнелхәятне хатынлыкка  алып кайта. Алар  бик матур гомер итәләр, өч ир һәм бер кыз бала үстерәләр. Иң олы уллары Мөхәммәт минем  әтием 1924 елда туган.  Дәһшәтле сугыш башлангач, әтиемне сугышка алалар. Туган ягыбызга иң кадерле "Җиңдек!” сүзен алып кайтучылар   арасында минем әтием дә бар.

 Ул 2 группа  сугыш ветераны иде. Кызганыч, җиде  ел элек 80 яшендә вафат булды.  Унсигез яшендә, 1942 нче елда, сугышка киткән егет Курск дугасы янындагы  көрәштә каты яраланып, бер ел госпитальдә ятканнан соң, 1946 нчы елда култык таякларына таянып туган йортына кайта. Әтиемне гомер буе протез аяк белән йөрергә мәҗбүр иткән  аяусыз сугышка мин әле дә ләгънәт укыйм. Аның күкрәге тулы медальләренә карап әтиемне батыр итеп саный  һәм чиксез горурлана идем.

Әнием Мөнирә ягыннан булган бабаларым да бик тыйнак, тәртипле кешеләр булганнар. Әниемнең әтисе Сабир дәү әтием исеме кебек үк бик тә сабыр, гадел кеше  булган.  Авылда  иң  оста аркан ишүче булган ул. Дәү әнием Миңлегаян белән ике ул һәм дүрт кызын тырыш, хезмәт сөючән, карусыз итеп үстергәннәр. Шулай ук дәү әтиемнең әтисе Гомәр бабам да  хәләл көче белән яшәгән.

 Әтием Мөхәммәт белән әнием Мөнирәнең нәсел дәвамчылары булып без биш баласы бар.  Ике абыем, ике апамнан соң  мин туганмын.  Улым Илназның ике яклап та тыныч, тәртипле, хезмәт сөючән, сау-сәламәт кешеләрдән генә торган нәселебез  белән  горурланырга тулы хакы бар.

 Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, тәрбия сәгатьләрендә укучыларның нәсел тарихлары белән кызыксынуларын арттыру, туган якка, үз нәселенә, ата-бабаларына, гаилә традицияләренә тугрылыклы булу, шәҗәрәләр төзү тарихы белән таныштыруны да  максат итеп куям. Һәр бала үзенең нәсел шәҗәрәсен төзи алсын, һәм нәселе белән горурлансын иде. 

Балалар бит үз нәселе тамырларын барлау аша, ата-бабалары белән горурланырга, киләчәген дөрес билгели белергә өйрәнә. Элек бит гаиләне нәсел җепләренә карап төзегәннәр. Шуңа күрә гаиләләр нык, тату булган, таркалмаган. Агач -тамырлары белән көчле.

 

Просмотров: 1847 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 2
2 Айгөл  
0
Хәерле кич, Фәрит әфәнде!
Сезгә “Көмеш каләм” бәйгесендә барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Катнашучылар, аларның географиясе бик киң! Димәк, татар йокламый, яши! Әлеге бәйгене игълан итеп Сез күпме кешене үз нәсел-нәсәбен барларга өйрәттегез, әби-бабайлары, туганнары белән күрештердегез. Рәхмәт Сезгә! Татарстанда читтә яшәүче татарлар, аларның эшчәнлеге шәхсән мине һәрвакыт сокландыра. Киләчәктә дә Сезнең бар башлангычыгызда уңышлар юлдаш булсын, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!
P.S. Сезнең шундый бар нәрсәне дә вакытында эшләп, русча әйтсәк “оперативно” эшләвегез сокландырырлык.

1 Admin  
0
Исәнмесез! Искиткеч кирәкле, мәгънәле эшкә алынгансыз. Бәйгегездә укучылар гына түгел, төрле яшьтәге кешеләрнең катнашуы да бик әйбәт.
Мин 1993 елдан бирле рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам.“Әхлак тәрбиясе-мәңгелек төшенчә” дип исемләнгән түгәрәк эше алып барам. Минем укучыларым да катнашыр дип уйлыйм, чөнки өйгә эш итеп шуны бирдем. Максатыгыз әйбәт, уңышлар юлдаш булсын. Күтәренке кәеф, сәламәтлек теләп калам. Ихтирам белән Фирая Хисамова.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...