Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Көмеш каләм:Чичкан авылы, 10 сыйныф укучысы Мухаметшина Ләйсән эше.
22:11
Көмеш каләм:Чичкан авылы, 10 сыйныф укучысы Мухаметшина Ләйсән эше.

Һәр милләт кешесе үзенең

Үткәнен белсен, үз тарихы белән

Дус булсын. (Р. Фәхреддин)  

Шәҗәрә сүзе колакка кергәч, минем күз алдына зур, биек, киң ботаклы, күп яфраклы, нык тамырлы агач килеп баса. Минемчә, һәрбер кеше үзенең нинди тамырдан чыкканын белергә тиеш. Үткәне юкның киләчәге дә юк дип әйткәннәр бит борынгы бабаларыбыз. Алтын сүзләр!

Безнең шәҗәрәбез бик тирән тамырлы. Мин, әлбәттә, барысын да белеп бетерә алмыйм. Минем туксан дүрт яшлек карт әбием бар (1917 нче елың 5 нче апрелендә туган). Аның аңы-зиһене, аллага шөкер, бик яхшы әле. Ул безнең нәселебез кемнән башланганны, кемнәр кемгә өйләнгән, ничә балалары булган, исемнәре ничек булган, кемнәр ничәнче елны туган, үлгән – барысын да исендә тотып миңа сөйләгән чаклары бар.

Карт әби сөйләве буенча, безнең нәселебез Забир бабайдан чыккан. Забир бабайның малае Мифтахетдин, аның малае Мөхәммәтша.Мөхәммәтша бабайдан туган Мөбәракша, Рахим, Гаделша. Мөбәракша белән Рахим өйләнеп гаилә корганнар, Гаделша яшь егет чакта сугышта һәлак булган. Рахим бабай минем бабайның әтисе була, әле исән булган карт әбинең ире була инде. Карт әбиемнең исеме – Шәфика. Шәфика әби белән Рахим бабайның ике балалары туа: Рәис (минем бабай, 1943 нче елның 8 нче апрелендә туган) һәм Рузалия. Рузалия кечкенә чакта чирләп үлә. Шәфика әби, малае дүрт яшенә җиткәч, иреннән аерылып кайта, Рәис бабайны үзенең туган йортында тәрбияләп үстерә. Рәис бабай үсеп җиткәч, аналы-уллы Әрдәмән урамыннан җир алып, үзләренә йорт куеп, шунда яшәргә чыгалар.

1969 елны Рәис бабай Наҗия әбигә өйләнә. Наҗия әбиемнең туган елы 1952 нче елның 23 нче марты. 1971 елның 11 гыйнварында Миләүшә исемле кызлары , 1973 елның 7 августында Рәшит исемле малайлары,1975 елның 3 ноябрендә Илфак исемле малайлары туа. Бугенге көндә алар барысы да исән, үз гаиләләре белән яшиләр, балалар үстерәләр.

Рәшит исемле малайлары-минем әтием була. Ул 1980 нче елны Чичкан мәктәбенә укырга керә, өлкән классларны Чурачык урта мәктәбендә укый 1990 нчы елны мәктәпне тәмамлап, Канаш шәһәренә укырга китә. Анда училещеда укый, авыл төзелеше мастеры булып чыга. 1991-1993 елларны Астрахань шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. Аннан күп кенә Мактаулы кәгазьләр белән старшина исеме алып кайта. Солдаттан кайту белән 1993 нче елның декабрь аенда Комсомол районында РОВД га милиционер булып эшкә урнаша.

Башта бер ел патруль хезмәтендә эшли (ППС), аннан бер ел вакытлыча тоту  изоляторында (ИВС) эшли, шуннан соң бер ел тирә-як авылларда участковый булып эшли. 2000 нче елдан алып 2010 нчы елга хәтле патруль хезмәтнең  командиры булып эшли. 2011 нче елның гыйнвар аеннан бирле ИВС урынбасарының ярдәмчесе булып эшли. 2011 нче елның 10 июлендә әти Чечня Республикасына алты айга командировкага китте. Алар анда тыныч яшәүче халыкны тәртип бозучы бандитлардан саклыйлар. Әти хезмәт итүе өчен Рәшит Нургалиев исеменнән грамота белән бүләкләнгән, төрле медальләргә лаек булган: медаль " За службу на Северном Кавказе”, медаль " За доблесть в службе 1, 2 степени”, медаль " участнику КТО”.

Мин әйтергә онытканмын: әти 1995 нче елның 23 мартында әнием Венерага өйләнә. Әнием 1975 нче елның 3 нче июлендә Урмай авылында Алиуллин Хасият һәм Эльмира гаиләсендә дөняга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Чабаксарда техникумда бухгалтерга укый. Әмма әни үз профессиясе белән бер көн дә эшләмәгән, чөнки укып чыккач ук әтиемә кияүгә чыккан. 1996 нчы елның 19 нчы гыйнваренда  мин туганмын, 2004 нче елның 24 нче июнендә энем Нурфат туган.

Мин үзебезнең гаиләбезне бик яратам. Мин әни, әти белән горурланам. Алар икесе дә энем белән минем өчен  бик яхшы кешеләр, икесе дә эшчәннәр, тырышлар, бер-берсен яратып, ихтирам итеп яшиләр. Энем белән минем тормышым яхшы булсын өчен, алар армый-талмый хезмәт итәләр. Алар ихтирамга лаек кешеләр, үз нәселләренә алар беркайчан да кара тап төшермәсләр. Мин дә аларның битенә кызыллык китермәскә тырышырмын, үз нәселемнең лаеклы бер кешесе булырмын, Алла теләсә.

 

Просмотров: 594 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...