Главная » 2011 » Ноябрь » 16 » Көмеш каләм :Татарстан, Әлмәт районы, Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназ һәм Айназ
21:42
Көмеш каләм :Татарстан, Әлмәт районы, Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназ һәм Айназ

:  сәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел"

   Бу шигъри юллар юкка гына җыр сүзләренә әйләнмәгәндер.

   Һәрбер кеше үзенең үткәнен белмәсә, аның киләчәге юк, дип уйлыйм мин.

   Мин үземнең әнием туганнары ягын тикшереп карыйсым килә. Җиде буын әби-бабайларын тикшереп бетерә алмасам да, белгәннәремне, бабамның әнисеннән – карт әбиемнән ишеткәннәремне әйтәсем килә.

  - Кеше гомере бик тиз үтә ,- дип сөйли минем әби, кеше яхшылыктамы, начарлыктамы яши, ләкин гомер – аккан су кебек, үтә дә китә.

   Карт әбиемнең әтисе, Нуриев Гарип, коллективлашу вакытында Түбән Мактама авылында халык ачлыкка интегеп яшәгәнен күреп, колхоздан һәрбер йортка бер стакан он тарата. Бу уе аның чынга аша, чөнки балалар ачлыктан шешенеп үлүләренә битараф кала алмый ул.

   Он тарата башлау белән, Гарип бабайга, ярты сәгать вакыт эчендә Әлмәткә килеп җитәргә кушыла. Бу аның өйдән бөтенләйгә китүе була. Ул Бөгелмә шәһәрендәге төрмәдә үпкәсенә салкын тиеп үлә. Бүгенге көндә Түбән Мактама бистәсенең бер урамы аның исемен йөртә.

   Бабайның хатыны һәм биш баласы ятим кала. Оркыя әби,  карт әбиебезнең әнисе, бөтен көчен балаларын үстерүгә, кеше итүгә багышлый. Көн дими, төн дими, эшли дә эшли. Көн артыннан көн үтә, авырлыклар белән үсеп, балалары кул астына керә башлый.

   Мисбах исемле малае Бөгелмәгә ат белән йөреп укый башлый, аның теләге белем алу була. Шулай йөри – йөри ул минингит белән авырый башлый һәм тиздән вафат була.

    Инде бу кайгыны ничек күтәрергә дигән көннәрдә, Бөек Ватан сугышы башлана, һәм икенче малае үзе теләп, яшен зуррак күрсәтеп, сугышка китеп бара. Бу малае да исән – сау кайта алмый.

Ике кызы һәм улы белән яши Оркыя әби.  Кызы Асия Бөгелмәдә укытучылык курсларын тәмамлап, Тайсуган авылында укыта башлый һәм шунда ук Габделхак исемле егеткә кияүгә чыга. Бүгенге көндә Мактама бистәсендә гомер кичерәләр, аларның ике кызы һәм бер уллары матур гына әти-әниләренә ярдәмләшеп яши.

   Улы Мидхәт укып, Зәйнәп исемле тыйнак, сөйкемле кызны очрата һәм тату гаилә корып җибәрәләр. Аларның ике уллары туа. Бүгенге көндә Мидхәт абый инде вафат. Ә уллары, Рафаил һәм Рөстәм абыйлар, Әлмәттә яшиләр, аларның үз гаиләләре, балалары бар.

   Мәлләфә әби, карт әби, дип йөрибез без аны, бик яшьләй колхозда хезмәт юлын башлый. Бик ягымлы, сөйкемле була безнең әбиебез, шуңадыр да аны Әдһәм исемле авыл егете кулыннан ычкындырмый. Алар өйләнешеп, өч балалары : ике малай һәм бер кыз туа. Ләкин карт әбиебез 32 яшендә аяксыз кала. Өч бала һәм гарип хатын тәрбияли карт бабабыз.

   Шушы балаларның берсе – безнең бабабыз  Нияз. Ул әниемнең әтисе. Нияз бабабыз гомер буе нефтяник булып эшли. Бүгенге көндә алар әбиебез Рәзинә белән лаеклы ялда. Алар үз балалары Илшат һәм Гүзәлиягә, оныкларына һәрвакыт ярдәмләшеп яшиләр.

   Мин уйлыйм, безнең әби- бабай кебек тату гаиләдә үскән балалар да бик бәхетле дип. Мин моңа инанып яшим, чөнки үзебез дә бәхетле гаиләдә үсәбез. Әни әйтә: " Безнең бәхеткә күз генә тимәсен”-ди.

   Без үзебез дә исән – сау үсеп, әти-әниләребез кебек гаилә корып, бәхетле яшәсәк иде һәм әлбәттә, ата- ананы хөрмәт иткән бала гына бәхетле буладыр бу җирдә.

   Тәүфыйклы, бәхетле, акыллы булып яшик!

Просмотров: 651 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.8/6
Всего комментариев: 9
9 Оксана  
0
Девочки, я рада за ваш оптимизм. Удачи вам!

8 Лилия  
0
Афәрин, кызлар! Бик яхшы эшегезне башкаргансыз. Уңышлар, сезләр.

7 Айназ  
0
Бик матур, искиткеч, бик матур!!!

6 Энже  
0
Отлично, просто супер))) Мне очень нравится)) Продолжайте в том же духе!

5 Дилбэр  
0
Искиткеч матур, эчтэлекле, уйландыра торган. Килэктэдэ шундый язмаларыгызны котеп калам.

4 Ленар  
0
Просто отлично! Молодцы!

3 Гөлназ  
0
Кызларның киләчәктә бәхетле булуларын телим. Теләкләрегез кабул булсын!

2 Алсу  
0
Рәхмәт кызлар! Кечкенә генә булсагыз да бик зур хезмәт эшләгәнсез!

1 Гузелия  
0
Гөлназ, Айназ! Шаҗәрәгез бик эчтәлекле килеп чыккан. Киләчәктә дә уңышлар сезгә. Әфәрин!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...