Главная » 2011 » Ноябрь » 9 » Көмеш каләм: ТатарстанӘтнә районы ,Иске Өҗем авылы, 10 нчы сыйныф укучысы Рәхмәтуллин Рифат
09:56
Көмеш каләм: ТатарстанӘтнә районы ,Иске Өҗем авылы, 10 нчы сыйныф укучысы Рәхмәтуллин Рифат

 Мин Казан артындагы борынгы авылларның берсе булган Иске Өҗемдә туып үстем. Аның һәр нигезенә, тау башындагы  олы зиратына, хәтта ташлы басуларына да тарих серләре яшеренгән. Әле узган көздә генә күренекле галим Фаяз Хуҗин Зират өсте кырында табылган каберлекне Татарстандагы иң борынгы тарихи истәлек, дип китте.

Ул вакытта ук минем әби- бабаларым яшәде микән биредә, әллә соңрак килеп төпләнделәр микән? Анысын белеп булмый, әмма нәсел шәҗәрәбезнең миңа мәгълүм булган иң борынгы вәкилләре- Җабали, Уразмөхәммәтләр Иске Өҗемдә 16 нчы гасырда яшәгәннәр инде. Авыл зиратындагы иң иске кабер ташлары да шул чорга карый. Халкыбыз тарихында авыр, караңгы чорлар булган бу. Урыс яуларыннан качып котылучылар безнең яктагы караңгы урманнарга сыенганнар. Авылыбыз исемен дә "һөҗүм” сүзеннән алынган, диләр.

Шул заманнардан бирле гомер- гомергә бездә халык иген иккән; терлек асраган; сәүдә иткән; белемле, динле булган. Минем бабаларым да бер кулларына- сука, икенче кулларына китап тоткан. Рәхмәтиләр- Иске Өҗемнең буыннан- буынга килгән муллалар нәселе, Бәшир бабабызны Шиһабетдин Мәрҗани үз китабында искә  алып үтә.

Шулай яшәп,  татарларда күтәрелеш еллары булган 20 нче йөз башы җитә. Бабабыз Абдулкасыйм Рәхмәти  атаклы "Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, туган авылына кайта.  Әтисе Фазыл  хәзрәт, дөньяларның кая таба барганын чамалап, аның өчен җәдит мәктәбе салдыра, авыл балалары шунда белем ала башлый. Ике катлы мәчет тә төзетә, үзе үк шунда имам була. 1914 нче елда оныгы Рәшитне, рус гимназиясендә укыту өчен, ерак Петропавловскига җибәрә.

Әмма аның хыялларына тормышка ашу насыйп булмый. 1917 нче елда илнең асты- өскә килә. Гомер буе тир түгеп тапкан маллар ятлар кулына күчә, мәчет манарасы киселә. Фазыл хәзрәтнең, Совет власте урнаштырып йөргән коммунистларны җәзалап үтертүдә гаепләп, башына җитәләр.

Аклар ягында сугышып йөргән оныгы Рәшит тә Харбинга чыгып качарга мәҗбүр була. Әмма татар нинди генә сәбәп белән читкә сибелмәсен, кайда да югалып калмый. Ятлар арасында яшәсә дә, телен дә, динен дә җуймый. Рәшит Рәхмәти дә 1923- 1928 нче елларда Берлин университетында укый, Гитлер властька килгәч, Төркиягә күчеп килә. Озак еллар Истанбул университетында эшләп, дөньякүләм мәшһүр галимгә әйләнә. Әмма гомере буе туганнарын, авылын сагынып яшәсә дә, аңа илгә кайтулар насыйп булмый.

Сталин заманнарында Рәхмәтиләр нәселе кара исемлектә йөри. Аларны мәктәптән башка уку йортларына якын китермиләр. 60 нчы елларда Рәшит абый ниндидер юллар белән сеңлесе Мәдинәгә хатлар җибәргәли. Карт  әбием Мәрьям белән Мәдинә апа ул хатларны укыгач та яндыра торган булганнар.

Бөек Ватан сугышы елларында Рәхмәтуллиннар зур югалтулар кичерәләр. Фазыл бабайдан калган  ике катлы йортны, ягып җылытып булмагач, кечерәйтеп салалар. Рәшит Рәхмәтинең бер энесе Фәрит төрле музыка коралларында уйнарга сәләтле була, сугышка китеп, шунда ятып кала. Икенче энесе- минем карт бабам Мәликне Казанга хәрби заводка җибәрәләр. Ул анда авыр эштән авырый башлый һәм вафат була. Маһинур, Хәдичә, Мәдинә апалар тылдагы хезмәт авырлыгын ябык иңнәре белән күтәреп, чәчүлек орлык ташыйлар, окоп казыйлар, урман кисәләр- Җиңү көнен якынайталар.

Сугыштан соң авыллар бушый башлый. Бабаемның бертуганы Сөнгать  тә, сугыштан исән- сау кайту бәхетенә ирешсә дә, авылдагы бик авыр тормышны күреп, Урта Азиягә китеп бара.

Рәхмәтуллиннар нәселеннән авылда минем дәү әтием Рөстәм белән Мәдинә апа гына кала. Бабаем гомере буе колхозда эшли, әбием Сания мәктәптә балалар укыта. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Шуларның төпчеге- минем әтием-  Рәхмәтуллиннарның төп нигезендә яшәп кала.

90 нчы еллардан соң әтигә Төркиядәге туганнары белән аралашу насыйп була: Рәшит абыйның кызы һәм оныклары Казанга  кайталар.

 Бүген энем Рәлис белән мин-  Рәхмәтиләр нәселенең төп дәвамчылары. Без гаиләбез бишеге булган Иске Өҗемдә яшибез, мәктәптә укыйбыз.   Илебездә нинди генә катлаулы чорлар булса да, авылыбыз һәм нәселебез тарихы дәвам итә

Мин  гаиләбез турында әбием, бабаемның бертуганы Рәхимә апа сөйләгәннәрдән һәм "Рәшит Рәхмәти Арат” китабыннан укып белдем һәм чын күңелдән шундый нәселдән булуым белән горурланам.

Просмотров: 1242 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 2
2 Мишәр бабае  
0
Татарстанныкыларга әдәби телдә язарга җиңелрәк шул, безнең мишәр оланнары белгәннәрен дә кәгазьгә язарга куркып торалар. Все-таки, Фәрит улым, бу ярышны үзебезнең Чувашиядә генә уздырырга иде, үзебез оланнар арасында гана.

1 Урмай кешесе  
0
Искиткеч ! Шундый шәп итеп язылган.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...