Главная » 2010 » Май » 1 » Күңел бәйрәм тели
07:58
Күңел бәйрәм тели
   

//ГӨЛСИНӘ ХӘБИБУЛЛИНА//

Календарьда "кызыл” көннәр, ягъни бәйрәмнәр, арткан саен, миңа калса, аларның кыйммәте кими бара кебек. Күбесенең бар "дәрәҗәсе” шул ял көне булуда. Ул инде кызыл белән язылмаган бәйрәмнәрне әйтеп торасы да юк. Мондый бәйрәмнәрне кемнәр уйлап бетерә икән дигән дәрәҗәгә җиттек, ахрысы. Кызганычка, аларның саны һаман да артуга бара. Моннан кем ота яки кемгә кирәк?

Бәйрәм булгач, ул инде шушы исемгә лаек булырга, ягъни һәркем көтеп алырлыкка әверелергә тиештер бит. Ярый әле, шушы хакыйкатькә җавап бирерлек, бөтен кешенең җанын "уята” торган Гает бәйрәмнәребез, балалар көтеп ала торган Яңа ел, Сабантуйларыбыз бар. Тагынмы, 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәрендә (игътибар итсәк, еллар дәвамында үзгәрешсез калып, канга сең­гән алар) бераз җанланып алабыз икән әле.

Ә элекме? Ул чакта календарьда кызыл белән билгеләнгән бәйрәмнәр бармак белән генә санарлык һәм аларны һәр мәктәп баласы яттан белә, зарыгып көтә иде. Әлеге бәйрәмнәргә алдан ук күтәренке рух салына, шуңадырмы, алар ме­нә, чыннан да, илкүләм бәйрәмгә әйләнә иде. Бүген мондыйлар исемле­гендә бердәнбер 9 Май гына калды шикелле. Шөкер, кайбер затлар аның кыйммәтен никадәр киме­тергә, каралтырга тырышсалар да, ул гомумхалык бәйрә­ме булып калды. Бу уңайдан барлык мәгълүмат чараларының да халыкны шушы бәйрәмгә тиешле рухта әзерләү өчен элеккечә бердәм эшләвен танырга ки­рәк. Теләгәндә бәйрәм рухы бирә беләбез әле, дип әйтүем.

Тик кайчандыр иң зур, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе булган Беренче майда инде бу җанлану сизелми. "Беренче Май Өндәмәләре” астына берләшеп, әлеге бәйрәмнең чыннан да Тынычлык, Хезмәт, Май бәйрәме булуына ышанып үстек шул без. Өлкән буын әле бу көнне безнеке кебек кечкенә авылларда да демонстрация­ләр үтүен хәтерләсә, кече­рәк чакта үзебез дә тынычлык кү­гәрченнәре ясый (һәм шу­ның белән тынычлыкны ныгытуга өлеш кертәбез дип ышанып!), бу көнгә дип атап, алдан ук тал, сирень ботакларын өйгә алып кереп, суга утыртып, яшелләндерә, аларны конфет кәгазеннән үзебез ясаган чә­чәкләр белән бизи идек... Ә открыткалар... бу бәйрәмдә дә "ишелеп” килә иде алар. Мө­гаен, менә шушы те­ләкләр язылган открыткалар ул чакта бәйрәмнәрнең төсмерен үзгәртә, һәр йортка бәйрәм рухы алып килә иде булса кирәк. Яңа ел, 8 Март, 23 февраль, 1, 9 Май, Октябрь бәйрәме – ул чакта әле бүгенгедәй затлы открыткалар булмаса да, барлык туган-кардәшләргә, дусларга, сыйныфташларга, укытучыларга... укый-яза белә башлаганнан бу ирекле мәҗбүрият иде. Шулай тиеш дип кабул ителгән рә­хәтлек. Аларны хат ташучылардан сайлый-сайлый сатып алганда, язганда бер рәхәтлек кичерсәң, үзең нәкъ шул санда открыткалар алганда тагын бер канатланасың. Әле күңеленнән әллә ничә кат, кем дә булса онытылып калмадымы икән, дип барлыйсың...

Бүген инде әлеге өч-биш тиенлек от­крыткаларның бик азы гына исән. Әмма аларны кулга алуга, шул чорның кү­тәренкелеге кире кайткандай була. Бүген бит юкса, ул чактагы кебек кенә түгел, от­крыткаларның ниндие генә юк. Тик туган көн, юбилейлар, туй-никахлардан тыш бер генә бәйрәмгә дә открыткалар язышмыйбыз. Ире­нәбезме, кү­ңел тартмыймы шунда. Әле алай гынамы, кайчакта почта тартмасыннан бе­рәр открытка килеп чыкса, сәер дә булып китә... Телефон, интернет заманын начар дияргә җыенмыйм, тик ни генә дисәк тә, алар күңелдә элекке бәйрәм рухын тудырырлык түгел. Бәлки сә­бәп үзебездәдер? Алай дисәң, соң­гы вакытта балалар да 8 мартта һәм соңгы еллар шаукымы булган Изге Валентин көне дигән "бәйрәм”дә бер-берсенә открыткалар бүләк итешә башлады. Соң­гысының рейтингы шактый югары, бу көнгә бер атна алдан мәктәпләрдә махсус тартмалар куела, котлаулар шул көнне иясенә җит­керелә. Бу "бәйрәм”нең әһә­мияте, мө­һимлеге икеле булса да, бер атна буе балалар бәйрәм, серлелек рухында яши. Һәм, миңа калса, бу һич тә начар түгел. Бәлки бу төсмерне башка бәйрәмнәргә дә күче­рергәдер? Һәр бәйрәм, Тукаебыз язганча, "Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!” дип, үзгә хисләр, күтәренке кичерешләр кичерерлек булсын иде. Күңел шулай тели. Хәмерле, мул сыйлы мәҗ­

лесләр түгел, бәйрәм рухы, күтәренкелеге кирәк аңа. Тик моңа ничек ирешергә? Үткәннәр – үткәндә, кирегә юл юк. Өстәвенә, бүген халыкны "Беренче Май Өндәмәләре” белән шаккатырам, аларга бәйрәм сулышы бирәм димә.

... Ә күңел бәйрәм рухы, бәйрәм күтәренкелеге тели. Һәр йортка, һәр кешегә, го­мумән, ил күләмендә...

Просмотров: 688 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Май 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...