Главная » 2010 » Май » 26 » Югары уку йортлары читтәге татарларга күбрәк квота бирмәкче
20:44 Югары уку йортлары читтәге татарларга күбрәк квота бирмәкче | |
Казанга югары уку йортына бырырга теләүче укучыларны Ф.А.Гыйбатдиновның 89063857939 номерлы телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз. Шушы көннәрдә Казанга барырга теләүче студентларның списогын Казанга җибәрәбез.Ландыш харрасоваБыел Татарстан югары уку йортларында белем алырга теләгән чит ил һәм Русия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен өстәмә квоталар биреләчәк. Әгәр узган елларны 300дән артык урын бирелсә, быел аның саны 600гә җитәргә мөмкин. Татарстан югары уку йортларында укырга теләк
белдерүчеләрнең күпчелеге Башкортстан республикасыннан. Татарстанда
читтәге татарларны укырга керүне күздә тоткан максатчан программ эшли
башлаганнан бирле бу гадәти хәл. Шулай ук татар конгрессыннан
әйтүләренчә, Ульян, Чуашстан, Самар, Мари Иле, Киров, ягъни Татарстанга
якын төбәкләрдән килергә теләк белдерүчеләр шактый.
Бөтендөнья татар конгрессының чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Радик Муллагалиев сүзләренчә, бу көннәрдә алардан гаризалар кабул итү дәвам итә. "Әлегә барлык планны да үтәдек дип әйтеп булмый”, ди ул. "Бүгенге көнгә
бары 1-2 кеше генә татар филологиясе факультетына керергә теләк
белдерде. "Аларның укулары бюджет хисабына бара, ягъни стипендия, тулай торакта яшәүне дәүләт каплый. Ә аның өчен барысын да планлаштырырга, безгә нинди белгечләр кирәк булуын ачыклау зарур”, ди Муллагалиев. Татар бүлекләренә ихтыяҗ юк Әлбәттә, әлеге программ башлангычында татар белгечләрен әзерләп кире үз төбәкләренә җибәрү күздә тотылган иде. Ләкин кызганычка хәзергә татар теле белән бәйле факультетларны сайлаучылар бик аз. "Бүгенге көнгә бары 1-2 кеше генә татар филологиясе факультетына керергә теләк белдерде. Күбесе менеджер, юридик факультетка кызыга”, ди Муллагалиев. Татар конгрессы чит илдәге татарлар яшьләренә бирелә торган квоталарны җитәрлек түгел дип саный. Чөнки кайбер илләргә бик аз уры бирелә, ә килергә теләүчеләр шактый. "Мисал өчен 300 мең татар яшәүче Казакъстанга бары 8 урын бирелгән. Ә уку йортына керергә теләүчеләр 25-тән артык булган”, ди конгресс хезмәткәре. Муллагалиев әйтүенчә, югары уку йортларының кабул итү комиссияләре эшли башлаганчы инде кайсы төбәктән күпме кеше киләчәген белү кирәк. Укырга теләк белдерүчеләр конгресска мөрәҗәгать итә ала. Әмма Казан дәүләт медицина университеты, Казан финанс-икътисад институты һәм Казан дәүләт университетының икътисад һәм юридик факультетларына урыннар бүленмиячәк. Татар балаларына мөмкинлекләр тудырырга кирәк Әлбәттә, соңгы елларда демографик хәл сәбәпле, Татарстанда да югары уку йортына керүчеләр саны кими. Читтәге татар балаларына күбрәк квота бүлү дә мөгаен шуның белән бәйледер. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев та "Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә кайда гына яшәмәсеннәр, татар балаларына Казанда, гомумән Татарстанда югары, урта белем алу мөмкинлекләрен тудырырга кирәк дигән иде. "Менә бит хәзерге вакытта уйгырлар килеп укый, Төрекмәнстаннан, Казакъстаннан, Үзбәкстаннан килеп укыйлар безгә. Аларга күбрәк мөмкинлек бирергә кирәк. Яшьләр килсә, бердән ике була, икедән күп була. Шул ягы бик яхшы. Менә шушындый юл белән эш барачак”, диде ул. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...