Главная » 2011 » Октябрь » 16 » Якташыбыз Ркаил Зәйдулла әсәре буенча Г.Камал театрында яңа премьера
11:44
Якташыбыз Ркаил Зәйдулла әсәре буенча Г.Камал театрында яңа премьера

Г.Камал исемендәге театрда - татар хатын-кызларыннан беренче казый Мөхлисә Буби турында спектакль премьерасы.

 Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйни сүзләренчә, "Үлеп яратты” спектакле - иманлы кешенең көче турында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа 106 нчы сезонында Ркаил Зәйдулланың татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубига багышланган "Үлеп яратты” дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерәчәк. Премьераның режиссеры – яшь талант иясе Илгиз Зәйниев.

 Сталин репрессияләре корбаны булган, төрмәдә атып үтерелгән Мөхлисә Буби ролендә – Нәҗибә Ихсанова һәм Дания Нуруллина.

 Ркаил Зәйдулланың бу әсәре "2010 елның яңа татар пьесасы” конкурсында ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Премьера "Һөнәр” дип аталган яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында декабрь аенда булачак.

 Ркаил Зәйдулла ни өчен Мөхлисә Буби язмышына мөрәҗәгать иткән соң? Бүген театрның 106 нчы сезоны ачылуга багышланган матбугат очрашуында бу сорауга җавап биреп, әлеге темага мөрәҗәгать итүнең сәбәбе бүген мәгариф өлкәсендәге вәзгыятькә бәйле булуын әйтте.

 Ул тарихта нык эз калдырган Мөхлисә Бубиның абыйлары белән берлектә татар халкы тормышында зур эз калдырганлыгын, алар оештырган Иж Бубый мәдрәсәсендә безнең генә түгел, башка милләт балалары да белем алуын билгеләп үтте. Мәдрәсәнең программасының бигрәк тә гуманитар юнәлештә бүгенге югары уку йортлары программасыннан аерылмавын белдерде.

 Ркаил Зәйдулла Мөхлисә Бубиның гомеренең соңгы көннәрен төрмәдә уздыруын, анда вакытта беркемне дә сатмавын һәм иманлы килеш үлеп киткәнлеген әйтте. Мөхлисә Бубиның татар хатын-кызларына үрнәк булырлык шәхес булуын белдерде.

 Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйни сүзләренчә, әлеге спектакль - иманлы кешенең көче турында. "Бу тема безнең драматургия өчен әле яңа. Ул тамашачылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз”, - диде режиссер.

 

Просмотров: 633 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 3
3 Туташ  
0
Рәхмәт киңәшегез өчен!

2 Admin  
0
Монда проблема юк.. интернетка кереп Г.Камалны табасыз, кассага кереп заказ бирэсез.Шундый удобно..Мин эшлэп караган шулай. Минем уземнен телягем бар преиьерага элэгергя

1 Туташ  
0
Фәрит абый! Бу спектакльгә билетларны алдан заказать итеп булмас микән, әгәр укучылар белән бара калсак?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...