Главная » 2010 » Декабрь » 9 » Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?
07:22
Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?
Тукай авылында яшәүче бер дустым:" Без Яңа ел бәйрәмен кабул итмибез, каршы да алмыйбыз, чөнки ул мәҗүсилек. Мөселманча, Хиҗри 1432нче елны күптән түгел каршы алдык, шуның белән канәгать ". Без инде Урмайда яшәүче халык, Россиянең башка халыклары шикеллле 2011нче елны каршы алабыз. Ниятебез, ел санамышы буенча, иске елны озатып, яңасын каршы алырга. Яки , Гайсә Пәйгамбәрнең туган көнен түгел, Яңа елны каршылыйбыз. Сез ничек уйлыйсыз?
                                                                               Фәрит Гыйбатдинов
Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору белән бәйле булса да, хатын-кызлар өчен иң күңеллесе, мөгаен, яңа ел киченә күлмәк сайлаудыр. Елның иң сихри киченә кадәр әле төгәл 25 көн булса да, бу мәсьәләне (ә гүзәл затлар өчен бу чыннан да актуаль мәсьәлә булып тора) бүгеннән үк хәл итә башларга киңәш итәр идем. Югыйсә, ай ахырында сайлау мөмкинлеге кимрәк, ә бәяләр – югарырак булачак. 

Димәк, быел без 2011 елны – Куян (кайберәүләр аны Мәче елы дип тә йөртә) елын каршы алырга җыенабыз. Шунысы бар, без гадәти йомшаккай түгел, ә Металл Куян елын каршы алачакбыз. Стилистлар һәм дизайнерлар да (күрәзәчеләр белән бергә) нәкъ менә металл сүзенә игътибар итәләр. Алар фикеренчә, яңа ел кичендәге кием, һичшиксез, якынлашып килүче ел хуҗасының (безнең очракта куян була инде ул) күңеленә хуш килергә тиеш. 

Әлбәттә, металл дигәч тә, без борынгы заман сугышчылары рәвешенә кереп, чын корычтан ясалган киемнәр, шлемнар, калканнар сайларга тиеш түгелбез. Яңа ел киченә әзерләнгәндә, паеткалар, тимер төсендәге сәйләннәргә, һәртөрле чылбырларга һәм, гомумән, ялтыравыклы бизәкләргә игътибар итәргә кирәк. Бижутериянең дә тышкы кыяфәте белән нәкъ менә металл төсенә якынрагын сайлау кулайрак булыр. Әлбәттә, төрле металлардан эшләнгән асылынып торган колак алкалары, киң беләзекләр, зур йөзекләр мактала гына.

Төсләр мәсьәләсенә килгәндә, куяныбызның шактый тыныч холыклы булуын истә тотарга кирәк. Ул тонык, артык кычкырып тормаган төсләрне ярата. Иң актуаль төсләр – сары һәм ак. Алтын төсен дә кулланырга ярый. Сүз уңаенда, яңа елны каршы алу өчен барлык яктан да туры килгән кием нәкъ менә алтын төстәге тукымадан тегелгән булырга тиеш. Моннан тыш кызыл һәм зәңгәрсу төсләргә дә өстенлек бирелә. Куян костюмын кияргә уйласагыз – курыкмыйча тәвәккәләгез! Тулы бер костюм кию димәгән бит, нәни генә койрык яисә куян колакларына гына тукталсагыз да ярый. 

Киемегезнең фасонына килгәндә, коктейль күлмәкләргә өстенлек бирсәгез яхшырак булыр. Кыска, җыенак күлмәкне ресторанга да, дискотекага да рәхәтләнеп киеп була. Ә менә катлы итәкле, озын шлейфлы күлмәкләрегезне ераккарак җыеп куегыз – куян купшылыкны яратып бетерми. 

Детальләр турында сөйләгәндә, беренче чиратта, куянга "бәби итәкләр” (рюшалар) һәм чукларның ошаганлыгын әйтү кирәктер. Нәкъ менә шуңа күрә, оригиналь детальләр белән бизәлгән, итәк асты яисә иң өсте кыеклап киселгән, ассиметрияле күлмәкләрне курыкмыйча сайларга мөмкин. 

Гомуми образны тудыруда аксессуарларның зур роль уйнавын исегездән чыгармагыз. Әлбәттә, беренче урынны алтын били, ләкин башка төрле металлдан ясалган эшләнмәләргә дә куян бик каты "сөенәчәк”. Аяк кимен сайлаганда түфлиләрнең беркадәр арткы планга күчеп, ботильоннарга урын бирүләрен белүегез яхшы булыр. Ә инде чылбыр яисә декоратив төймәләр белән бизәлгән кечкенә генә клатч теләсә нинди күлмәкне тулыландырып, матурлап кына торачак. 

Кыскача менә шулар, хәзер иң мөһиме – түземлек җыеп кибетләрне йөреп чыгарга. Сүз уңаенда, инде бер ай элек сәүдә үзәкләренең барысына да махсус яңа ел коллекцияләре кайтартылды, тик шулай да ашыгырга кирәк!

Йолдыз НУРИЕВА
Интертат.ру
№ | 06.12.2010

Просмотров: 854 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...