Главная » 2010 » Июнь » 11 » Изге Болгар җыены
15:01 Изге Болгар җыены | |
Фотода Фәнис хәзрәт улы һәм танышы белән Болгарда кече манара янында.
Хөрмәтле милләттәшләр, дин кардәшләр! Мәгълум ки, инде күп еллардан бирле бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, Бөек Болгар җирендә милләттәшләребез җыела. 2006 елдан әлеге чараны "Изге Болгар җыены" дигән исем астында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзәрәте берлектә уздыра башладылар. Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтүрелгән "Изге Болгар җыены" быел да үтәчәк һәм ул Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1121 ел тулуга багышлана. Сезне һәм төбәгегездәге мөселман татар халкын әлеге бәйрәмгә чакырабыз. Төп чара - булачак мәчетнең нигез ташын салу һәм тәүбә мәрәсиме19 июнь көнне Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә була. Башлана 10.00сәгатьтә. Элемтә өчен телефоннар: (843) 299-77-16; 236-59-16; 264_63-37 Ихтирам белән, Бөтендөня татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннурович Закиров | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...