Главная » 2010 » Декабрь » 9 » ИТ РИЗЫКЛАРЫ ///
06:51
ИТ РИЗЫКЛАРЫ ///
АТ ИТЕННӘН КАЗЫЛЫК ҺӘМ ТУТЫРМА 
Актаныш районыннан Рәмзия ГАТИНА:
– Ат суйган көнне үк, 3-4 сәгать үткәннән соң, итне вак кисәкләргә турыйбыз. Аңа тоз һәм үзеңә нинди тәмдә кирәк, шул чамадан чыгып, борыч, изелгән сарымсак салып болгатабыз. Иткә тәмләткечләр сеңсен өчен 5 сәгать тотабыз да, кабат болгатып, алдан яхшы итеп чистартып юылган 40-45 см чамасы озынлыктагы ат эчәгенә тутырабыз, ике башын да ныклап бәйләп куябыз. Соңыннан берничә урыннан энә белән тишекләр тишеп, кайнап торган суга 15 минутка салабыз. Аннары чормага элеп куябыз. Язга бик тәмле казылык хасил була. Ат итен тиз арада кулланмасаң, ачый, тәме үзгәрә. Ә болай эшләгәндә беренчел тәме саклана.

Малның эчке әгъзаларыннан тутырма ясап куям. Йөрәк, бавыр, үпкә, бераз ит салып, барысын бергә пешереп, иттарткычтан чыгарам, шуңа тоз-борыч кушып болгатам. Алдан бүрттерелгән ярма өстим. Дөге, тары, карабодай – кайсы да ярый. Шуларны 20-30 см озынлыктагы эчәкләргә тутырып, берничә җирдән энә белән тишеп, кайнаган суда пешерәм. Суынгач, туңдыргычка тутырып куям. Тиз генә ашарга кирәк булганда бик рәхәт, кабартып алып, рулет итеп табынга куям.
Мондый тутырма өчен сыер эчәге дә бара.  

БАВЫР ТОРТЫ 
Мөслим районы Карамалы авылыннан Зөмәрә ГАЛИМУЛЛИНА:
– Булган кадәр бавырны иттарткычтан чыгарып, шуның алтыдан бере күләмендә йомырка салам, сөт, тоз-борыч, он өстәп болгатам, ул каймак куелыгында була. Уртача зурлыктагы кызган табага коймак калынлыгында гына салып, талгын утта ике ягын да пешереп алам. Берничә зур коймак килеп чыга. Араларына җәю өчен уылган уртача зурлыктагы кишер белән вак итеп туралган суганны, бераз тоз салып, табада кыздырам. Соңыннан шул массаны бавыр коймаклары арасына җәям, торт хасил була. Өске өлешен яшел тәмләткечләр белән бизәргә мөмкин. 

ЭЧӘКЛЕ БЕЛЕН 
Чаллыдан Сәлимә ЯКУПОВА:
– Эчәктән төрле камыр ашлары пешерергә яратам. Шуларның берсен тәкъдим итәм. Иң элек туры, юан эчәкләрне, кырыккарта, карынны барысын бергә кушып, кәстрүлгә салып, газга утыртам. Бераз пешкәннән соң, тоз өстәп, йомшарганчы кайнатам. Аны кайнар килеш бәрәңге һәм гәрчич белән ашыйбыз. Суынган эчәкне алдан ук иттарткычтан чыгарып куям. Ул башка ризык әзерләгәндә камыр артып калган чакларда да менә дигән эчлек була.
Эчәкле тәбикмәкне (бездә зур коймакны шулай атыйлар, ягъни таба икмәге була ул) әзерләү өчен иң элек ачы камыр куям. Иртән пешерергә кирәк булса, гадәттә, кичтән түбәндәгечә әзерлим: 3 йомырка, 0,5 л эремчек суы яки оеган сөт, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы, чама белән тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, он алам. Шуларны болгатып, каймак куелыгында камыр туглыйм.
Иртән 1 стакан кайнар суга ярты чәй кашыгыннан азрак күләмдә чәй содасы салып болгатам да, алдан ясап куйган камырга өстәп, табага салып тәбикмәк пешерәм. Әзер булган беленнәрне берекмәсеннәр өчен җиңелчә генә майлап, берсе өстенә берсен өя барам. Фарш-эчәкне суган, тоз-борыч салып, табада кыздырып алам да беленнәргә төрәм. Эчәкнең үз мае да җитә.
Теләгән очракта эчлеккә вак угычтан кырылган кишер кушарга да була.

ЭЧӘК БӘЛЕШЕ 
Казанның Совет районында яшәүче Сәвия КАШАПОВА: 
– Эчәкнең үзен бик яратсак та, бәлешен бер тапкыр да пешереп караган юк иде. Шулай хастаханәдә ятканда аңкаусыз бала тапкан ана белән бер бүлмәгә туры килдек. "Безнең Башкортостанның Дүртөйле районында эчәк бәлеше пешерәләр. Авырлы чагымда аны бик ашыйсым килсә дә, бу хакта каенанама әйтергә кыенсындым. Татарстанның мин килен булып төшкән төбәгендә ит бәлеше генә ашыйлар икән. Нәтиҗәдә, балам аңкаусыз булып туды, хәзер шуңа бик үкенәм. Сөт имгәндә кызым тончыга да, еш хастаханәгә керергә мәҗбүр булабыз”, – дип сөйләгәне бик яхшы хәтеремдә уелып калды. Шул вакыйгадан соң мин дә эчәк бәлеше пешереп карадым. Хәзер эчәк булса, аны башка нәрсәгә әрәм итмим, эчәк бәлеше генә ясыйм, бик тәмле була. Төрле эчәкләрне кәстрүлгә салып, ахыргача пешереп бетермичә, алып суытам да 2 см чамасы зурлыктагы кисәкләргә турыйм. Эчәкләр майсызрак булганда, пешергән шулпа өстендәге маен да кушам. Ит бәлешенә кебек бәрәңге турап, эчәк, суган, тоз-борыч салып болгатып, бәлеш ясыйм. Камыр кайчан ничек туры килә: ачыга да, төчегә дә була. 

ЭЧӘК КАБАРТМАСЫ 
Актаныш районының Иске Байсар авылында яшәүче Гөлсинә ТАЛБИЕВА: 
– Сабан туе көнне ел саен эчәк кабартмасы пешерәм, җәен аеруча тансык ул. Иң элек төрле эчәкләрне пешерәм, суынгач, иттарткычтан чыгарам. Тоз-борыч салып болгатам. Кабартмага артык майлы эчәк кирәкми, агып чыга. Әгәр мае күп кебек тоелса, бүрттерелгән дөге кушам. Алдан әзерләнгән ачы камырга төрәм. Камыр кабаргач, кызган майда пешерәм, духовкага тыгарга да була.

Айгөл НУРИЕВА
Ирек мәйданы
№ 2

Просмотров: 2824 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...