Главная » 2012 » Март » 20 » Ислам динен кабул ителгән көнне Болгарда Кара Канатлы Барс скульптурасы ачылачак
11:41
Ислам динен кабул ителгән көнне Болгарда Кара Канатлы Барс скульптурасы ачылачак
Болгарда 12 метрлы канатлы барс скульпутурасы куелырга мөмкин. Шәймиев Татарстан президенты Миңнехановның моңа ризалык бирүен дә әйтте. Татар җәмәгатьчелеге бу Болгар рухын бетерә дип саный.

21 нче май — Идел буе Болгарында рәсми төстә Ислам кабул итү көнендә "Саклаучы” ("Хранительница”) скульптурасы ачылышы ниятләнә.

Бу хакта бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә узган Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы утырышында билгеле булды.

Татар-информ язганча, "Болгар җирен саклаучы” дип исемләнгән канатлы барс рәвешендәге скульптура Болгарда Хәтер билгесе һәм Җәмигъ мәчете арасында урнаштырылачак. 12 метр биеклектәге скульптура Италиядә инде коелган һәм апрельнең беренче яртысында Казанга кайтарылачак.

"Белгечләр коелган сынны күргәч, мондый һәйкәлне үзләрендә булдыру теләген белдергән. Татарстан Президенты белән киңәшләшеп, бу скульптурага беренче булып без заказ биргәнлектән, үзебез артыннан эксклюзив хокук булырга тиешлеге, алдагы нөсхәләрдә "оригинал Татарстан җирендә Болгар шәһәрендә урнаштырылган” дигән язу булырга тиеш дип карар кылдык”, — дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

Шул ук вакытта ислам дине кабул ителгән Болгар җирендә, ислам динен кабул итү көне белән бәйле датага туры китерелеп эшләневе — ислам диненә каршы килә, шайтанчылык идеяларын булдыра һәм Болгарга татар халкында чирканчык кына тудыра дип белдерә татар җәмәгатьчелеге. Милли хәрәкәт активистлары шул уңайдан пикет оештырырга, каршылык белдереп төрле урыннарга хатлар юлларга торалар.
Просмотров: 641 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...