Главная » 2010 » Июнь » 7 » Ишан хәзрәте авылында бәйрәм узды
22:09
Ишан хәзрәте авылында бәйрәм узды

 

07.06.2010

Бүгенге тарихчылар ишанлыкны бик югары бәяли. Урыс империясе татарларга каршы рухи һәм физик көрәш алып барганда, ишанлык системасы милләтне бер йодрык булып туплап торган дип аңлаталар. Галимҗан Баруди, Шиһап Мәрҗани әлеге системада торган икәнлеген яшермиләр.

Чуашстанның Комсомол районында Шырт дигән авыллар берничә. Шулар арасында Татар Шырты да бар. Авыл зур түгел, 300ләп кеше яши. Чуашстандагы татар авыллары арасында, Татар Шырты мөгаен иң көнбатышта, урман эчендәгеседер.

Татар Шырты авылы зур булыр иде, әмма халык шәһәрләргә китә тора. Моның сәбәбен, авылда яшәүчеләр эш булмауда күрәләр. Элек берничә Шырт авылы бер колхоз булган. Хәзер дә шулай. Әмма, колхоз утарлары татар авылында хәзер калмаган. Күрше чуаш авылына күчкән. Шулай итеп, әкрен генә авылда мәктәп тә бетерелгән. Бүген авылның өч дистәгә якын баласы күрше чуаш авылына йөреп укый. Авылда хәзер дәүләт оешмаларыннан бер хезмәткәр белән клуб һәм фельдшер үзәге генә калган.

Татар Шырты халкы шәһәргә таю ягын караса да, авыл мул яши. Бетеп бара торган урыс яки чуаш авылларыннан нафталин исе килсә, татар Шыртында барыбер яшәү хозурлыгы күзгә нык бәрелә.

Чуашстан татарлары өчен Татар Шырты беренче чиратта Хәсән ишан Исмәгыйль улы күмелгән зираты белән танылган. Ул 1848 елда туып, 1905 елда вафат булган. Дин әһелләре, авылның әлегәчә бәрәкәтен дә шушы изге җан иясен сәбәп итәләр.

Бу көннәрдә Татар Шырты үзенчә бер сабан туе оештырды. Сабан туе дигәнебез шартлы гына. Бу авылда андый бәйрәм юк. Халыкның күплеге, шәһәрләргә китеп урнашкан шыртларның икенче-өченче буын вәкилләре дә кайтуы, мул табыннар, бәйрәм рухы булуы, бу көннәрдә Чуашстан җирлегендә узучы сабантуе бәйрәмнәрен хәтерләтте.

Әлеге бәйрәмнең сәбәбе авылдагы ишан мәчет яңадан торгызылуының 15 еллыгы булды.

Мәчет хәзер яңа инде. Элеккеге ишан мәчете коммунистлар вакытында башта клуб ителә. Тора-бара яңа төзелгән мәктәпкә кушылып куела. Бүген шул мәктәп диварлары эчендә ишан хәзрәтләреннән калган мәчет бүрәнәләре ята. Әллә шуңамы, бу мәктәп бушап калган? Шулай дип гөманлаучылар да бәйрәмдә булды.

Мәчет мәйданы халык белән тулы иде. Алар алдына Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, "Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил Җамалетдинов, Чуашстан казые Сәедзадә хәзрәт Гыймаев һәм тирә-яктагы авыл имамнары чыгып, вәгазьләр сөйләделәр. Чыгышлар Наил хәзрәт Җамалетдиновның Коръән укуы белән башланды.


Әлбир Крганов: Бүген безгә ни булды?


Тантананы алып баручы, Татар Шырты имамы Шәйхулла хәзрәт Наскаев, Коръән укыганнан соң, сүзне Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка бирде. Мөфти, бу авыл халкы алдында бик хисле вәгазь сөйләде.

"Төрле яклардан, Сембердән, Казаннан, Чабаксардан, Чаллыдан, үзебезнең тирәләрдән, туган авылыбызны сагынып, Шыртка кайтыйм әле, үземнең туганнарым, кардәшләрем белән күрешим әле диеп килгәнсез.

Барыгызга да, һәр адымыгызга Аллаһы тәгалә олы хәсәнәтләр, олы әҗерләр язса иде. Иншалла, шулай булыр да. Чөнки, әгәр дә бер кеше бер урынга сәфәргә чыкса, зиярәт итәргә барса, нинди тәмле ризыклар, киемнәр, бүләкләр алып барса да, әгәр барган урынында фатиха алмаса, Коръән укып дога кылмаса, аның ул зиярәте зиярәттән саналмас, әҗер-савабы ким булыр икән дигән сүз китапта бар.

Шырт авылына, җырлап-биеп, азып, уйнап-көлеп кенә китик әле дип түгел, ә хәер-дога белән булсын, мәчетебезнең унбиш еллыгы диеп, дини, хәер-догалы, фатихалы мәҗлескә, нинди матур көндә, мәчетнең алдына җыелдык.

Аллага шөкер, Шырт авылына ерактан карасаң, манарасы, ае күренә. Аллага шөкер, мөселман авылы икән дип карап киләбез.

Ләкин мөселманнар гел үз эшен генә карап, шул тормыш вак-төякләре белән генә мәш килеп, һаман бакчасында гына казынып, мәчетенә кереп, башын сәҗдәгә куя алмаса, бу вакытта, кардәшләр, сезнең белән без кем булабыз? Кемнәр без?

Безнең бабаларыбыз, ата-аналарыбыз, картлар, нинди яулар күргән, Явыз Иванның Казанга килгәннәрен дә, мәчетләрнең җимерелеп-яндырылганнарын да, авылы белән, Коръән китаплары җыелып, клублар алдында җырлап-биеп, исереп, ул китапларны яндырып, эстенә менеп биегән заманнар да, Чуашстаннан 28 мулланың Сталин золымы белән озатылган вакытлар да ...Нинди вакытлар башыбыздан үтмәде!

Динегездән бизегез, җир бирәбез, икешәр ат бирәбез диеп, милләтне кыскан вакытларда да, бабаларыбыз ач булсалар да дин юлыннан борылмады, иманын ташламады. "Лә иләһә илләллаһ” диде.

Башкасына исегез китмәсен, без урыс булмыйбыз, мөселманнар азыгы түгел ул диеп, балык белән гөмбә дә ашамаган татарлар, динебезгә зыян килә күрмәсен тагын дип, шундый эшләр дә эшләмәгәннәр, шуңардан да курыкканнар. Без бүген кем сезнең белән? Без ничек яшибез сезнең белән?

Мөселманнарның, татарларның өстәлләре тулы ризык, өстәлнең уртасына дуңгызны кертеп утыртмасак та, аракылар төзеп, бәйрәмнәр уздырып, яше-карты, ире-хатыны, кысташып-кысташып аракылар эчеп, итенеп-кылынып яшәмибезме бу заманда без?!


Балаларыбызга, малай-кызларыбызга бүген без нинди тәрбия бирәбез? Бүген шулай яшибез дә, иртәгә, еллар үткәч, ун-егерме елдан татар дигән исемебез калырмы? Без мөселман буларак сакланырбызмы? Йортларыбызда нур калырмы? Килен-кызларыбызда яулык калырмы? Ирләребездә түбәтәй, тәсбих, йортларыбызда намазлык-комган булырмы? Кыйбланы тану-белү калырмы? Моны без уйларга тиеш!

Карагыз күршеләрне! Күршеләрнең башлыкларын карагыз! Бөтен авылларга, бар юлларга, кая барса – шунда үз диннәренең билгеләрен күтәрергә тырышалар. Без ник йоклап торабыз? Безгә кем тия? Безне мәчетләргә килеп намаз укудан кем тыя? Кайсыбер мөселман-татар авылларында мәчетләр ачылмый да!

Бүген мөселманнарга ни булды?! Ник безләргә мондый битарафлык килде?! Шул хакта без уйларга тиеш!

Без нинди байлык җыйсак та, нинди генә дәрәҗә алсак та, әгәр дә иманга, Ислам юлына кайтмасак, сезнең белән безнең киләчәгебез бик начар булачак!”, дип чыгыш ясады Чуашстан мөфтие.

Укырга, укырга, укырга!


Әлбир хәзрәтнең вәгазеннән соң, Татар Шырты халкы алдында төрле авыл имамнары чыгыш ясады. Алардан тыш, Хәсән ишан оныклары да сүз алды.

Чыгышлардан соң, кунаклар һәм авыл халкы мәчет каршында йөзәрләгән кеше өчен әзерләнгән табында тәгам җыйдылар. Бу гади генә мәҗлес булып калмады. Сүз, Татар Шырты авылы балаларын Шыгырдандагы мәдрәсәдә укыту хакында булды. Башка милләт халкы күпчелекне тәшкил иткән мәктәптә гыйлем алганчы, Шыгырдандагы ике мәктәпнең берсендә гыйлем алып була, моннан тыш, мәдрәсәдә дә параллель рәвештә уку оештырылган. Яшәү дә, ашау да бушка, мөмкинлекләр җитәрлек дип аңлатты, Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Фәрит хаҗи Глухов. Ә Шыгырданнан Татар Шыртына бер утыз чакрым гына.

Ишанга бер дога!

Мәҗлестән соң, мәчет янында гына урнашкан борынгы зиратка юл тоттылар. Әлеге зиратның мәйданы бик зур булса да, электән булган кечкенә генә ерганак, бүген инде берничә дистә метрларга тирәнәеп һәм киңәеп, зиратны икегә бүлгән. Яз вакытларында җир убылып, каберләр дә ачыла икән. Халык тирә-ягын киртәләп алган. Ә табигать афәтенә каршы агачлар утыртып көрәшә.

Совет заманында борынгы бу зиратны алма бакчасы итеп ясаган булганнар . Әмма халык Хәсән ишан каберен саклап торган. Бүген дә алмагачлар үсеп утырган зиратта бердән-бер, гасырлык еллык каен агачы утыра. Бу ишан кабере. Җыелган халык белән бергә, имамнар Коръән укып, Хәсән ишанга һәм башка вафат булганнарның рухларына дога кылдылар.

Соңыннан өйлә намазы укылды.

Кадимилек яңарышы башланды

Татар дөньясында элек ишаннар бик зур роль уйнаган. Совет заманы идеологиясе дистә еллар буена ишаннарга карата нәфрәт тәрбияләде. Әлбәттә, иң явыз ишаннардан, Тукай да төрткәләп алган Ишми ишан-Ишмөхәммәд хәзрәт иде. Ишмөхәммәд хәзрәт Советларның беренче корбаннарыннан. Аны 1918 елда ук Малмыж төрмәсендә аталар. Бүген әлеге ишанның тирән гыйлемле галим булганлыгы сер түгел. Тирән фәлсәфәгә корылган китаплары басыла башлады.

Бүгенге тарихчылар ишанлыкны бик югары бәялиләр. Урыс империясе татарларга каршы рухи һәм физик көрәш алып барганда, ишанлык системасы милләтне бер йодрык булып туплап торган дип аңлаталар. Күренекле галимнәрдән Галимҗан Баруди, Шиһап Мәрҗани әлеге системада торган икәнлеген яшермиләр.

Хәзерге көндә суфыйчылык-ишанлык әкрен генә күтәрелеп киленә. Элек вафат булган ишаннарга да хөрмәт һәм игътибар артты. Сембер өлкәсенең Кулатка районында Хәсәнвәр ишан хәзрәтләре хөрмәтенә "Хәсәнвәр укулары” уздырыла. Түбән Новгород өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән төбәгендә Садыйк абзый дип аталган 19 гасырда яшәгән ишанның йорты әле дә исән, халык аннан өзелми.

Гомумән, элек кадимилек дип сүгелгән милләт мирасына бүген яңача караш барлыкка килә башлады.
Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 930 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 Сылу кыз  
0
'Эх, без дэ шунда булдык, авылыбызны сагынып кайттык!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июнь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Мини-чат
...
...
...