20:53 ИРТӘГӘ ЧУАШСТАННАН 14 ТАТАР ИЖАУГА ФЕДЕРАЛЬ САБАНТУЕНА КУЗГАЛА | |
2-3 июльдә Удмуртия республикасының башкаласы Ижауда Федераль Сабан туе узачак. Бәйрәмгә Русиянең 60лап төбәгеннән һәм чит илләрдән меңләгән кунак килүе көтелә. Чуашстаннан рәсми делегация исемлегендә түбәндәге милләттәшләрбез катнаша:
2001 елдан бирле Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитетының идеясы белән Федераль Сабан туе Русиянең төрле төбәкләрендә уза башлады. Милли бәйрәм Саратов, Тольятти, Димитровград, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Саранск, Челәбе, Әстерхан Ульяновски шәһәрләрдә зурлап оештырылды. 2010 елда үз җирендә Федераль Сабан туен уздыру хокугына Ижау шәһәре ия булды.
Бәйрәм чаралары 2 июльнең кичендә үк башланып китәчәк. 3 июльдә рәсми рәвештә Федераль Сабан туеның ачылышы булачак. Бу көнне 9 мәйданда тамашаларның узачагы каралган. Һәркайсысында татар эстрадасы йолдызларының концерты, Татарстан һәм Удмуртия сәхнә осталары, иҗади коллективларның чыгышларын карап булачак.
Гадәттә, мәйданда төрле бәйгеләр оештырылачак, бүләкләр уйнатылачак. Капчыкта сикерү, чүлмәк вату, колгага менү, таяк, канат тартышу, йомырка кабып йөгерү һ.б. – бу уеннардан башка Сабан туен күз алдына китерү дә авыр.
Мәйданың күрке – татарча көрәш. Бил алышучылар арасында Сабан туе батыры билгеләнәчәк, аңа төп бүләк – тәкә тапшырылачак.
Иң кызыгы ат чабышы вакытында булыр дип көтелә. Ярышлар Удмуртия президенты исеменә үткәреләчәк. Оештыручылар әйтүенчә, ат чабышында җиңүчегә бүләк итеп автомобиль тапшырылачак. Ярышлар бик кызу төстә узачагы көтелә, бәйгедә танылган чабышкы атлар катнашачак. Махсус Сабантуе алдыннан шәһәр ипподромы тулысынча төзекләндерелгән, махсус юл түшәлгән. Мәйдандагы тамашалардан тыш бәйрәм вакытында сәүдә нокталары да үз эшен киң җәелдерәчәк, биредә кул осталарының иҗат җимешләрен күрергә, милли ризыклардан авыз итәргә, сатып алырга мөмкин булачак.
Сабан туе төнгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм салютыннан соң кичке Сабан туенда яшьләр күңел ачачак, моның өчен берничә җирдә татарча дискәтүкләр оештырылачак. Бирегә танылган ди-джейлар, сәхнә йолдызлары чакырылган.
Федераль Сабан туена рәхим итегез!
Белешмә өчен: Удмуртиядә татарлар саны – 108 560 (6,9 %). Татарлар күпләп яшәүче шәһәрләр – Ижау, Сарапул, Можга, Глазов, Воткинск. Татарлар шулай ук Удмуртиянең Юкамен районында күпләп һәм укмашып яши (19,5 %). Ижауда Татар базары дип исемләнгән үзенчәлекле район бар. Шәһәрдә татар гимназиясендә 600гә якын бала белем ала, узган ел ул өр-яңа бинага күченде. Республика буенча 20дән артык мәчет эшли, Ижауның үзендә 3 гыйбадәтханә бар. | |
|
Всего комментариев: 0 | |