Главная » 2011 » Август » 11 » Ифтар-марафон V: Ньюкасл, Англия. Ифтар Марафон 2011 | tatartime
13:52
Ифтар-марафон V: Ньюкасл, Англия. Ифтар Марафон 2011 | tatartime
Англия традиция буенча христиан иле булып саналса да, андагы университетлар үз мәчетләрен дә булдыра икән. Изге Рамазан аенда студентлар өчен ифтарлар оештырыла. Иң кызыгы, авыз ачу мәҗлесенең барлык чыгымнарын университет үзе каплый. «Татар заманы»ның Англиядәге укучысы шуны хәбәр итә.

Ньюкасл апон Тайн – 200 000ләп кеше яшәгән шәһәр, Англиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Аз санлы шәһәр булуына карамастан, монда өч мәчет эшләп килә. Шуларның берсе – Ньюкасл Университетының үз мәчете. Биредә Рамазан ае буена ифтар кичәләре уза, тәравих намазлары укыла. Авыз ачуга җыелучыларның күпчелеге традицион мөселман илләреннән булса да, Аурупа мөселманнары да әз тугел. Ифтарның чыгымнарын Университет үз өстенә ала, чөнки мәчеткә йөручеләрнең барысы да диярлек – студентлар һәм аларнын гаиләләре. Авыз ачу ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым өчен уза, ә мәҗлескә кадәр имам балалар өчен вәгазь сөйли.

Гөлнар Фәттах, Англия

P.S. Хөрмәтле укучылар! Ифтар-марафонда Сез дә катнаша аласыз. Аның өчен үзегез катнашкан авыз ачу мәҗлесе турында tatartime@gmail.com адресына кыска хат җибәрергә генә кирәк.
Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 527 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Мини-чат
...
...
...