Главная » 2010 » Январь » 6 » ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВАНЫҢ ӘТИСЕ ЯГЫННАН ТАМЫРЛАРЫ КУРШЕ БАТЫР РАЙОНЫ ТАТАР СОГЫТЫННАН
14:00
ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВАНЫҢ ӘТИСЕ ЯГЫННАН ТАМЫРЛАРЫ КУРШЕ БАТЫР РАЙОНЫ ТАТАР СОГЫТЫННАН
nullБӨТЕН КЕШЕГӘ ОШАР ӨЧЕН МИН БИТ ДОЛЛАР ТҮГЕЛ!

"Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова белән күптәннән сөйләшәсе килә иде. Татар шоу-бизнесы белән таныш кешеләрнең берсен дә битараф калдырмаган бу мөлаем кыз бөтен эшкә ничек җитешә? Бер үк вакытта ди-джей, редактор, телетапшыруларны алып баручы, конферансье вазифаларын үтәү авырга туры килмиме? Ул бит әле гаилә учагын да саклаучы... Мин аны кичке сәгать алтыда эш урынында "тоттым”. Бу вакытта радиодагы күпчелек бүлмәләрдә утлар сүнгән булса да, Гөлназның компьютеры мәш килеп "эшләп" ята иде.

– Гөлназ, кайларда, ниләр эшләп йөрисең?

 

– Эш бик күп, Аллага шөкер. Дөресен генә әйткәндә, хәзер бик кысан вакыт, көн эчендә мең җиргә өлгерәсе бар. Иң күп вакытымны төп эшем алып тора ("Татар радиосы”нда тапшырулар редакторы – Й.Н.). Радиодагы яңа ел тапшырулары, хит-парад, викториналар, сүзсез җыр уеннары – барысы минем өстә. Яңа ел уңаеннан радиода "Татарча солянка” проектын тормышка ашыра башладык, ул бер ай дәвам итәчәк, аны да барларга кирәк. Көне-төне эштә ятам дисәм дә ярый.

 

– Эштән соң арып-талып кайткан Гөлназ Сәфәрованы өйдә кем көтә?

 

– Өйгә мин бик соң кайтам һәм анда мине беркем дә көтми, чөнки ирем дә үзем кебек көне-төне эштә. Без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Төнге сәгать унда кайтабыз да, бераз капкалап алгач, йокларга ятабыз. Бернинди үпкәләү, көнләшү кебек нәрсә юк безнең арада. Бүген мине шундый ритм канәгатьләндерә. Инде яңа елга берничә генә көн калса да, безнең өйдә әлегә кадәр чыршы бизәлмәгән. Хәер, әле вакыт бар, өлгерермен, дип уйлыйм.

 

Үзеңә ничек вакыт табасың?

 

Көчкә-көчкә... Хатын-кыз үзенә вакыт таба белергә тиеш инде ул. Бу мәсьләне үзем өчен күптән хәл иттем – берничә ел дәвамында йөри торган парикмахерым да, маникюр ясаучы кешем дә бар минем. Алар миңа нәрсә кирәклеген беләләр, нинди төсне ярату-яратмавымнан да хәбәрдар.

 

– Элегрәк син радиода "90х60х90" тапшыруын алып бара идең. Үзең генә куллана торган матурлык серләрең бармы?

 

– Атнага бер тапкыр мунчага бару – минем өчен изге эш. Бирегә без әнием, сеңлем белән өчәүләп йөрибез. Мунчада чәчәмә маска ясыйм. Ул 2-2-1 дип атала. Ике йомырка, ике аш кашыгы бал, бер аш кашыгы зәйтүн маен бергә болгатып чәчкә сөртергә кирәк. Маска чәчләрне йомшарта, аларның тамырларын ныгыта. Үземә бик тә ошый.

 

– Ял итәргә вакыт каламы соң?

 

– Ял кирәк, әлбәттә. Ләкин ялга вакыт һаман саен әзрәк кала. Минем өчен тулы ял – авылга кайту, яки әтием һәм әниемнең шәһәр читендә урнашкан йортларына бару. Арчада яшәүче әбием янына кайтсам, ул мине кеше рәтенә кертеп җибәрә. Элек атна саен шунда кайта идем, хәзер сирәгәйде, вакыт җитми.

 

– Гөлназ, син бит әле кандидатлык диссертациясен дә язасың?

 

– Әйе, мин КДУның журналистика һәм социология факультетында аспирантурада укыйм. Дәресләргә йөрим, зачет-имтиханнарны да бирәм. Беренче курста укыганда ук үземә шундый максат куйган идем. Аспирантурага кергәнемә икенче ел китте. Диссертация темасы радиостанцияләр эшен тикшерү белән бәйле. Миндә шундый гадәт бар – бөтен эшне дә 100 процентка башкарырга. Шулай булмаса, мин эшкә тотынмыйм да, кечкенәдән шулай өйрәткәннәр, күрәсең. Бу бик авыр, арыта. Соңгы берничә елда бераз башкача ритмга күчергә тырышам, әзрәк үземне дә карый башладым. Бу, әлбәттә, кияүгә чыгу белән дә бәйле. Хәзер беркадәр тынычланып калдым.

 

– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

 

– Бөтен кешегә ошар өчен мин бит доллар түгел! Иң мөһиме – миңа бөтенләй битараф булучылар юк, берәүләр уңай кабул итсә, икенче берәүләр мине бөтенләй кабул итә алмый. Мине тыңлаган һәркем нинди дә булса фикерен әйтә ала. Бу, минемчә, уңыш.

Йолдыз НУРИЕВА
Интертат.ру
Просмотров: 1750 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...