Главная » 2012 » Апрель » 12 » Геннадий Макаровны Кембридждан да котладылар яки галимнең иң зур хыялы
12:20
Геннадий Макаровны Кембридждан да котладылар яки галимнең иң зур хыялы
25 март көнне Казанның "Ак Барс” мәдәният үзәгендә бөтен гомерен халык иҗатын, милли сәнгатьне өйрәнү һәм үстерүгә багышлаган кеше – Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих Институты каршында эшләп килүче керәшен һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле оешуның башында торган кешеләрнең берсе, фольклор белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровның 60 яшьлек юбилее узды. "Геннадий Макаровның туган көне мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәңгәл килде, шуңа күрә бу юбилейны бүген бөтен Россия бәйрәм итә, – диде юбилярны котларга килгән шагыйрь, Дәүләт Советының фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Рәзил Вәлиев. Геннадий Макаровка чит илләрнең Кембридж, Анкара, Истанбул университетлары галимнәре дә котлау хатлары җибәргән иде. Макаров керәшеннәрнең горурлыгы, татар дөньясының йөзек кашы һәм бар төрки дөньяның байлыгы, дигән фикер кичә дәвамында үрелеп барды. Тагын бер факт галимнең халык өчен бик тә кадерле булуын күрсәтә. Ул да булса "Татар заманы” газетасының Тукай бүләгенә кандидатлар барлау буенча уздырылган сораштыруы. Биредә берсеннән-берсе лаек дистәләгән шәхесләрне артта калдырып, Геннадий Макаров беренче урынга чыкты. Дөрес, Тукай бүләген алу өчен Макаровка башта барлык хезмәтләрен туплаган зур китап, дисклар чыгарырга туры киләчәк. Менә шуннан соң инде аңа Тукай бүләген бирми калу мөмкин булмаячак. Юбилярны Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Дәүләт Советы, Мәдәният министрлыгы, Традицион мәдәниятны үстерү үзәге, Мамадыш хакимияте, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият Институты, Казан консерваториясе, Мәдәният һәм сәнгать университеты, Татарстан, Казан, Чаллы, Мамадыш, Зәй керәшеннәре оешмалары, төрле чорларда үзе оештырып җибәргән унлап ансамбль котлады. Геннадий Макаровны тирән аккан елга, көрәштә җиңгән батыр, Әлдермештәге Әлмәндәр, хәтта Ленин бабай белән чагыштыручылар булды.
Гомумән, бәйрәмгә аны чын күңелдән яратучылар, олылаучылар килгән иде.
Нәсел
 Булачак олы галимнең әнисе, Зәй районы Пидәр авылы кызы Анна Федоровна, Тукран Аннасы, керәшен көйләрен бик матур итеп җырлый. Җырак әбисе – Югары Баграж авылы кызы – элеккеге керәшен йолалары, киемнәре турында мавыктырып сөйли. Карт бабасы тегәрҗеп кыллы думбыра уйнаганын искә ала. Әтисе, Михаил Васильевич, бик оста куллы кеше була, шуңа аны Оста Микуш дип йөртәләр. Үзе музыка коралларында уйнамаса да, улына ике рәтле гармун, аннары баян, соңрак скрипка алып бирә. Тора-бара Геннадий уен коралларында уйный башлый. Музыка училищесына укырга керә, җитди рәвештә халык көйләре һәм милли уен кораллары тарихы белән кызыксына, борынгы инструментларны тергезү турында уйлый башлый. Шулай да әтисе улының музыка белән кызыксынуын яратып бетерми, моны мәгънәсез эш дип санап, гитараны бозып ясаган думбырасын ватып ташлаган чаклары да була. Ләкин атаның "киңәшләре” егеттә кызыксынуны арттыра гына төшә.
Макаровлар нәселенә килгәндә, Сарман районы Түбән Чыршылы авылы халкы аларны әле дә хәтерли. Утызынчы елларда авылдан кулак итеп сөрелгән бабасының ак таштан төзелгән келәте әле дә исән. Озак еллар буена келәт авыл халкына магазин булып хезмәт иткән. Шулай ул, яхшы нәсел үзеннән соң эз калдырып китә. Татарстан – Чиләбе күпере Безнең героебыз Ходай алдан ук әзерләп куйган юлдан уңга-сулга сикермичә, бары музыка юлыннан китә. Лениногорск педагогия училищесы, аннары Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетларында укый. Укыган елларында ук авылларга йөреп магнитофонга халык көйләрен язу белән мавыга. 1977-1978 елларда ук Чиләбе өлкәсенең Нагайбак, Чибәркүл, Уйский районнарына барып, нагайбак керәшеннәре җырларын яздырып кайта, соңгы гөсләчеләрне күреп кала. Тора-бара Макаров Татарстан һәм Чиләбе керәшеннәре арасында үзенә күрә бер күпер ролен үти башлый. Соңгы елларда ике арада булдырылган тыгыз элемтәләр, нагайбакларда культура яңарышы башлануы аның шушы олы хезмәтенең бер өлеше. 17 яшьлек галим Инде үсмер чагында ук Макаров белгечләр белән тарихи фольклор турында хат алыша башлый. Югалган борынгы уен кораллары турында мәгълүматлар сорый, ләкин бу сорауларга җавап бирүче булмый. Шуннан 17 яшьлек галим барысын да үзенә эзләргә кирәклеген аңлый. Тавык төшенә тары керә дигәндәй, егет үзенең баздан борынгы милли уен коралларын яктыга чыгаруын, кибетләрдә думбыра, гөсләләр сатылуын күрә. Институтта ул милли музыка тарихын барлый, югалган мирасны яңадан кайтару, тергезү өчен теоретик нигез әзерли, хыялларын тормышка ашырырга омтыла. Халык җырларын, бәет-мөнәҗәтләрне оста итеп башкаручы, милли музыкаль традицияләрне саклауга күп хезмәт куйган күренекле шәхес Гөлзада Сафиуллина белән таныша. Бу иҗади хезмәттәшлек озак еллар дәвам итә. Юбилей кичәсендә катнашкан Гөлзада Сафиуллина Геннадий Макаровны "алтыным” дип атады, милләтебез өчен эшлисе эшләребез бик күп әле, диде. Хыял кайчан чынга ашар? Җиң сызганып думбыра турында фәнни мәкаләләр язучы Геннадий Макаров, 1986 елда үзе инструментлар ясарга керешә. Думбырачылар ансамбле төзи. Теорияне тормышка ашырырга гамәли тәҗрибәләр башкару ярдәм итә. "Сорнай” ансамбленең булачак җитәкчесе Ринат Гыйлаҗев белән танышып, алар арасында иҗади дуслык башлана. Юбилей кичәсендә "Сорнай” ансамбле Макаров ясаган думбыралар, кубызлар белән чыгыш ясады.
Бу урында юбилярның иң зур хыялы турында да языйк. Хыял мондыйрак – Татарстанда думбыралар ясар өчен берәр лаборатория-мастерской булдыру. Моны эшләү хөкүмәт өчен авыр әйбер түгел. Ләкин акча ягын бер Макаров кына хәл итә алмый. Шуңа күрә кичәдә чыгыш ясаучылар Макаровның иң зур хыялының чынга ашуын теләде. Бәлки, юбилейдан соң Ходай җүнен бирер! Тормыш – фольклор, фольклор – тормыш 1989 елның декабрь аенда республикада беренче тапкыр керәшеннәрнең фольлор фестивале уза. Бу эштә, билгеле, Макаров та актив катнаша. Моңа этәргечне Татар фольклоры Үзәгенең беренче директоры Котдус Хөснуллин бирә. Фольклор үзәге бүгенге көндә татарның бар этнографик төркемнәренең фольклорын өйрәнү, пропагандалау буенча зур эш башкара. Геннадий Макаровны котларга Үзәк директоры Фәнзилә ханым Җәүһәрова үзе килә алмаса да, телефон аша фольклорчыга Самарада узачак "Түгәрәк уен”ның бишенче фестивален тагын да бергәләп оештырырбыз, дип әйтеп куйган. "Түгәрәк уен” журналы редакторы, шагыйрә Илсөяр Иксанова сүзләренчә, фестиваль вакытында Геннадий Макаров оештырган дәресләрдә кешегә басып торырга да урын булмый икән. Чыннан да, милли фольклорда Макаров кебек белгеч сирәк. Юбилей кичәсендә әйтелгәнчә, Геннадий Макаров үзенә эшләмичә торырга рөхсәт итми, тик ятуны белми, исемнәрен, эшләрен алга куеп алкышлар сорамый, мактату чире белән авырмый. Ул бары эшен эшләвен белә! Бар көчен салып! Лаеклы итеп! Иң кирәкле эш – балаларны өйрәтү Онытыла барган халык җырларын, бәетләрне саклап калу өчен иң кирәк гамәл – балаларны өйрәтү. Геннадий Макаровның асыл сыйфаты да шунда. Ул үзе генә өйрәнеп калмый, яшь буынга белем биреп калдырырга тырыша. Шуны исәптә тотып, 1990 елны ул 13 нче гимназиягә юл тота һәм кыска гына вакыт эчендә гөрләп торган думбырачылар ансамбле төзи. Бу уңышларын күреп, аны 1992 елда Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы кафедрасына эшкә чакыралар. Анда "Хушаваз” исемле борынгы музыка кораллары ансамбле төзи һәм менә инде егерме ел тоташтан ел саен студентларны төрле авылларга фольклор экспедицияләренә йөртә, укыту эшен дәвам итә. Моның өчен консерваториянең татар музыкасы факультеты деканы Сәгыйть Хәбибуллин Геннадий Макаровка олы рәхмәтен әйтте.
Галимнең тагын бер хезмәт этабы 1993 елда Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда эшләгәндә башлана. Аңа Равилә Хадыева җитәкләгән бүлектә эшләү насыйп була. Бу бүлекнең фольклор студиясендә рус, татар, керәшен, нагайбак көйләре, җыр-бәетләре яңгырый.
Абдулла Алиш сараенда Макаров талантлы оештыручы һәм музыкант Алсу Еникеева белән таныша. Бу иҗатташлыкның гүзәл бер җимеше – "Ак калфак” балалар ансамбленең иҗади уңышлары. Юбилей кичәсендә "Ак калфак”ның бүгенге дә, ансамбльгә моннан 10 ел элек йөргән җырчылары да чыгыш ясады. Экранда музыкант, артист, тәрҗемәче Геннадий Михайловичны язмышы тагын бер иҗади төркем белән очрашуга юлыктыра. Ул – "Инновация” киностудиясе. Аның сценаристы һәм режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Салават Юзеев, продюссеры – Марина Галицкая. Бу студияне "Возрождая звук”, "Путь нагайбаков: боль, долг и свет”, "Питрау” фильмнары буенча күп кеше белә. Марина Галицкая әйтмешли, Макаров әлеге фильмнарда алып баручы да, артист да, музыкант та, тарихчы да, тәрҗемәче дә – гомумән, ул бар талантны үзенә туплаган уникаль шәхес. Ә Салават Юзеев Геннадий Макаровка оран сала торган магик уен коралы – алтай бубены бүләк итте.
"Мишәр” ансамблен Макаров Эльбруска җибәрде
Галим төбәкләрдәге фольклор ансамбльләре белән дә хезмәттәшлек итә. Әле күптән түгел генә Чуашстанның "Мишәр” ансамблен милли уен коралларында уйнарга өйрәтеп кайткан. Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов язганча, Геннадий Макаров – халык профессоры. "Кем Геннадий Макаров белән таныш – аны беркайчан да онытмаячак, – дип яза ул. – Минемчә, ул халык иҗаты белән тулы, әмма йозаксыз сандыкны хәтерләтә: теләгән кадәр байлыгы белән куллан, тик аңа зыян гына китерә күрмә. Нечкә күңелле, тирән хисле, олы галим-фольклорчы, гади һәм бик тә кешелекле кеше ул Геннадий абый. Кызганычка каршы, аны белгечләр, Казанның югары уку йортлары тиешенчә бәяләми. Аның белемен кулланып, инде әллә кайчан югары уку йортларында милли уен кораллары кафедралары булдырылырга тиеш иде. Ә бит бүгенгесе көндә онытылып, югалып беткән саз, курай, тальянка, гөсләләрне югары уку йортларында инструментларга да санамыйлар, бу бик аяныч! Вакыт үтеп китәр, тик соң булыр. Әнә "Евровидение”гә дә удмурт карчыклары кирәк булды. Ясалма сәнгать белән мавыкмыйча, халыкның чын милли сәнгатен киләчәк буынга тапшыручы ул. Макаров өйрәткән "Аючылар, багучылар” дигән мишәр бәете бүгеннән репертуарыбызда, "Алтын майдан-Эльбрус” фестивалендә беренче чыгышыбыз булачак”.
Хатын Күп еллар дәвамында Геннадий Михайловичның фәнни эше, фольклор экспедицияләре, репетицияләре өчен борчылган, вакытында ярдәмгә килә торган кеше – аның тормыш иптәше Фәнисә ханым. Алар бер-берсенә менә инде 31 ел тугры юлдаш булып яши. Уллары Тимурны, кызлары Анна белән Иринаны үстерделәр.
– Булачак хатыныма биргән беренче соравым мондыйрак булды: "Диплом эшеңнең темасы нинди?”. Темасы "Өс киемнәрендә төрки алымнар” иде. Шуннан, әһә, бер тирә кешеләр икәнбез, яши алырбыз, дип юрадым. Ялгышмаганмын! – дип искә ала Геннадий Макаров беренче очрашуны.
Аннан, Фәнисә ханым ире белән гомере буе кухнясын бүлешә. Берсе ашарга пешерсә, икенчесе думбыралар ясый. Юбилярны котлаучылар моның өчен Фәнисә Макаровага кат-кат рәхмәт әйтте. "Бәрмәнчек” "атасын” зурлады "Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамблен оештыру башында да шулай ук Геннадий Макаров торды. Булачак ансамбльгә керәшен көйләрен башкару алымнарын билгеләү, репертуар булдыру өчен фольклор язмаларын барлап, андагы көй вариантларын сәхнәдә башкару өчен эшкәртү, артистларны сәхнә өчен әзерләү кебек мәшәкатьле эшләргә дә Геннадий Михайловичны чакырдылар. Ул бар булган көчен, белемен, дистә еллар буенча тырышып җыйган фольклор байлыкларын, вакытын, сәламәтлеген шушы олы эшкә багышлады. Биш ел буена булачак коллектив өчен консерватория, культура һәм сәнгать университеты стеналарында яшь белгечләр әзерләде. Ансамбльгә баштан ук чын керәшенчә итеп "Бәрмәнчек” дип исем кушты. Коллективның беренче художество җитәкчесе булды. Хәзер бу дилбегәне яшьләргә тапшырды, әмма ансамбльдә фольклор белгече вазифаларын башкара, репертуар баету буенча армый-талмый эшли. Шуңа, Макаровның иҗат кичәсен әзерләүдә дә иң зур эшне "Бәрмәнчек”ләр башкарды. Әлеге бүләк аша "аталарына” олы рәхмәтләрен җиткерделәр алар. Ахырда ансамбль директоры Артур Поляков Геннадий Макаровка 30 мең сумлык сертификат тапшырды.
Кичәдә юбилярны "Туганайлар” газеты да тәбрикләде. Чөнки Геннадий Макаров газетның да даими авторы, белгече, этнография, культура, тарих мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Йөз яшәгез, Геннадий Михайлович! Эшлисе эшләрегез күп, ә Сездән башка эшләр кеше юк!
А. ДОЛГОВ
Просмотров: 1035 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
...
...
...