Главная » 2011 » Октябрь » 4 » Гүзәл Минакова яңа Мәйсәрә, яки Камалда “Кыямәт”
19:14
Гүзәл Минакова яңа Мәйсәрә, яки Камалда “Кыямәт”
Язма һәм фотография  "Татар заманы" сайтыннан алынды.
2011 елның 14 октябрендә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр” спектакле белән 106 сезонын ача. Яңа сезонда театр үзенең тамашачылары өчен әһәмиятле һәм истәлекле даталарга багышлап этаплы спектакльләр һәм чаралар тәкъдим итәчәк, шулай ук берничә яңа проект әзерләнә.

Премьералар
7 ноябрь – традиция буенча мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көненә багышланган премьера – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев "Зәңгәр шәл” спектакле. Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, рольләрдә: Булат – Ирек Кашапов, Мәйсәрә – Гүзәл Минакова, Ишан – Әсхәт Хисмәт һ.б. Спектакль – легендар классик пьесаның XXI гасырда яңача укылышы. "Зәңгәр шәл” инде бик күптәннән театрның визит карточкасына әверелде, ә аның һәр куелышы театр тарихында яңа сәхифә.

"Үлеп яратты” Ркаил Зәйдулла. Режиссер – Илгиз Зәйниев. Мөхлисә Буби ролендә Нәҗибә Ихсанова, Дания Нуруллина. Спектакль Сталин репрессияләре чорында һәлак булган, кызлар өчен беренче мәдрәсә оештыручы, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллимә Мөхлисә Бубига багышлана.

Бүген, М.Бубиның туган авылы Әгерҗе районы Иж-Буби авылында гына түгел, ә бик күп авылларда урнашкан татар мәктәпләренә, гомумән, татар телендә уку-укыту ситемасына ябылу куркынычы янаганда, бу күңелсез хәлләргә битараф калу мөмкин түгел. Ркаил Зәйдулланың бу әсәре "Яңа татар пьесасы – 2010” конкурсында Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булды. Премьера "Һөнәр” Яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында декабрь аенда булачак.

Апрель 2012 ел. Илгиз Зәйниев «Ак чәчәкләр иле һәм Кара көчләр». Режиссер Радик Бариев. Пьеса "Яңа татар пьесасы – 2010” конкурсында "Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” номинациясендә җиңү яулады. Театр бу спектакльне гаилә белән карау өчен инновацион технологияләр һәм заманча театраль ысуллар кулланып искиткеч матур шоу формасында әзерли.

«Хан кызы Турандот» Карло Гоцци. Татарстан-Кытай проекты. Режиссер Ма Дженгхонг, сәхнәгә куючы рәссам Биен Вентонг. Кытай халык Республикасы белән дәвамлы стратегик мәдәни элемтәләр булдыру максатыннан оештырылган беренче театраль проект. Пекин һәм Шанхай шәһәрләренең әйдәп баручы театрлары белән алмаш гастрольләр оештыру планда тотыла. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның шәхси патронажлыгы ярдәмендә башкарыла.

Йон Фоссе «Однажды летним днем». Режиссер Фәрит Бикчәнтәев. Норвегия драматургы Йон Фоссе бүгенге көндә дөньяда иң күп куелучы драматургларның берсе. Спектакль махсус Кече сәхнә өчен куела.

Гаяз Исхаки «Кыямәт». Режиссер Лилия Әхмәтова. Татар классик репертуарыннан иң яхшы сатирик комедияләрнең берсе, бүгенге көн өчен дә актуаль булган юк-барга ышануның акылдан өстенлек итү темасына багышлана. Яшь булуына карамастан инде тәҗрибәле режиссер Лилия Әхмәтова спектакльне театрның иң популяр артистлары белән куячак.

Фестивальләр һәм гастрольләр

7 октябрь 2011 ел – Н.Гоголь "Акылдан язган кеше язмалары” (режиссер Альберт Гаффаров) Алтай Республикасы Горно-Алтайск шәһәрендә "Желанный берег” күчмә театр фестиваленьдә катнашу.

Туфан Миңнуллин "Гөргөри кияүләре” – Мордва Республикасы Саранск шәһәрендә "Штатол” милли театрлар фестивале (31 октябрь 2011 ел).

2011 елның ноябреньдә Астрахань шәһәренә гастрольләр ("Яшь йөрәкләр”, "Телсез күке”, "Бабайлар чуагы”).

27 ноябрь 2011 ел – "Зәңгәр шәл” спектакле белән Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәрендә катнашу.

5 – 11 декабрь 2011 ел – "Һөнәр” III Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале.

18 – 24 июнь 2012 ел – "Нәүрүз” II Халыкара төрки халыкларның театраль- агарту форумы "Нәүрүз”. Форумда атна дәвамында театр сәнгатенең төрле өлкәләрендә танылган белгечләр семинар һәм мастер-класслар уздырачак. Шулай ук II Форум кысаларында Эймунтас Някрошюс җитәкчелегендәге «Мено Фортас» театры (Литва) Ф.Достоевскийның "Идиот” спектаклен күрсәтәчәк.

Проектлар

Кече сәхнәнең инфраструктурасын һәм репертуар политикасын үстерү һәм камилләштерү (шигърият кичәләре, театральләштерелгән концертлар, юбилей һәм искә алу кичәләре һ.б.)

Театр каршында даими рәвештә эшләүче ирекле оешма – "Театр сөючеләр клубы”н оештыру.

Май-июнь 2012 ел – Казан театр училищесы студентларының диплом спектакльләре атналыгы (Ф.Бикчәнтәев курсы).

Театр фойесында күргәзмәләр программасы башланып китәчәк. 14 октябрьдә фоторәссам Рифхәт Якуповның "Татарлар” дип аталган фото күргәзмәсе ачыла.

Юбилейлар

106 сезон дәвамында театрның әйдәп баручы артистлары: Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәтов, Фирая Әкбәрованың; шулай ук Щепкин исемендәге училище татар студиясе чыгарылышына 50 ел, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең, баш рәссамы Сергей Скоморохоның юбилей кичәләре; күренекле артистлар Гөлсем Камская, Гөлсем Болгарская, Мәрьям Сульва, Зәйни Солтанов, Касим Шамил һ.б. искә алу кичәләре уздырылачак.

17 октябрьдә күренекле режиссер, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ширияздан Сарымсаковны искә алу кичәсе була.

27 октябрьдә 11 сәгатьтә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Шәхсәнәм Әсфәндиярова истәлегенә Зур Кызыл урамы 54 нче йортта мемориаль такта ачу тантанасы була.
Просмотров: 640 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...