Главная » 2011 » Август » 6 » ГҮЗӘЛИЯ, популяр жырчы, һәвәскәр композитор "Аrt-Madhia” төбәкара мөнәҗәтләр фестивалендә жюрида катнашачак
15:49
ГҮЗӘЛИЯ, популяр жырчы, һәвәскәр композитор "Аrt-Madhia” төбәкара мөнәҗәтләр фестивалендә жюрида катнашачак

Беренче  сентябрьдә  Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы саналган Урмай авылында "Аrt-Madhia” төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узарга тора. "Зикер, шөкер, фикер” дигән шигарь белән чыккан бәйрәм тамашачыга җанга үтә торган ихлас әсәрләрне һәм башкаручыларны тәкъдим итәчәк. "Аrt-Madhia” фестивале татар дөньясында мондый юнәлештәге бердәнбер бәйге булып тора. Ул быел дүртенче тапкыр оештырыла. Аны Чуашстан Комсомол районы татарлары милли-мәдәни мохтәрияте , Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтен Русия татар авыллары оешмасы гамәлгә куйды. 

Мөнәҗәтләр бәйгесе фестиваленең директоры, Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов: "Фестиваль бүгенге көндә югала барган рухи кыйммәтләрне, мөнәҗәт һәм бәетләрне, соңгы елларда , яңа юнәлештә, Ходай тәгаләне мактап  башкаруны заманча биеклеккә күтәреп, халыкка кайтаруны максат итеп куйды”, ди. 

"Мөселман җырлары фестивале мөнәҗәтләр, бәетләр, зикер җырлары, гомумән Аллаһы тәгаләне мактый торган җырлардан тора. Әле ае да шундый бит аның. Рамазан аенда кеше гел Коръәндә булырга, белгәнен укырга тиеш. Минем уемча, Аллаһы тәгаләгә һәр кеше ничек булдыра – шулай якынаерга тиеш”, ди Фәрит Гыйбатдинов. 

"Зикер, шөкер, фикер” дигән сүзләр фестивальнең шигаре булып тора. Шуңа күрә монда әллә нинди үзенчәлек эзләп торырга да кирәкми. Алар шушы шигарьгә салынган. Монда күбрәк йөрәккә, җанга, күңелгә үтә торган ихлас әсәрләрне һәм башкаручыларны табырга кирәк. Карарга килгән кешенең күңеле нечкәреп, тагы да Аллаһы тәгаләне яратып, күңеле сафланып китсен иде”, ди ул. 

Оештыручылар сүзләренә караганда, бүгенге көндә яңа буын арасында чынлап та мөнәҗәт һәм бәет башкаручылар бик аз, шуңа күрә аларны берәмтекләп эзләп табарга туры килә.

 

"Мөнәҗәтләрне яки шуңа тартым җырларны башкаручылар бар. Әмма алар бу әсәрләрне үз репертуарларының күпкырлыгын күрсәтер өчен генә кертә. Нәшидләр, мөнәҗәтләр башкаручы төркемнәр дә, аерым башкаручылар да хәзер генә барлыкка килә башлады. Шуңа күрә татар дөньясына аларны табып чыгару, күрсәтү, заманча әйтсәк, пиарлау кирәк”, ди Чуашстанның Комсомол районы татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов. 

Чуашстан татарлары мәдәни тормышында аерым бер урын алып торган "Аrt-Madhia” бәйгесе быел тыйнаграк та узачак. 

"Күп санлы җырчыларны алырга теләгебез дә булмады. Күп кеше катнашканда, ул тамашага әйләнеп кала. Аның кешегә тәэсире булмый. Азрак булсын, әмма тәмле булсын дип, катнашучылар санын ике дистәдән арттырмаска булдык. Башка еллардан аермалы буларак, быел, фестивалҗдә катнашучыларга ,  теләүчеләргә мастер-класслар бирәсе иде”, дип аңлата Фәрит Гыйбатдинов. 

Катнашучылар саны башка еллардан азрак булса да, фестивальдә Татарстан, Башкортостан, Мари иле, Чәчән,  Кабарда-Балкар, Дагыстан республикаларыннан килгән җырчылар,  нәшид башкаручылары, моннан тыш, Үзбәкстаннан вәкилләр булачак. 

"Фестиваль кунагы һәм жюри составында эшләргә,  Мәскәү шәһәреннән,  популяр җырчы композитор якташыбыз Гүзәлия катнашырга ризалык бирде. Шулай ук ,былтыр төрле сәбәпләр аркасында фестивалебезгә килә алмаган,  Татарстан Диния нәзарәтенә караган "Мәрҗән” иҗат группасы катнашырга теләген белдерде. Үзебезнең "Мишәр” фольклор-эстрада ансамблебез дә  , елдагыча, "Аrt-Madhia” өчен махсус программа эстендә эшли. Халык күңеленә дә, фестиваль шартларына да туры килгән заманча яңгырашлы җырларны эзләп таптык. Алар барысы да зикер җырлар.Арада яңалары да, махсус язылганнары да бар. Миңа үземә, Гүзәлиянең Ходайны мактап язган җырлары бик  ошады, алар бүген студиядә, аранжировка һәм эшкәртү өстендә эшләнелеп ятыла. Шулай ук, Чуашстан республикасының татар авылларыннан җырчыларны көтеп калабыз. Татар Согыты, Шыгырдан, Озын Куак , Чичкан, Тукай авылларында безнең фестиваль таләпләренә туры килердәй җырчылар бар, алар барысы да  безнең каталогта бар, һәм аларны бәйрәмебезгә сагынып көтәбез.”, ди Фәрит Гыйбатдинов. 

"Аrt-Madhia” башка елларны икешәр көн үтсә, быел бер генә көн каралган.  Быел исә Урмайда гына узачак. Ул көнне конкурста катнашучылар, кунаклар исеменә корбаннар чалынып мәҗлесләр әзерләнеләчәк.

Просмотров: 1619 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Ахмадуллина Рэзилэ  
0
Фэрит, нинди яхшы эшкэ тотынгансыз!!!! "Урмай монын" нинди дэрэжэгэ кутэрдегез, бу гамэлегез дэ ин югары унышларга ирешсен!!!! Аллах Тэгалэнен рэхмэтлэренэ ирешергэ язсын бар оештыручыларга да, катнашучыларга да...Рэхмэт сезгэ барыгызга да....

1 Розалия Абушахмина  
0
Сайтыгыз.авылыгыз . районарыгыз сыман На высоком уровне Радуется душа .что одни живут .другие дарят радость общения с миром Приятно .что есть возможность общаться с вами и видит ваши успехи Благодаря конечно сайту и админу сайта!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Мини-чат
...
...
...