Главная » 2010 » Сентябрь » 26 » Г.Камал театры 105 нче сезонын ача
21:09
Г.Камал театры 105 нче сезонын ача
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быелгы сезонны 1 октябрьдә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакле белән башлап җибәрәчәк. Мәгълүм булганча, камаллыларның яңа сезоны һәрвакыт К.Тинчуринның «Зәңгәр шәле» белән башлана торган иде. Театрның директоры Шамил Закиров белдергәнчә, «Зәңгәр шәл» спектакленең куелышы искергән. Спектакльгә яңа сулыш өрергә кирәклеге һәм әсәрдәге көчле образларны уйнарлык артистларга кытлык булуын әйтте. 

Театрның әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Нияз Игъламов исә: «Шәп җырлаучы актерларны эстрада суыра», - дип тә өстәде. Әмма спектакль театр репертуарыннан югалмыячак, тамашачы «Зәңгәр шәл»не 1-2 ел сагынсын әле», диде театр җитәкчелеге.

Ә 7 октябрьдә француз драматургиясе җәүһәре Мольерның «Тартюф» спектакленең премьерасын ябык күрсәтү оештырыла. Спектакльнең режиссеры Николя Стрюв, рәссамы Мишель Бенар. Театрның бу проекты «Россиядә - Франция, Франциядә — Россия елы» уңаеннан тәгаенләнә.

Быел татарның классик драматургы Туфан Миңнуллинга 75 яшь тулды. Әлеге зур бәйрәм уңаеннан Казанда фестиваль узачак. Г.Камал һәм К.Тинчурин театрлары сәхнәсендә Туфан аганың әсәрләре буенча куелган спектакльләр күрсәтеләчәк. Фестивальдә барлыгы 16 театр катнашачак. Фестиваль 23 октябрьдә Туфан Миңнуллинның юбилеена багышланган тантаналы кичә белән тәмамлана.

Г.Камал театрының күркәм традицияләре нигезендә, атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көненә багышлап премьера тәкъдим ителә. Салават Юзеевның «Тотабыз! Тоттык!..» әсәрен театрның танылган актеры Радик Бариев сәхнәләштерә. Бу Р.Бариевның режиссер буларак беренче хезмәте булачак.

Артист кешенең гомере юлда уза. Г.Камал коллективы да гастрольләргә йөрергә ярата. Яңа сезонда, 18-31 октябрьдә, Уфа шәһәренең «Нефтяник» мәдәният сараенда театрның зур гастрольләре оештырылачак. Ниһаять, Башкортстан тамашачысы Камал театрында соңгы елларда куелган тугыз әсәрне күрә алачак.

Моннан тыш, декабрь аенда камаллылар Рига шәһәренә дә юл тотачак. Латвия тамашачысы игътибарына Рига рус драма театры сәхнәсендә «Яшь йөрәкләр», «Телсез күке», «Кара чикмән» спектакльләре тәкъдим ителер, дип фаразлана. 13-20 январьда Мәскәүнең Кече (Малый) театры бинасында уза торган традицион гастрольдән соң, камаллылар Санкт-Петербург шәһәрендә Товстоногов исемендәге Драма театры бинасында өч спектакль күрсәтергә җыена. Шунысын да искәртик, Г.Камал театрының Санкт-Петербург шәһәренә соңгы гастрольләре 1987 елда ук булган.

Узган сезонда Г.Камал театры бинасында Яшь татар режиссурасы фестивале зур уңыш белән барган иде. Яңа сезонда да «Һөнәр» II Яшь татар режиссурасы фестивалендә Әлмәт, Минзәлә, Оренбург, Казан, Яр Чаллы театрларында яшь режиссерлар тарафыннан сәхнәләштерелгән әсәрләрне күрергә мөмкин булачак, дип ышандыра театр җитәкчелеге.

Яңа сәхнә әсәрләре күрергә яратучылар өчен дә театрда яңалыклар җитәрлек. 105 сезонда Илгиз Зәйниев, Ркаил Зәйдулла пьесалары буенча сәхнә әсәрләре куелачак. Моннан тыш Х Халыкара төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале, театрның күренекле актерларының иҗат кичәләре дә күп булачак. Камаллыларга иҗат үрләре генә телисе кала.
Mөршидә Кыямова
Фикерләр
Просмотров: 766 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 tatarin  
0
Ферит Гыйбатдинов..
Мин "яшь йэрэклэр" пьессасын карадым..действительно бик козык..узебез Бихших авылында бара действие.. яшь артистлар бик уйныйлар.. мэмкин булса карагыз.. укытучылар экскурс оештыра алалар..

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Мини-чат
...
...
...