Главная » 2012 » Март » 25 » Фәрит Гыйбатдиновның Бөтенрусия эшмәкәрләр җыенындагы чыгышы
05:46
Фәрит Гыйбатдиновның Бөтенрусия эшмәкәрләр җыенындагы чыгышы

Сүзне атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатовтан башлыйк: "В городах  живет население, - а в деревне живет народ".  Һәр халыкның, һәр милләтнең тамырлары, нигезе – авыл, татар өчен бу бигрәк тә шулай.  Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, элеккеге вакытта, халык булып барлыкка килгән вакыттагы яшәү рәвеше, милләтебезнең бар чишмәләре – авылда. Татарның бар атаклы  шәхесләре дә, бар шагыйрь-әдипләре, олуг мәдәният эшлеклеләре, һәм башка билгеле кешеләре, - барысы да, нигездә  авылдан. Татарның теле, бүгенге көндә авылда, бары тик авылда гына сакланып калган. Шәһәр татарлары, араларында никадәр татар рухлы, татар милли рухлы булмасыннар, - ни кызганыч, татарча авыл кешеләре кебек үк сөйләшергә, укый-язарга кыенсыналар. Хәтта, милләт агасы булган, милли  җанпарвәр  бик күп кенә шәхесләребезнең дә, күп очракта балалары, оныклары турында әйтәсе дә юк, - милләте турында да, аның  тарихы, традицияләре турында да хәбәрдәр булмаган, үз милләтен дә, башка милләтне дә, шул исәптән, рус милләтен дә хөрмәт итмәгән, үз телен белмәгән, белергә дә  теләмәгән ярымманкортлар, без рода и племени иваннар булып үсүе, - берәүгә дә сер түгел ...

Авылда яшәүче татарларның саны 20 процентны тәшкил итә диләр...Мин үземдә авыл баласы буларак, гомере буе авылда яшәдем. Туган авылымның исеме –Урмай. Бәлки ишеткәнегез бардыр? Менә шул татарлыкны, милли үз-аңны , шушы Урмай авылында гаиләм, әбием, анам, авыл тормышы, аның гореф гадәтләре тәрбияләде дип әйтә алам.

Безнең Урмай авыл халкы, гомумән алганда,  башка Чуашстанның татар авыллары халкы шикелле, Аллага шөкер, күптәннән бирле нык динле , гореф гадәтле, мишәр телле, олы мәдәниятле санала. Төрле авыр заманнар булуына карамастан, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез безгә динебезне, гореф - гадәтләребезне саклап килгәннәр, шаригәть кушканча, олыларга  хөрмәт күрсәтеп яшәргә тырышканнар. Инде 90-нчы елларның башында, дәүләт тарафыннан дингә карау үзгәргәч, авыл халкының зур тырышлыгы һәм хезмәте белән мәчет мәдрәсәләр эшли башлый.

Динебезнең  сакланып калуында һәм аның үсүендә җирле имамнарыбыз, авылның картларының роле бик зур. Алатыр чикләренә 30-лап  имамнарны репрессиягя чуар итеп, тормышларын өзгэн булсаларда, авылларда гореф-гадәт буларак динебез, аның янында мәдәниятебез сакланып кала алынган. Аллаһы Тагәлә разый булса иде.  Авылыбыз халкының иманын  гел ныгытып торырга кирәк, киләчәк буынга  зур йогынты ясарга кирәк. Татарның иманын, калебен гел ныгытып торырга кирәк, аңа оеткыны өстәп тормасаң, ул җайсызлана. Бигрәктә заманаларда, илдә тотрыклык булмаганда. Без бит сезнең белән соңгы 30 елда нинди генә формациядә, нинди генә идеологиядә , хәтта идеологиясез дә яшәп карадык. Менә шундый чорларда 20 ел элек өлкәләрдә, республикаларда татар халкында иҗтимагый хәрәкәт куәтләнде. Илебез халыклар дуслыгын бер халык итеп күрсәтергә тырышып яшәгәндә, без  аерым милләт, безнең  үзебезнең аерым мәдәният, гореф- гадәтләребез дә аерым, безне күрегез, игътибар итегез дип дөньяга аваз сала башладык. 20 елда нәрсәгә ирештек? Шәхсән мин Чуашстан татарлары турында гына әйтә алам.

Чуашстанда татар халкы зур-зур татар авылларында яши. Халыкны иң борчыганы эшсезлек биләде. Шуңа күрә гомере буе җирлектә эш булмаганга үзенә эш өзләп, балта остасы булып Татарстан, Ульян, Түбән Новгород, Мәскәү, Воронеж өлкәләренә һәм Себер якларына чыгып китә иде. Язын китсә, көзен туган җиренә, гаиләсенә кайтып , торган җирен, йорт-җирен ясады. Гореф – гадәт буенча нигез корырга тиеш түгел, бер-ничә буын бер нигездә яшәп килде. Ул әле дә шулай. Халкым читкә яшәргә чыкмады, ул авылда яраклашып яшәргә тырышты, кемдер колхозда эшләсә, кемдер сату-алу эше белән мәш килде, ягъни "спекулянт”. Товар, ит сатып көн күрде. Мишәрнең "эшмәкәрлек” гомере буе канында булды. Перестройкадан соң, чикләр ачылгач, халкыбыз сулыш алып, тоткынлык чигеннән котылып базар мөнәсәбәтенә чумды. Менә шунда инде эшмәкәрлекне Русиядә беренчеләрдән булып безнең якташлар башлап җибәрделәр. 20 ел өчендә авылларыбыз шәһәр көн-күрешенә якынайды. Башка төбәкләрдә, халык, иске дөнъяны кире кайтканын "ностальгия” итеп көтеп ятсалар, колхозлардан,  хөкүмәттән йорт-җирләрен ясаганны көтеп яттылар. Бездә, киресенчә,  йорт җирләрен, торган урамнарын, утлы , газлы, кайнар сулы, коммуникацияләрне  үзләре ясадылар. Менә 25дә, иртәгә, Алла боерса килеп күрерсез безнең яктагы Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларындагы халыкның ничек яшәгәнен. Бу авылларга хөкүмәттән бер нәрсәдә килмәгән дип әйтер идем дә, дөрес булмас. Хөкүмәт  халыкны тыймады, аның  эшләгән эшенә комаучылык итмәде. Авылларда яшәүче татар халкы, дәррәү итеп,  урта эшмәкәрлеккә чумды, налогын түләде. Җитмәсә үзе торган җирлеккә гел игътибарлы булды. Моның өчен иҗтимагый хәрәкәтләр ,  соңырак җирле киңәшмәләр булдырылды. Иҗтимагый хәрәкәтләр шәхесләрсез булмый, уңышлы, авторитетлы шәхесләр булганда гына аның эше күренә башлый. Иҗтимагый хәрәкәт милли һәм дини яктан берләшеп эшләгәндә генә халыкның тормышы глобаль казанында кайнаганда да , гомумроссия казанында эретеп россияннәргә ясарга теләгәндә дә, күп кенә милләтләр юкка чыгам дигәндә,  безнекеләр бернигә дә бирешми, киресенчә тагын да чистарак, арурак булып, конкурентноспособный милләт булып дөньяга аваз сала.

Менә без Чуашстанда 25ел  Халык-ара статусы белән татар эстрада "Урмай моңы” исемле фестиваль уздырдык. Ул бүгенгесе көндә Чуашстан татарларының, хәтта татар эстрадасына битараф булмаган җырчыларның да, брендына әверелде. Киләчәктә инде "Урмай авазы " дип яңа форматта, бүгенге көн таләпләренә туры китәрдәй, татар халкының зур фестиваленә әверелеп   китүе  мөмкин. Яңа фестивалебез "Арт-Мәдхия”, Аллага тәгаләне мактап "Зикер, фикер, шөкер” дип мөселман җырлар, бәет, мөнәҗәтләр, авторлы җырлар фестивале яңа көн фестивале булып үтә. Сабантуйлар, Рамазан, Мәүлид, Корбан бәйрәмнәре алар барысыда табигый, дин һәм татар халкының бәйрәмнәре бергә үрелеп барулары, хакыйкәть. Чуашстанда яшәүче татарларның матур итеп яшәү билгесе.

Татар авылларында , республикада үтүче фәнни- гамәли конференцияләр, семинар-практикумнар,  төрле хөнәр ияләренә багышланган уку курсылары, болар барысыда да җирле татарларның киләчәге турында кайгыртып эшләнелә торган эшләр. "Шыгырдан укулары”, мәдәният өлкәсендә эшләүче культура хезмәткәрләр өчен "Халык иҗаты” семинар- практикумнары бик үзенчәлекле итеп үткәрелә .

 Авыл татарлары арасында миллипәрвәрләр җитәрлек. Урбанизация, шәһәр халкының процент нисбәтендә арта баруы – табигый күренеш. Шулайда авылларга киләчәктә хөкүмәт ягыннан караш үзгәрмәсә, шәһәр шартлары төсле авыл халкына карашны үзгәртмәсә ,  милләтне, теле, милли үзаңын саклап калу  бик авыр булачак, һәм киләчәктә иҗтимагый хәрәктләрнең , милли оешмаларның төп бурычы, милләтебез алдында торган иң зур кискен бурычы булырга тиеш.

Күп кенә төбәкләрдә , авылларда елдан ел мәктәпләр, клублар, медпунктлар ябыла, юллар төзелми, халыкка эш юк, булганы да түбән хезмәт хаклы, күп авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә анысын да түләмиләр, шуның нәтиҗәсе булып, ил буенча барысы, официаль, һәм дә шактый киметелгән статистика саннары буенча да 40 миллион гектар сөренте җирләре ташланылган, эшкәртелми ... Авылларда XXI гасырда цивилизация  казанышларыннан файдаланып. өйләрендә газ, водопровод, канализация, интернетка ия буласылары килмиме?

Авыл халкының да, бервакытта да салмаган катып  беткән  фуфайкаларын, пычрак, юеш итекләрен салып, сылу гына итеп киенеп, чиста асфальт түшәлгән урамнардан биек үкчәле түфлиләр белән үтәселәре килмиме? Килә билгеле. Шуңа күрә киләчәктә дәүләтебез авылда яшәүчеләр өчен аерым программа кабул итсә генә. Моның өчен иҗтимагый оешмалар дәүләм алдында үзләренең бурычларын куя белергә кирәк.

Барыгызгада уңышлар, саулыке-сәләмәтлек телим!

 

Просмотров: 927 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 2
2 Gala  
0
Бик яхшы чыгышын! Бик дерес!

1 Тукайдан - г.я  
0
Рәхмәт. Афәрин!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...