Главная » 2011 » Октябрь » 18 » Фәнни «Шыгырдан укулары» һәм икътисади «Шыгырдан диалогы» форумы узачак
16:30
Фәнни «Шыгырдан укулары» һәм икътисади «Шыгырдан диалогы» форумы узачак
Татар заманы сайтыннан алынды
26-27 октябрьдә Чуашстанда "Шыгырдан укулары” һәм "Шыгырдан диалогы” дип аталган икътисади форум узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән Рәфис Җәмдихан хәбәр итә.

Казан, Чабаксар һәм Мәскәүдән килгән академиклар, галимнәр катнашачак. Бүгенге көндә әлеге тема бик актуаль булып тора. Чөнки, татар галимнәре раславынча, татар иҗтимагый тормышы революциягә кадәр дә, аннан соң да нигездә Ислам дине белән бәйләнгән булган. Бу бәйләнеш нәтиҗәсендә, революциягә кадәр, татарлар тиңе булмаган милли мохит, яшәеш системасы торгызганнар. Бүгенге көндәге милли-дини яңарыш ревоюциягә кадәргә бу чор дәрәҗәсенә ирешмәгән, шуңа күрә, Идел буендагы исламның тарихы һәм традицияләрен фәнни кысаларга салып өйрәнү вә бүгенге чынбарлык белән чагыштыру актуаль булып тора.

Моннан тыш, 27 октябрь көнне Чуашстанның Шыгырдан авылында тагын бер яңа чара узачак. Моңа кадәр гомум татар дөньясында да беренче тапкыр узачак бу чара – "Шыгырдан диалогы” дип атала һәм ул авылларның икътисадый форумы рәвешендә узачак. Бүген, бөтен дөньяда урбанизация, вә глаболизация барса да, авыллар барыбер илебезнең икътисад тармагының мөһим бер өлеше булып тора. Русиянең колачсыз җирләре авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгылләнү өчен бик уңайлы җирләр. Ә инде, татар мәдәнияте бүгенге көндә субкультура рәвешендә шәһәр мәдәниятен тудырып килсә дә, әлегә милли яшәешнең тамырлары авылда кала бирә. Шуңа күрә, авылларның мәдәни яктан гына түгел, бигрәк тә икътисадый-социал яктан да тотрыклы бер үсеш юнәлешен булдыру актуаль. "Шыгырдан форумы” шушы юнәлештә бер башлангыч булып тора. Аның эшендә Чуашстан, Татарстан һәм Мәскәүдән килгән танылган икътисадчылар, дәүләт вә банк, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре катнашачак. Шулай ук, форум эшендә, Идел буендагы авыллардан чакырылган урта һәм вак бизнес вәкилләре дә булачак. Шулай итеп, "Шыгырдан диалогы” дәүләт, олы бизнес белән авыл җирендәге кече һәм вак бизнес вәкилләренә аралашу мәйданчыгы тудыра.

Ике көн дәвам итәчәк бу чаралар кысаларында, Шыгырданда Идел буе авылларыннан килгән эшмәкәрләр, авыл җирлегендә эш алып баручы бизнес ияләренең күргәзмә-ярминкәсе дә эшләячәк. Күргәзмә-ярминкә бүгенге көндәге авыллардагы икътисадны аңларга һәм үсеш перспективаларын гамәли яктан бәяләргә мөмкинлек тудырачак.

Авылларның киләчәге нинди булырга мөмкин? Шыгырдандагы чаралар кысаларында, Шыгырданның үз мисалында да күреп булыр дип уйлыйбыз. Русиядәге иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырдандагы кече вә урта бизнес, авылдагы шәхси җитештерү тармагы белән дә, авылдагы мәдәни-социал инфраструктура белән дә таныштыру булачак. Моннан тыш, авылларга өмет бирүче тагын бер вакыйга Чуашстандагы вакыйганың йөзек кашына әйләнәчәк. Монысы, Шыгырдандагы икенче балалар бакчасына нигез салу тантанасы. Чынлап та, авылларның бүгенге көндәге проблемалары, халык саны кимүе бөтен ил буенча күзәтелгәндә, Шыгырданда халык саны, балалар тууы хисабына елдан-ел арта бара. Әле берничә ел элек кенә икенче мәктәп бинасы сафка басса, бүген инде яңа балалар бакчасына ихтыяҗ зур.

Чуашстан җирендә бүгенге көндә 35 меңнән артык татар-мөселман яши. Алар Республиканың төрле авыл-шәһәрләрендә гомер кичерә. Бүгенге көндә татар дөньясында Чуашстанда яшәүче татарлар тормышы үрнәк итеп куела. Моңа әлеге җирлектә яшәүче милләттәшләребезнең көн-төн милли яшәешне торгызу юнәлешендәге гамәли эшчәнлеге сәбәп булды.

Шулай итеп, Чуашстанда бүгенге көндә 21 татар мәктәбе эшли. 50 дән артык мәчет-мәхәллә эшчәнлек алып бара. Берничә газет нәшер ителә. Республикадагы татар-мөселманнарның методик үзәге булып "Гөлстан” мәдрәсәсе эшли. Ел дәвамында Мәүлид айлыгы, Сабантуйлар, шәкертләр бәйрәме, Коръән укучылар бәйгесе һәм башка бик күп төрле чаралар оештырыла. Бу эшләрнең башында Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте тора. Җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте дә ярдәм итә.
Просмотров: 814 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 3
3 Admin  
0
26 октября в с. Шыгырдан Батыревского района состоятся VIII Межрегиональные Шыгырданские чтения на тему: «Ислам в Поволжье: история, традиции, культура и современность». Мероприятие проводится Духовным управлением мусульман Чувашской Республики при поддержке Министерства культуры, по делам национальностей, информационной политики и архивного дела Чувашской Республики.

Очередные Шыгырданские чтения нацелены на укрепление взаимопонимания, дружбы и уважения между представителями разных конфессий, совместное развитие различных культур на основе конструктивного взаимодействия с органами власти.

В мероприятии примут участие руководители и представители духовных управлений мусульман регионов Приволжского федерального округа, образовательных учреждений, традиционных конфессий, органов государственной власти и местного самоуправления Чувашской Республики, ученые-исламоведы, а также представители бизнеса, ведущие свою работу в сельской местности.

2 зритедь  
0
Алла жингелеген бирсен. Текле аягыгыз белэн. Ни пуха, ни пера

1 Admin  
0
26 сы , кунакллар һәм авыл халкы өчен, "Мишәр" ансамбле сольный концерт куяр өчен Шыгырдан мәдәният йортына чакырылды. Яңа состав белән беренче конөертыбыз булачак.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...