Главная » 2010 » Январь » 17 » Дакар-2010 узышын Владимир Чагин җиңде ali gilmi
11:33
Дакар-2010 узышын Владимир Чагин җиңде ali gilmi
Шимбә көнне Аргентинада Дакар-2010 узышы тәмамланды. Бу ярышта быел «Камаз-Мастер» такымыннан Владимир Чагин экипажы җиңеп чыкты. Узган елның җиңүчесе Фирдәвес Кәбиров быел икенче урынны алды.

Шимбә көнне Аргентинаның Сан Карлос де Боливар авылында тәмамланган соңгы 14нче этапта Владимир Шагин машинасы дүртенче килде. Ләкин башка этапларда туплаган бер сәгать өстенлек аркасында ул гомум хисапта беренче урынга чыкты.

Шулай итеп Чагин үзенә тагылган "патша” атамасын раслады. Бу аның Дакарда инде 6нчы җиңүе. Аерым этапларда җиңүләрне санаганда, хәзер аңа гомумән тиңнәр юк. Ул Дакарда барлыгы 56 этап җиңеп, танылган француз Стефан Петерансельне дә узып китте.

Узган елның җиңүчесе Фирдәвес Кәбиров быел икенче урын алды. Техник ярдәм машинасында барган Илгизәр Мәрдиев соңгы этапта беренче килде, гомум хисапта ул бишенче урында.

Шулай итеп, «Камаз-Мастер» такымы Дакар узышларында 9нчы җиңүен яулады. Башка бер такымның да Дакарда бу санда җиңү яулаганы юк.

Җиңел машиналар узышында җиңүне «Фольксваген» машинасында испанияле Карлос Сайнс яулады. Мотоцикллар узышында җиңүне КТМ такымыннан француз Сириль Депре яулады.
Просмотров: 828 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...