Главная » 2011 » Ноябрь » 18 » Дөньяда иң зур басма Коръән Казанга кайтты
20:47
Дөньяда иң зур басма Коръән Казанга кайтты
«Яңарыш» фонды заказы буенча Италиянең «Риверра ЛТД» компаниясе тарафыннан эшләнгән басма Коръән Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак. Әлегә ул Кол Шәриф мәчетендә сакланачак.

Дөньяның иң зур басма Коръәнне тапшыру тантанасында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Русиянең Баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз һәм башка дини һәм милли зыялылар катнашты.

Коръәннең киңлеге – 1,5 метр, биеклеге – 2 метр, ул 632 биттән тора, авырлыгы – 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.дан гыйбарәт.
Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды.
Просмотров: 659 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 дамир  
0
Бик зур шатлык, аллага шөкер!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...