Главная » 2010 » Апрель » 25 » Чын тарих – дәреслектә!
13:01
Чын тарих – дәреслектә!

римзил вәли

Казан гуманитар педагогик университеты бинасында урта мәктәпләр өчен татар халкы дәреслеге тәкъдим ителде. "Мәгариф” нәшриятендә чыккан бу китап эчтәлеге һәм заманча формасы белән хәзерге таләпләргә җавап бирерлек.

"Мәгариф” нәшриятендә әзерләнгән "Татар халкы тарихы” (борынгы заманнардан 17нче гасыр ахырына кадәр) дигән дәреслек татар һәм рус телләрендә аерым китап булып берьюлы басылып чыкты.

Урта мәктәпләрнең 10нчы сыйныфы өчен чыгарылган бу уку әсбабы тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков мөхәррирлегендә әзерләнгән. Авторлар - тарихчылар Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев һәм педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов.

 


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куллануга кабул ителгән бу дәреслек шактый зур күләмле, 420 битлек бу дәреслек мәктәп балалары гына түгел, ә тарих белән кызыксынучылар өчен дә файдалы.

  Бу китапны бәяләгәндә белгечләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре фикер алышты һәм актуаль мәсьәләләр буенча бәхәсләшеп тә алдылар. Чыгыш ясаучылар Дамир Исхаков, гуманитар университетның проректоры Фирас Харисов, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Дәүләт шурасы комитеты рәисе Разил Вәлиев, Искәндәр Измайлов, педагогика фәннәре Марат Гыйбатдинов тарих дәреслекләрен әзерләүнең катлаулы яклары турында сөйләде.


Шулай итеп, хәзер инде татар халкының 17 гасыр ахырына кадәр тарихы калын фәнни басмаларда да, дәреслектә дә чагылдырылган. Ә аннан соң килгән 18, 19, 20нче гасыр тарихы турында аерым һәм өзек чыганаклардан гына белеп була.

"Татар халкы тарихы" дәреслеге басылып чыгуы уңаеннан, "Азатлык"ның чираттагы якшәмбе аналитик тапшыруы милли тарих мәсьәләсенә багышланачак. 

 

Просмотров: 859 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 tatarin  
0
Бу дәреслекне әзерләүчеләр арасында ,галим-якташыбыз,Канаш шәһәреннән Марат Гыйбатдиновта бар..Киләсе көннәрдә Марат әфәнде турында язманы бирербез..

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...