Главная » 2011 » Ноябрь » 25 » Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Рушан Гыйбатдинов Актанышта булып кайтты
19:57
Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Рушан Гыйбатдинов Актанышта булып кайтты
Яшьләр алга карый

18 ноябрь – узган җомгада Актанышта Бөтендөнья татар яшьләре җыенының күчмә утырышы үтте. Татар яшьләре Актанышта милли тормыш белән танышты һәм киләсе 2012 елга эш планын раслады.

Утырышта җыен рәисе Руслан Айсин, аның урынбасары Тәбрис Яруллин, җыен әгъзалары Казаннан Гөлназ Бәдретдинова, Чувашстаннан Рушан Гыйбатдинов, Мари иленнән Розалия Хәмидуллина, Башкортстаннан Камил Сираҗетдинов һәм Актаныштан Алмаз Нурлыев катнашты.

Киләсе елда яшьләр җыены татар мәхәллә системасына багышланган фәнни-гамәли конференция, "Мин татарча сөйләшәм” акциясе, "Өч почмак party” бәйрәме, татар ашларына багышланган төрле чаралар, "Татар-дозор” квест уены, татар киноларын күрсәтүче "Киноклуб”, Универсиадага багышланган акция-презентация, "Чәк-чәк party” акциясе кебек чаралар үткәрергә планлаштыра. Шулай ук җыенның шура әгъзалары ел дәвамында дини чараларга да зур игътибар бирергә ниятли. Аерым алганда, Мәүлид бәйрәме, Рамазанда ифтар оештыру, Корбан ашы үткәрү эш планына кертелде. Октябрьдә исә Хәтер көне уңаеннан татар халкы тарихына багышланган түгәрәк өстәл, лекцияләр үткәрү каралган. Актаныштан татар яшьләре җыены әгъзасы Алмаз Нурлыев яңа ел бәйрәмнәре вакытында җыен белән берлектә Бөтенрусия татар яшьләре шахмат ярышы үткәрергә ниятләвен белдерде. 5 җыен да киләсе елның август аенда үтәчәк. Ул суверенитет көненә туры китереп эшләнә.

Утырыштан соң татар яшьләре Актанышта беренче елын эшләүче сәләтле татар яшьләре интернаты белән танышты. Әйтергә кирәк, анда Актаныш укучыларыннан бигрәк, Татарстанның төрле районнарыннан, Ырынбур, Самар, Башкортстан, Таҗикстаннан татар балалары тәрбияләнә һәм һәрберсе саф татарча сөйләшә. Татар яшьләре җыены интернатта белем эстәүче балалар белән очрашып милли мәсьәләләр хакында, аерым алганда, мәгариф системасы, чит илләрдә яшәүче татарлар турында сөйләште. Гомумән, Татар Интернаты кебек ачык тәҗрибәне башка урыннарда да куллану күздә тотылды. Соңыннан татар яшьләре Актаныш җәмигъ мәчетен зиярат кылды. Татар-мөселман тормышы хакында сөйләгән җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Татарстанның Төньяк-Көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Муртазин бүген Актанышта мәдрәсә эшләвен, кичке укулар оештырылуын, шулай ук шәкертләргә мәчеттә кунып калырга махсус урыннар да каралуын сөйләде. Берничә елдан Актанышның үзендә генә дә ике мәчет сафка басыр дип көтелә.

Айзат Шәймарданов
Tatartime.com
Просмотров: 634 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...